Логотип
Архив Материалов

Кукмара халык театры

Кукмара гына түгел, республиканың башка район мәдәният йортлары сәхнәләрендә дә К.Тинчурин, Ә.Фәйзи, Р.Батулла, С.Шәкүров, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, М.Кәрим һәм башка күренекле татар драматургларының әс...

Кукмара гына түгел, республиканың башка район мәдәният йортлары сәхнәләрендә дә К.Тинчурин, Ә.Фәйзи, Р.Батулла, С.Шәкүров, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, М.Кәрим һәм башка күренекле татар драматургларының әсәрләрен сәхнәләштереп өлгергән алар. Ә бүген Кукмара халык театры каршында «Нурминкә бизәкләре» фольклор коллективы, театр түгәрәге дә эшләп килә. Ул район халкының күңел ачу, ял итү, тәрбия алу урыны да булып тора.

 

Тарих

Кукмара театры коллективы моннан 70 еллар элек оеша. Ул вакытта районның мәдәният учагы – хәзерге таш бина урынына агач йорт була. Театр труппасы дәрәҗәсендәге коллектив әлеге бинада беренче тапкыр «Чаткылар» әсәрен сәхнәләштерә. Бу турыда безгә ул чордан бирле Кукмара музеенда сакланучы фоторәсемнәр сөйли. Артистлар спектакльдән соң сәхнә костюмнарыннан истәлеккә фотога төшкән булганнар.

Таш бина төзелеп, алты ел узгач, 1960 елда бирегә эшкә җитәкче һәм үзэшчән театр режиссёры булып хәзер филология фәннәре докторы, профессор, ТДГПУның татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, язучы, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин кайта. Аның район театр сәнгатен профессиональ дәрәҗәдә формалаштыруында өлеше бәяләп бетергесез. Фоат Галимуллин тырышлыгы белән район күләмендәге театр түгәрәгенә дә нигез салына.

1965 – 1971 елларда биредә режиссёр булып Лифкать Вильданов эшли. Ул мәдәният йортының мөдире һәм баянчысы да булып тора. Лифкать Вильданов эшләгән чор, гомумән, кызыклы мизгелләргә бай. Әйтик, 1969 елда театрга «халык театры» исеме бирелә. Ә 1967 елда театр җитәкчесе булып яшь егет Рөстәм Муллин килгәч, сәхнәгә «Тамырлар» спектакле чыга. Әмма Кукмарага гастрольләр белән килгән Минзәлә театры, егетнең сәләтен күреп алып, аны үзләре белән ияртеп китә. Җитәкче кәнәфиенә кабат Лифкать Вильданов утыра.

Хәер, биредә кем генә режиссёр булып эшләп китмәсен, һәркем профессиональ яктан зур казанышларга ирешә. Моны Кукмара халык театрының төп үзенчәлеге дип тә әйтергә мөмкин булыр иде. Лифкать Вильданов эшләп киткәннән соң, аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты исеме бирелә. Рөстәм Муллин исә Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты, Минзәлә театры артисты булып китә.

1973 еллларда Кукмара халык театры режиссёры булып торган Нуретдин Нәҗмиев та соңыннан Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты булып таныла. Кукмара халык театры тарихына ул үзенең «Суган чәчәкләре»н сәхнәләштерүе белән кереп кала.

1980 – 1982 елларда театрның режиссёры вазыйфасына язучы, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рафаэль Хуҗин (әдәби тәхәлләүсе – Рафаэль Сибат) билгеләнә. Кукмаралар аны Хәй Вахитнең «Туй алдыннан» әсәрен сәхнәләштерүе белән хәтерли. Рафаэль Шәйхуҗа улы биредә хезмәт куйган елларда үзе дә бер пьеса иҗат иткән булган, әмма ул вакыттагы катгый цензура аны сәхнәгә чыгармый. Хәзерге вакытта әлеге пьеса аның туганнарында сакланырга мөмкин, диделәр. Әлеге әсәрнең татар театры мирасының бер җәүһәре булып, өйрәнелүен көтеп ятуы да ихтимал...

1982 – 1985 елларда Кукмара театры белән идарә итәргә районның җирле композиторы, популяр җырлар авторы, танылган режиссёр Рәшит Хуҗиәхмәтов шәкерте Илгиз Зарипов килә. Әмма 1985 елда ул хәрби хезмәткә алына. Ә халык театрына режиссёр итеп яңа гына Казан дәүләт мәдәният институтының театр бүлеген тәмамлап кайткан Рамил Сәләхетдинов билгеләнә.

Инде менә 29 ел үзенчәлекле күзаллавы, яңа алымнар белән эшләүче Рамил Салих улы Кукмара халык театрының режиссёры. Бу турыда ул үзе тыйнак кына: «Режиссёрның уңышы – сәләтле коллективта һәм театр сөюче тамашачыда», – ди.

1987 – 1997 елларда Кукмара халык театры репертуары түбәндәге әсәрләрдән торган: «Бәхетемнән узып барышлый» (И.Юзеев), «Кондырлы кодачасы» (Ф.Садриев), «Кияү урлау» (Ә.Абдуллин), «Капкадан чыккач – егет» (Т.Закиров), «Яучылар» (Т.Закиров), «Таһир белән Зөһрә» (К.Тинчурин), «Диде кардәш» (Р.Хәмид), «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла), «Картаямени соң йөрәк» (Г.Нуруллин).

Соңгы ун елда Кукмара халык театры репертуары С.Шәкүровның «Сине ташлап китә алмыйм», Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй», Д.Салиховның «Микүләй дәдәйнең бөер ташы», Ф.Галиевның «Корт», Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», «Җанкисәккәем», «Бәйләнчек», М.Кәримнең «Кыз урлау», Ш.Хөсәеновның «Әни килде» әсәрләреннән тора.

 

«Беренче премьерам барып чыкмады»

Рамил Сәләхетдинов театр дөньясына мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда ук килеп керә. Арыш буе кадәр малайга ул чакта төп хирург ролен тапшыралар.

– Укытучылар тарафыннан ул спектакльнең сценарие бик профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән иде. Әле дә исемдә: мин хирург буларак сәхнәдә операция ясыйм. Миңа шәфкать туташлары булыша, мин авыруның хәлен белешәм. Әмма операциядән соң шовларны теккәч, авыру эчендә медицина кайчысын калдыруым ачыклана... Генераль репетиция дә булды, костюмнар да әзерләнде, әмма иртәгә спектакль куеласы дигән көнне температурам 39 градуска күтәрелеп, урын өстенә егылдым. Шулай итеп, беренче премьерам барып чыкмады, – дип көлеп искә ала бүген Рамил Сәләхетдинов.

– Рамил кечкенәдән үк күзлек кигән, шуңа күрә үзенә шаяртып та, килештереп тә «профессор» дигән кушамат таккан булганнар, – дип җөпләп алды Рамил әфәнденең хәләл җефете Римма ханым. Алар инде күп еллар кулга-кул тотышып, районның мәдәни тармагын үстерүдә армый-талмый көч куялар. Утыз еллап районның баш Кыш бабае һәм Кар кызы да булып торалар.

Ә һөнәри тормыш юлын Рамил Сәләхетдинов рәссам буларак башлый. Мәктәптән соң Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы рәссам-бизәүчеләрне әзерли торган бер еллык курсларны тәмамлый. Аннан районга кайтып әлеге һөнәр буенча хезмәт куя.

Шул елларда Район мәдәният йортына режиссура бүлегендә укучы бер студент практикага кайткан була. Ул Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектаклен сәхнәләштерә. Рамил Сәләхетдинов исә биредә декорацияләр ясый. Әмма әсәр сәхнәгә куелырга берничә көн кала спектакльдә уйнарга тиешле бер артист юк була. Шулай итеп, студент-практикант Рамил Сәләхетдиновка мөрәҗәгать итә: әлеге рольне башкарырга аны үгетли.

Премьерага Казанның мәдәният һәм сәнгать институтының театр бүлегеннән дә укытучылар кайткан була. Алар, Рамил Сәләхетдиновның сәләтен күреп, шундук үзен укырга чакыралар. Ә 1985 елда Рамил Сәләхетдинов районга инде үзе дипломлы белгеч булып кайта. Аңа танылган режиссёр-педагог, профессор Халит Кумысников һәм доцент Марсель Мөбәрәковлар шәкерте булырга насыйп була.

Рамил Сәләхетдинов хәзерге вакытта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Россия Федерациясенең мәдәни тормышындагы уңышлары өчен» күкрәк билгесе иясе. Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» буенча спектакль сәхнәләштерү өчен Халык театрларының IХ «Идел йорт» республика фестиваленең Гран-при иясе, М.Кәрим буенча «Кыз урлау» спектакле өчен Х «Идел йорт» фестивале лауреаты. Кукмара районындагы бер генә чара да аннан башка узмый. Шулай ук, ул күп еллар Свердловск өлкәсе, Чиләбе, Саранск шәһәрләре сабантуйларын оештыруда да зур өлешен кертеп килә.

 

Кукмарадан – Америкага?!

Харис Мостафин, Илгиз Зарипов, Рәйсә Фәтхуллина, Лидия Әхмәтова, Нәфисә Хөсәенова, Рәшит Сабиров, Дания Мостафина, Зиннур Баймиев, Зиннур Сәйфетдинов... Театрда хезмәт куйган шәхесләр исемлеген төзи башласаң, бер ак кәгазь бите җитмәс иде. Әлеге ветеран артистлар бүген дә Кукмара халык театрының сүнмәс йолдызлары, әдәби тәнкыйтьчеләре, көтеп алган кунаклары.

Кукмара халык театрына яңа сулыш өреп торучы яшьләр белән дә әңгәмә корып алдык.

– Кукмара халык театры турында бәләкәй чактан белеп үстем. Гаиләбез белән һәр премьераны кызыксынып көтеп ала идек. Ләкин бу өлкәдә үземнең сәләтем бөтенләй юктыр, дип уйлый идем. Шулай да өйдә ялгыз калганда төрле киемнәрдән көзге каршында шаярып, театр уйнап каравым истә. Җырларга сәләтем булса да, сәхнәгә чыгып рольгә керү шүрләткән, күрәсең. Мәктәпне тәмамлагач, КДМСУга баллар җитмәү сәбәпле, башта бер ел һөнәри училищеда укыдым. Шунда миңа театр белән шөгыльләнү өчен аерым мөмкинлекләр туды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать  университетының театр бүлегенә укырга кергәндә, һичшиксез, актриса буласымны максат итеп куйдым. 2011 елда университетны уңышлы гына тәмамлап, хәзер районыбызның Манзарас авылы клубы җитәкчесе булып эшлим, Кукмара халык театрында да уйныйм. Минем рольләр – Ш.Хөсәеновның «Әни килде» пьесасында Римма, Т.Миннуллиның «Җанкиссәккәем»ендә Җәмилә, «Бәйләнчек» пьесасында – Буфетчы. Ә театрыбызда көн дә яңалык, көн дә сәхнә осталыгына, сәхнә теленә өйрәнәбез. Репетицияләрдән соң мин эшкә йөгерәм, анда исә балалар өчен театр түгәрәге алып барам, – дип сөйләде яшь актриса Алсу Минһаҗева.

Руфинә Габделхәева да Манзарас мәдәният йортында эшли, ул анда сәнгать бүлеген җитәкли. Бирегә 2010 елда, Алабуга мәдәният hәм сәнгать училищесын тәмамлап кайткан.

– Мин башкарган рольләр: М.Кәримнең «Кыз урлау»ындагы Әби, Ш.Хөсәеновның «Әни килде» драмасында Гөлчирә, Т.Миңнуллинның «Бәйләнчек» әсәрендәге Гөлчирә. Ә Кукмара халык театры – ул минем өчен илhам чишмәсе. Бөтен хис-кичерешләремне җайга салып кайту, шул ук вакытта уйлану һәм җанны сихәтләндерү урыны да. Тиздән Казан дәүләт мәдәният hәм сәнгать университетын тәмамлыйм. Эшемне бик яратам, тормышымны сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди ул.

Ә менә театрда хезмәт куючы ике асыл егет – Раушан һәм Рөстәм Зиннуровлар өчен Кукмара халык театры Америкага китү өчен тормышта юллама булмагае.

– Рамил Сәләхетдинов мине бер спектакльгә Авыл егете роленә чакырды. Аннан «Җанкисәккәем»дә Римны, «Әни килде»дә Сәйярне, «Бәйләнчек»тә төп роль – Альберт Абдуллин образларын ышанып тапшырды, – ди Рөстәм. Аның сүзләрен икетуган энесе Раушан җөпләп ала: – Рөстәм абыйлар «Җанкисәккәем»не куйганда бер артистның «югалуы» билгеле булды. Режиссёр Рамил абый миңа әлеге рольнең текстын укытып карады да, «Әйдә, уйна!» – диде. Шул көннән башлап үземне Кукмара халык театрының артисты дип саныйм. «Җанкисәккәем»нең Шүрәлесе, «Әни килде»нең Альфреды, «Бәйләнчек»нең милиционеры мин! – ди Раушан.

Егетләр районның ШТМ җыелма командасы уенчылары, райондагы күп чараларның алып баручылары, шул ук вакытта Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең читтән торып уку бүлеге студентлары да. Аларның апалары Язгөл дә Казанда театр буенча белем ала. Әле Инсаф исемле энеләрен дә халык театрына ияләштермәкче булалар икән.

– Без репетицияләрне шулкадәр көтеп алабыз, чакырмасалар үзебез килеп җитәбез! – дип шаярта җор телле егетләр. – Театр безне аралашучан, максатка ирешүчән булырга өйрәтте. Урамда танып алып «артист» дип эндәшүләре дә канатландыра. Ә иң зур хыялыбыз – Американың берәр затлы театрына эләгеп, танылган татар артисты булу, һичьюгы шундагы берәр эпизодик рольне булса да башкару! Шулай ук үзебезне кинода да сынап карыйсыбыз килә. Иң мөһиме – театр мәктәбебезнең йөзен кызартмаска һәм ул биргән гыйлемнәрне оста итеп файдаланырга язсын!

Биредә хезмәт куючы барлык яшьләргә дә тормышта һәм сәнгатьтә үз юлларын табып, үз «Америкаларын» ачуларын телисе килә!

 

Театр бүген һәм киләчәктә

Кукмара халык театрында хәзер унтугыз кеше. Шуларның ундүрте – үзешчән артистлар. Алар арасында юристлар, медицина хезмәткәрләре, төзүчеләр, тегүчеләр, мәктәп укучылары, пенсионерлар бар. Эш яки укудан соң, алар кырык эшен кырык якка ташлап бирегә киләләр. Кукмара халык театрының инде дистә еллар буена үз традицияләре дә яшәп килә. Әйтик, сәхнәгә чыгар алдыннан артистлар уң кулларын бер-берсенә куеп, режиссёр бисмилласы белән аералар. Ә спектакль тәмамлангач үзара сөйләшмиләр. Спектакльдән соң бөтенесе үз дөньясына чумып, эчтән генә анализ ясый, үз-үзенә бәя бирә. Ә икенче көнгә барысы бергә җыелып, үз фикерләрен уртага салып сөйләшәләр...

Режиссёр һәм артисларның киләчәккә планнары зурдан. Барлык серләрне чишәргә ашыкмадылар, әмма халыкара дәрәҗәдәге әсәрне сәхнәләштерү хыяллары белән уртаклаштылар. Ә әлегә Кукмара халык театры тамашачы күңелен үзенең иң популяр спектакльләре Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» һәм Мостай Кәримнең «Кыз урлау» белән күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк