Логотип
Архив Материалов

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның беренче премьерасы: «БЕР КҮРЕШҮ- ҮЗЕ БЕР ГОМЕР!»

Шул уңайдан, 6,7 ноябрь көннәрендә Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Бер күрешү- үзе бер гомер!” музыкаль комедиясенең премьерасы булачак. Пьесаның авторы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тук...

Шул уңайдан, 6,7 ноябрь көннәрендә Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Бер күрешү- үзе бер гомер!” музыкаль комедиясенең премьерасы булачак.

Пьесаның авторы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәнис Яруллин үзенең тормышы белән күпләргә үрнәк булган олуг шәхес. Ул кабатланмас шигырьләре, чәчмә әсәрләре, пьесалары белән халкыбыз күңеленә кереп калды, гомере буе кешелек сыйфатларын югалтмыйча яшәүгә, исеменә беркайчан да тап төшермичә тормыш итүгә һәм туган теленә тугрылыклы әдип булды. Үзенең аңы һәм фикерләре, үткер сүзе, тормышны яратуы, сүнмәс рухы белән күпләрне сокландырган уникаль шәхескә әверелде.

Тинчурин театры Фәнис Яруллин белән күп еллар дәвамында иҗатташ дуслар булды. Нәкъ менә К.Тинчурин театры сәхнәсендә әдипнең репертуарда зур уңыш белән барган “Сөембикә егет сайлый”, “Әнә килә автомобиль…” кебек әсәрләре тәүге тапкыр дөнья күрде.

Бүген исә К.Тинчурин театры кабат Ф.Яруллин иҗатына мөрәҗәгать итте. Бу юлы театр аның “Бер күрешү- үзе бер гомер!” музыкаль комедиясен сәхнәләштерә. Әсәр 1996 елда язалуына да карамастан, ул үзенең актуальлеген әле дә югалтмаган.

Игътибар! Өйләнешкән парлар, гаилә бәхетенең рецептын саклап калырга ашыгыгыз!

Әхмәт һәм Мәрьям бәхетле гаилә тормышында көн итүче ир белән хатын. Ә бәлки шулай тоела гынадыр. Әгәр дә сөйгәнеңнең кесәсендә акча янчыгы калын булып, аның “куышы” Мальдив утрауларында булса- ул чакта уртак тормышның җәннәткә тиң икәнлегенә Мәрьямнең һич шиге юк. Ә Әхмәт исә, киресенчә, ашказаның көндәлек тормышның чынбарлыгын һәрдаим исеңә төшереп, җанга якын үз“куышыңның” түбәсе тишек булса да, дөньяда үз почмагыңнан да якын урын юклыгына ихлас ышана. Мәрьям сериалларга мөкиббән һәм аның ана булу теләге һич гамендә юк. Әхмәт исә, сый- хөрмәтле, балалар тавышыннан гөрләп торган өй турында хыяллана.

Бер карасаң, барсы да нәкъ башка кешеләрдәге кебек... Ләкин көннәрнең берендә аларга көтмәгәндә дуслары кунакка килеп төшә. Һәм бу очрашудан соң аларның тормышы күпкә үзгәрә, ул тагы да кызыклырак һәм мәгънәлерәк төсмер ала.

Спектакль нечкә юмор, ихлас ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган.

 

Режиссеры- Рәшит Заһидуллин, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Композиторы- Мәсгут Имашев, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Спектакльдә катнашалар: ТРның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, Харис Хөснетдинов, Резедә Сәләхова, Булат Зиннәтуллин.

Спектакль 2 сәгать дәвам итә.

Яшь чикләве: 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк