Логотип
Архив Материалов

«Кәҗә белән Сарык»

Бу спектакль турында мин бик куанып язам һəм моңа берничə сəбəп бар. Беренчедəн, Казан курчак театрының татар труппасы эшчəнлеге 1937 елда нəкъ «Кəҗə белəн Сарык» спектакленнəн башлана. Димəк, бу...

Бу спектакль турында мин бик куанып язам һəм моңа берничə сəбəп бар. Беренчедəн, Казан курчак театрының татар труппасы эшчəнлеге 1937 елда нəкъ «Кəҗə белəн Сарык» спектакленнəн башлана. Димəк, бу – чишмə башына əйлəнеп кайту. Икенчедəн, əлеге спектакль – татар труппасының яңа бинада куелган беренче премьерасы. Ниһаять, өченчедəн, спектакль коллективның яңа иҗади этабы башлануын билгелəүче уңышлы хезмəт булды.

«Кəҗə белəн Сарык» мюзиклы – минем моңа ышанасым килə – театрның эволюциясе өчен башлангыч ноктага əйлəнергə тиеш. Ул заманча гына түгел, ул нəкъ менə бүгенге чынбарлык тудырган күренеш. Ул бик оста башкарылган. Ул талантлы актерларның энергетикасы белəн тулы. Ул бала белəн бала булып диалог кора. Тагын шунысы да игътибарга лаек: ул чын мəгънəсендə ирония һəм үз-үзеңнəн көлү белəн тулган. Дөрес, спектакль тел тидермəслек түгел, лəкин аның нигезендə яткан берничə элемент театрның иҗади амбициялəрен һəм тамашачы зəвыгын югары дəрəҗəгə күтəрүгə юнəлтелгəн.

ДРАМАТУРГИЯ. Балалар һəм яшүсмерлəр өчен язылган драма əсəрлəренең проблемалары турында ялкаулар гына сөйлəмидер. Алар бар һəм бетəргə җыенмый. Шуларның иң мөһиме: əсəр язучы «олы» кешенең фикерлəү рəвеше яшь тамашачы акылыннан тулысынча артта калган. Шунысын да ассызыкларга туры килə: драматурглар бала психологиясен белми, адресатының хисен, өмет-хыялларын аңламый. Хəзерге балалар 20-30 ел элек яшəгəн балалар түгел. Алар башка төрле җырлар җырлый, аларның кызыксынулары башка, идеологияне җеннəре сөйми, интернет юморын үз итəлəр, алар иреклерəк, лəкин шул ук вакытта ялгызлыкны көчлерəк тоялар. Драматурглар – татар драматурглары турында гына əйтүем, лəкин гомумəн Россия буенча да проблемалар шул ук – һаман да куян-төлкелəрне «сөйлəштереп» маташа, тик алар ярдəмендə балалар өчен актуаль булган сорауларга җавап бирми. Драматургларыбызның курчак театры үзенчəлеклəрен тоемламаулары турында əйтеп тə тормыйм.

Драматургиябезнең тагын бер афəте – күренекле исемнəр хисабына күтəрелергə тырышу. Бигрəк тə Тукайга каты элəгə: əкиятлəренең сюжетлары үзгəртелə-үзгəртелə «тишкəлəнеп» бетте инде. Балалар пьесасы өчен Тукай əсəрлəре буенча шигъри текстлар язуны акылсызлыкка тиңлим. Берəү дə Тукайга тиңлəшə алмый. Рус мəдəнияте өчен Пушкин мөһим, лəкин татар мəдəнияте өчен Тукайның роле аннан да зуррак. Миллəтенең мəдəниятенə ясаган йогынтысы көченə карап, Тукайны бары Шекспир белəн чагыштырып буладыр. Җитди шагыйрь буларак, Гəрəй Рəхимнең җиңел юлдан китмəве, Тукай белəн ярышмавы (алдан ук уңышсызлыкка дучар булачак иде) күңелне юата. Диалоглар чəчмə формада язылган, җыр текстлары ияреп яки дəвам итеп язылмаган, алар оригиналь. Дөресен əйткəндə, аларда Тукайның əсəре дə юк, ə юк икəн – бик əйбəт. Миңа, тамашачы буларак, Г.Рəхимнең үз текстларының «тəме» кызыклырак. Алар исə юмор һəм ирониягə бай, хəтергə кереп калучан. Гомумəн, пьесаның авторы балалар психологиясе, аларның тормыш тизлеге белəн яхшы таныш, дигəн фикер кала. Ул Тукай алдында колларча юхаланмый, укучысы-тамашачысын хөрмəт итə, болай да билгеле нəрсəлəрне чəйнəп аңлатып тормый. Бəян итүнең өзеклелеге – телəсə-кайсы драматургиядə иң мөһим сыйфатларның берсе. Бер яктан караганда, əлеге сыйфат интрига тудыра – мин Тукай əкиятен белəм, лəкин Рəхим əкиятенең ничек тəмамланасын белмим, икенче яктан, актерларга иҗат итү өчен зур мөмкинлек бирелə, драматург барын да язып биргəч, аларга сəхнəдə ни эшлисе кала, сурəтлəргəме? Дөресен əйткəндə, мин, Г.Рəхимнең поэзиясен яратсам, югары бəялəсəм дə, анда драматург чаткылары, сəхнəне тоемлау шундый көчледер, дип уйламый идем. Яшь драматургның инде шактый олы яшьтə булуы бер дə гаҗəп түгел – күңел яшьлеге паспорттагы саннардан мөһимрəк ул. Бер сүз белəн əйткəндə, спектакльнең бу элементы бик тə уңышлы.

МУЗЫКА. «Театр – музыка» мөнəсəбəтлəренə килгəндə, мине, иң беренче чиратта, музыканың сурəтсезлелеге, спектакльнең структурасына сеңүе кызыксындыра. Спектакльлəргə аерым номер дəрəҗəсендə кертелгəн музыка мине чыгырдан чыгара. Күңелне болгатырлык лейтмотивлар, яки икəүнең ай яктысы һəм бəрəңге турында сөйлəшеп утырганнан соң кинəттəн җырлап җибəрүлəре миңа кызык түгел. Шуңа да мин спектакльлəргə хатын-кыз композиторларыбыз – М.Шəмсетдинова, Р.Əхиярова, «Кəҗə белəн Сарык» мюзиклының музыка авторы Л.Батыр-Болгари – язган музыканы яратам. Аларның һəрберсе шəхес, һəрберсенең үз дəрəҗəсе, иҗат үзенчəлеге. Бүген «милли драматик спектакль музыкасы» төшенчəсе, күп очракта, шушы нəфис иңнəргə таянып тора.

Луиза Батыр-Болгари пьеса материалына бəйлəп, үзенə якын булган, дөньяны тоемлавына туры килгəн мотивлар эзли. Беркайчан да əштер-өштер генə эшлəми. Бу театр белəн читтəн торып хезмəттəшлек итүче башка иҗатчылар (рəссамнар, драматурглар, балетмейстерлар, композиторлар һ.б.) арасында, телəр-телəмəс, өстəн-өстəн генə эшлəүчелəр дə бар. Берəүне дə үпкəлəтəсем килми – бу, гомумəн, əлеге язма кебек, субьектив фикер. Лəкин нишлəтəсең бит, кайчак курчак спектакленең иң шəп өлеше Л.Батыр-Болгариның музыкасына кайтып кала. «Кəҗə белəн Сарык»та, Аллага шөкер, спектакльнең барлык компонентлары бертигез дəрəҗəдə эшлəнелгəн. Композитор гасырлар белəн сыналган тəртип буенча мюзикл иҗат итə. Лейтмотивлар сизелер-сизелмəс кенə, төп вакыйгалардан өскəрəк чыкмый. Монда кантри мотивлары да сизелə кебек, тик бу иллюзия генə, чөнки композитор белəн аранжировщикның тырышлыгы белəн бу аерым музыкаль номерлар гомуми концепция һəм стильгə берлəшкəн. Бу – драма спектакле өчен язылган музыка түгел (ə курчак спектакльлəре барысы да драматик рухта), бу – нəкъ менə мюзикл. Музыка монда беренче яки икенче урында түгел, ул драматург тексты һəм актерлар уены белəн бертигез хокукта. Бу элементлар бер-берсеннəн килеп чыга. Музыка юморга бай. Кəҗə белəн Сарыкның дуэтлары бер драматик ситуациядəн икенчесенə күчкəндə үзгəрə тора, лəкин үзлəренə хас тон-төсмерне сак лый. Тулаем алганда, сыйфатлы музыкаль спектакльнең нигезендə яхшы музыка ятарга тиешлеген дəлиллəп тору – акыллы эш түгел.

СЦЕНОГРАФИЯ ҺƏМ КУРЧАКЛАР. Кайчандыр Александр Губский илебездəге кур чак театрларының иң үзен чəлекле рəссамнарының берсе иде. Ил башкача атала иде, репертуар театрында əйдəп баручылардан булу күпкə авыррак иде. Аннан соң иҗади бөлгенлек чоры башланды. Осталык сəлəтне алыштырды, тəҗрибə иҗат дəртен сүндерде. А.Губский, бай фантазияле профессионал булса да, саега башлады. Уңышлы омтылышлары да булгалады. Əле бер, əле икенче сезонда рəссам үзенең 80нче, 90нчы еллардагы иң яхшы эшлəрен хəтерлəткəн спектакльлəр куя, лəкин, тулаем алганда, уртача сыйфатлы эшкə таба юнəлеш ала. Күңелсез хəл, əмма бу шулай. А.Губскийның курчакларны гына түгел, бүгенге курчак театры сəнгатенең иң йомшак ягы булган сценографияне дə уйлап таба белүен исəпкə алсак, бу хəл тагын да аянычрак тоела. Күп очракта рəссамнар курчаклар һəм актерларның костюмнарына гына игътибар биреп, cəхнə бизəлеше, спектакльнең сəнгати образы, метафоралар турында оныталар. Аңлашыла ки: декорациялəрне гастрольлəрдə еш куллану, «болай да таманга туры килə», дигəн принцип буенча эшлəү һ.б. спектакльнең сəнгати дөньясына карата шундый мөнəсəбəтлəр уята да инде. «Кəҗə белəн Сарык»та без рəссамның эшкə карата бөтенлəй үзгə мөнəсəбəтен күрəбез – сценографиянең һəрбер детале ут бизəлешенең бай мөмкинлеклəре ярдəмендə эчтəлек ягыннан уйланылып, энəсенең җебенə кадəр эшлəнелгəн. Əмма сəнгати бизəлеш алдан ук төгəл билгелəнмəсə, ут аппаратурасы да булыша алмас иде. Рəссамга зур плюс куябыз. Спектакль прологтан башланып китə. Шəүлə театры алымнары ярдəмендə сəхнəдə автор пəйда була, аның калəменнəн Шүрəле, Су анасы һəм героиняларыбыз «килеп чыга». Əлеге алым үзе куелышның югары культурасы, талантларына туры килерлек техник мөмкинлеклəр булуын көтеп алган авторларның сарыф ителеп бетмəгəн иҗади сəлəте турында сөйли.

Мине Тукайның башка əкият геройларының сəхнəдə пəйда булулары гына бераз шомга калдырды. Əгəр режиссер аларны просцениум булышчылары буларак күренешлəрне бəйлəү өчен генə калдырса, аңлашылыр иде. Ə болай – булса ярый, булмаса ярый кебек кирəксез эш. Бу, мөгаен, бизəлешнең бердəнбер җитди җитешсезлегедер. Моннан тыш, Су анасының костюмы шəүлə театры техникасына туры килми. Курчаклар – буйлы, бу спектакльнең жанрына килешə. Мин үзем буйлы курчакларны яратып бетермим. Талантсыз аниматорлар, эстрада «йолдыз»ларына кызыксыз пародиялəр ясаган актерлар аркасында бу төр курчаклар бөтенлəй эштəн чыгып бетте. «Кəҗə белəн Сарык»та исə мондый карар уйланылып, тикшерелеп кабул ителгəн. Битлеклəрнең скульптурасы җентеклəп эшлəнелгəн. Гадəттə, рəссамнар, артык характерлык һəм тəфсиллек белəн ясалган курчак битлəрен яратмаган һəм актерга беленер-беленмəс итеп ясалган битле курчакны уйнату җиңелрəк, дип санаган бөек курчак театры сəнгатьчесе С.Образцов васыятенə таянып, бу принципны зур курчакларга карата да кулланалар. А.Губский башка юлдан китə һəм уңышка ирешə. Кəҗə белəн Сарыкның, һəр Бүренең, Байның битлəре – һəркайсы индивидуаль, персонажларның костюмнарына килешеп тора. Əби белəн Бабай курчаклары бераз гадирəк күренə, лəкин, алдан ук əйтеп куям, аларны уйнату да артык традицион башкарылган. Тулаем алганда, һəр образ, һəр характер уңышлы килеп чыккан. Мондый курчакларны җанландыру – артистлар өчен зур шатлык. Соңгысы – сюжет  өчен бик тə мөһим булган курчак – Бүре башы, сценографиянең камертонын билгели. Бүре башының агарынып килгəн кыяфəте пиратлар итеп сурəтлəнгəн тере Бүрелəрнең алсу битлəре белəн контрастка керə. Бүре башы куркыныч түгел, көлке итеп күрсəтелə, балалар аннан бер дə курыкмый. Ул сəнгати фантазия һəм актерларның импровизациясе өчен киң мөмкинлеклəр бирə. Менə нəрсəне дə истə тотарга кирəк. Əлеге спектакль-мюзикл карнавал эстетикасында түгел, халыкның көлү культурасы традициялəрен күздə тотып ясалган.

РЕЖИССУРА. Илдус Зиннуров – иң тəҗрибəле һəм профессиональ татар режиссерларының берсе. «Курчак театры драма театрыннан нəрсəсе белəн аерыла?», дигəн сорауга М.Сəлимҗановның «Бер нəрсəсе белəн дə түгел. Анда писсуарлар гына түбəнрəк урнашкан», – дип əйткəне булган. Барлык режиссерларга да мəрхүмнең акылы һəм намуслыгы хас түгел шул. Күп кенə режиссерларыбызга Зиннуровтан күренешлəрне төзергə, мизансцена теле белəн сөйлəргə, актер алдына бурычлар куярга өйрəнү комачауламас иде. Юк шул! Кирелəнəлəр. Имеш, без бөек, имеш, драма театры режиссерлары. Ə И.Зиннуров исə – күренекле курчак театры режиссеры М.Королевның иң яхшы укучыларының берсе, искиткеч спектакльлəр куйган кеше. Күпмедер вакыт Зиннуров иҗади бөлгенлектə була, үз-үзен кабатлый, фикерен тиешле итеп белдерə алмый. Бу минем субъектив карашым. Шулай була ул – түбəннəн очып баручы гына түбəнгəрəк төшми. Бүген режиссер кабат профессиональ формага керде. «Кəҗə белəн Сарык» – моның ачыктан-ачык үрнəге. Театр җəмəгатьчелеге күренекле вакыйганы күрми калырга тиеш түгел, И.Зиннуровны хупларга, аңа булышырга кирəк. Тагын бер момент бар. И.Зиннуровның эше драматургия сыйфатыннан тора. Ул телефон китабын сəхнəлəштерə алмаячак. И.Зиннуров сəнгати яктан көчле спектакльлəр куйсын өчен балалар пьесалары, драматургларның курчак театрына карата кызыксынуы кирəк. «Кəҗə белəн Сарык»ның режиссурасына килгəндə, югарыда əйтелгəннəрне кабатлыйсым килми. Чүп-чар арасыннан шəп пьеса эзлəп тапкан бу режиссер композитор, сценограф, актерларга төгəл бурычлар куя. Əлеге очракта режиссер актерлар ярдəме белəн төп эшне башкара алган – борынгы юлчылык сюжеты һəм аның образларына, бөек Тукайга, үз театры тарихына иронияле, куанычлы заманча мөнəсəбəт уята.

Ул спектакльне персонажларга карата мəхəббəт, тамашачыга карата хөрмəт белəн баета, урыны-урыны белəн тарихны постмодернистик яктан ачып бирə. Аның актерлары җиңеллек белəн уйный, үзлəрен иркен тота, ə мизансценалары тирəн эчтəлекле сулыш алаган. Бер сүз белəн əйткəндə, режиссер бөек һəм бик бөек бурычны үти. Аның бер генə кимчелеге бар, бу кимчелек драматург эшенə дə тигез кагыла. Бай бай булганга күрə генə алдан ук начар кеше итеп сурəтлəнелə. Бу соцреализм калдыгы миңа шактый комачаулады. Персонажларның Байга карата мөнəсəбəте берничек тə аңлатылмый, ə бит ул бары тик əҗəтен кайтарырга тели. Байның «Ашлык юк икəн, малыгызны алып китəм», диюе гаделсезлек булып яңгырамый. Безнең халык та бит банктан кредит ала да, əҗəтен кайтарырга ашыкмый. Банкирлар – начар, без яхшы, имеш. Минемчə, балаларны əҗəтлəргə карата мондый җилбəзəк мөнəсəбəткə өйрəтү кирəк түгелдер.

ХОРЕОГРАФИЯ ҺƏМ АКТЕРЛАР ЭШЕ. Гүзəл Маннапова – үзенə һəм укучыларына карата бик талəпчəн талантлы хореограф. Төпченеп, җиренə җиткереп эшли торган кеше. Мин бу юлларны язганда да, ул биюлəре өстендə эшлəгəнен белеп торам. Тиздəн ул камиллеккə ирешер. Премьерада исə мин башкачарак хəлне күзəттем. Биюлəр ашык-пошык, уйланылып бетмичə башкарылган. Ə бит мюзиклда бию бик тə мөһим роль уйный, музыка белəн бертигез дəрəҗəдə тора. Əлегə бары тик бүрелəр биюе генə сəнгати яктан төгəл һəм ышандырырлык итеп эшлəнгəн. Финал биюе юк. Бу вакыт тар булу аркасында килеп чыккандыр, дип уйлыйм, театрга репетициялəр өчен күбрəк сəгатьлəр бирү кирəк.

Һəм, ниһаять, актерлар. Режиссерга бераз мəдхия укыганнан соң, телəсə-кайсы спектакльнең апофеозы – актерлар ансамбле, дип əйтеп торуны артык, дип санадым. Бу спектакльдə дə шуны күзəтеп була. Гомумəн алганда, рус һəм татар труппасында актерларның иҗади сəлəтлəре бер тирə булса да, татар труппасы ансамбль уенында үзен яхшырак күрсəтə. Бəлки рус труппасы актерлары шəхси уенда көчлерəктер дə, əмма «татарлар» бердəмрəк, бу сыйфат тозсыз спектакльлəрне дə «өстерəп» чыга. Яхшы спектакльдə труппа ансамбле ачылып китеп, хəрəкəтне энергия белəн тулыландыра, бу энергия сүзсез өлешлəрне дə, рампа киңлеген дə тутыра.

Спектакльдə зал белəн турыдан-туры интерактив юк, шулай да тамашачы белəн элемтə бар. Кə җə ролен башкаручы Рəмзия Фəйзуллина ансабльнең тонын билгели. Сирəк, төрле образларны оста гəүдəлəндерə белгəн искиткеч курчак йөртүче, тере планда да эшли белүче талантлы актриса. Ул беркайчан да тапталган ысулларны кулланмый, рольне үзлəштерү өчен хəрəкəт, фактурага таянмый, образның җисеменə үтеп керə.

Ул һəрвакыт режиссер куйган бурычларны үз алдында төгəл бил гелəп куя, шул ук вакытта импрозизациягə дə урын калдыра. Аның Кəҗəсе – шук, акыллы – гаҗəеп җиңеллек белəн, бер сулышта уйналды. Сарык ролен башкаручы актриса Фəнзилə Сабирова белəн хəллəр берникадəр авыррак. Ул барысын да бик төгəл башкара, лəкин мюзикл жанрына килешле җиңеллек юк анда. Төрледəн-төрле тоннарга күчеп, искиткеч сөйлəм сурəтен барлыкка китерсə дə, пластика турында онытып җибəрə. Əмма, тулаем алганда, Сарык роле актрисаның зур уңышы. Бай ролендəге Юрий Чуктиев һəрвакыттагыча төгəл һəм сəнгатчəн. Бай зур колаклы кечкенə ишəккə атланып йөри. Хуҗасының авырлыгыннан мескен хайван əбəлəнеп-əбəлəнеп китə – бу бигрəк тə көлке, чөнки ишəкне дə Чуктиев үзе уйный. Спектакль азагында байның чиксез зур корсагының сере чишелə – ул чапаны астында бөтен байлыгын йөрткəн икəн. Əби (Гөлнур Габдрахманова) белəн Бабай (Ришат Гыйздəтуллин) рольлəре шактый традицион рəвештə башкарылды. Əмма вакыт узу белəн бу дуэт җайлашыр, дип уйлым. Иң мөһиме – актерлар сəхнəдə җылы мохит тудыралар. Тукайда Кəҗə белəн Сарыкны хуҗалары куып чыгарса, Рəхим белəн Зиннуров интерпретациясендə хайваннар, хуҗаларына җиңелрəк булсын, дип өйдəн үзлəре чыгып китə. Атаман җитəклəгəн бүрелəр триосы аерым игътибарга лаек. Атаман ролен башкарган Марс Гайфуллин профессиональ планда шактый тиз үсə, һəм əлеге спектакль моңа дəлил булып тора. Калган ике Бүре образы да (Милəүшə Фəйзрахманова белəн Рузилə Зарипова) индивидуальлектəн мəхрүм түгел. Актрисалар тулысынча эшлəнелгəн характерлар иҗат итə. Бу очракта драматург язган түгел, ə режиссер уйлап тапкан һəм актерлар тарафыннан оста итеп чынга ашырылган характерлар турында сүз бара.

Югарыда билгелəнгəн җитешсезлеклəрне исəпкə алсак та, гомумəн, спектакльдə һəр роль бəйрəм кебек, чөнки төгəл бер моментта һəр персонаж соло күрсəтə башлый, һəрберсе уеннарыннан лəззəт ала. Актерларның спектакльне яратулары сизелə, ə бу бик тə мөһим.

Нəтиҗə ясап шуны əйтергə кирəк – алдыбызда жанры һəм стиле буенча төгəл эшлəнелгəн, ясалышның барлык элементлары белəн ныгытылган шəп спектакль. Башка татар театрларында сезон ничек узар – белмим, əмма «Кəҗə белəн Сарык»ның бу елның иң күренекле театр вакыйгаларының берсе булачагы бүген үк билгеле.

 

«Сәхнә», 2012, №10 (октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк