Логотип
Архив Материалов

Модада – этник стиль!

Хəзер кызлар нинди генə ыштаннар, күлмəклəр, итəклəр кими икəн! Яшь дизайнерларның этник коллекциялəрен караганнан соң, мин шуларны уйлап утырдым. Этник стиль бүген бик популяр. Милли бизəклəргə,...

Хəзер кызлар нинди генə ыштаннар, күлмəклəр, итəклəр кими икəн! Яшь дизайнерларның этник коллекциялəрен караганнан соң, мин шуларны уйлап утырдым. Этник стиль бүген бик популяр. Милли бизəклəргə, мотивларга нигезлəнгəн кием кызларның гардеробында күптəн үз урынын тапты. Этник коллекциялəрнең иң кəттəлəрен исə 19-20 апрельдə Идел буе осталарының «ЭтноДар» этник фестивале вакытында күрергə мөмкин булды. Əлеге фестиваль кысаларында этник мода конкурсыннан тыш, кул эшлəре осталары катнашында күргəзмə-ярминкə һəм Казанның иң яхшы студент коллективлары чыгышыннан формалаштырылган концерт та үтте.

Чараны оештыручылар: Татар федераль милли-мəдəни автономиясе, Гражданлык җəмгыяте проблемалары институты (Мəскəү), ТР Мəдəният министрлыгы, ТР Яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министрлыгы, ТР Президенты карамагындагы Мəдəниятне үстерү фонды, «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы.

Фестивальнең максаты – Идел буенда яшəүче халыкларның тарихи һəм мəдəни мирасын барлау, саклау, яшьлəрнең милли мəдəният белəн кызыксынуын арттыру.

Идел буенда яшəүче яшь модельерларның «ЭтноДар» төбəкара конкурсында быел 13 төбəктəн 65 яшь дизайнер катнашырга телəк белдерде. Модельерлар Əстерхан, Самара, Киров, Түбəн Новгород өлкəлəреннəн, Татарстан, Чуваш, Удмурт, Мордва, Мари Иле, Башкортстан республикаларыннан катнашты. Кием коллекциялəре 6 номинация буенча кабул ителде: «Балалар костюмы», «Хыял костюмы», «Көндəлек костюм», «Бəйрəм костюмы» һəм «Заманча татар костюмы». «Спорт һəм ял өчен костюм» номинациясе 2013 елда Казанда үтəчəк Универсиада алдыннан махсус игълан ителгəн иде. Жюри финалда катнашу өчен 10 төбəктəн 33 этник коллекция сайлап алды.

Модельерларның коллекциялəре тамашачыларга Казанның К.Тинчурин исемендəге театрында тəкъдим ителде. Театр бинасында модельерлар конкурсы белəн рəттəн кул эшлəре күргəзмə-ярминкəсе дə оештырылды. Күргəзмə эшендə Татарстаннан һəм төбəклəрдəн килгəн осталар үзлəренең иҗат җимешлəрен тəкъдим итте. Алар арасында төрле аксессуарлар, бизəнү əйберлəре, сувенирлар, курчаклар сатып алырга мөмкин иде.

Фестиваль ТР мəдəният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, РФ Дəүлəт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мəдəни автономиясе рəисе Илдар Гыйльметдинов һəм башка мəртəбəле кунаклар катнашында зур йомгаклау концерты белəн тəмамланды.

 

«Сәхнә», 2012, №5 (май)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк