Логотип
Архив Материалов

Күршеләр кунакка килә

5 апрель көнне узган матбугат конференциясендә Гафури театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Ханов башкорт театрының Казанга ашкынып килүен, бу гастр...

5 апрель көнне узган матбугат конференциясендә Гафури театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Ханов башкорт театрының Казанга ашкынып килүен, бу гастрольнең шатлыклы һәм шул ук вакытта бик җаваплы булуын ассызыклады. Камал һәм Гафури театрының «кунакка йөрешү»ләре, үзара ныклы иҗади бәйләнештә торулары, халыкларыбызның бер-берcен аңлап яшәүләре – милли иҗатны баетуга зур өлеш кертә, дип саный Олег Ханов.

Гастроль туры Ч.Айтматов әсәренә нигезләнеп куелган «Ак пароход» спектакле белән ачылачак. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Линас Зайкаускас. Бу Литва режиссеры Россиянең шактый театрларына таныш. Уфаның Рус дәүләт академия, «Перспектива» альтернатив театрларында берничә спектакль куйганнан соң «ирекле иҗатчы» Зайкаускас милли театр белән дә эшләп карарга теләк белдереп, Гафури театрында Чехов әсәрен сәхнәгә куярга тели. Башкорт театры бу иҗатташлыкка бик теләп ризалаша, ләкин режиссерга милли драматургиягә якынрак булган Ч.Айтматов әсәренкуярга тәкдим итә.

«Ак пароход» повестен сәхнәләштерү барышында Л.Зайкаускас актер Алмас Әмиров белән «Әлифбадан бер чебеш» монодрамасын да куя. А.Кивиряхк әсәре буенча сәхнәләштерелгән бу спектакль – «кечкенә» кешенең тормышына бер караш. Юаш, дөреслекне яратучы, ялгыз герой ни өчендер башкалар басымы астында яшәүне кулайрак күрә, ә тормыш сорауларына барлык җавапларны яраткан китабы – Әлифбадан таба. Әлеге спектакль шулай ук гастроль репертуарына кертелгән.

Казан тамашачысы игътибарына тәкъдим ителәчәк тагын бер кызыклы спектакль – «Руди – NEVER OFF». Ул атаклы биюче Рудольф Нуриевка багышланган. Режиссер Айрат Әбүшаһманов әйтүенчә, спектакль конкрет бер әсәр нигезендә эшләнелмәгән. Асылда Нуриевның автобиографиясе һәм чит ил авторларының истәлекләре кулланылган. Спектакль турыдан-туры биюченең биографиясе яки иҗаты турында түгел. Режиссер Нуриев персонасы аша иҗат кешесенең көн саен, минут саен камиллеккә ашкынуы турында сөйли.

Журналистлар башкорт театрының киләчәккә планнары турында да сораштырды. Труппа М.Гафуриның «Кара йөзләр»ен сәхнәләштерү теләге белән йөри икән. Шулай ук «кунак режиссер» итеп театрга Ф.Бикчәнтәевне чакырырга уйлыйлар.

 

Гастроль афишасы

 

18 апрель – Чынгыз Айтматов

Ак пароход

 

19, 21 апрель – Халисә Мөдәрисова

Бәхет хакы

 

20 апрель – Наил Гаетбай

Берчак санаторийда

 

21 апрель (көндез) – Айрат Әбүшаһманов

Руди – NEVER OFF...

 

21 апрель (кече сәхнәдә) – Андрус Кивиряхк

Әлифбадан бер чебеш

 

22 апрель (көндез) – Зәйнәп Биишева

Серле көршәк

 

22 апрель – Флорид Бүләков

Хыял диңгезе

 

23 апрель – Йөрәк моңнарыбыз – дусларга

Театраль концерт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк