Логотип
Архив Материалов

Музыкада яшәү

Балачак истәлекләре башкаларныкыннан бәлки аерылмыйдыр да – өебезгә кунаклар килгәч, мин дә урындыкка басып шигырь сөйли, җыр җырлый идем. Әти-әнием миндә музыкаль сәләт барлыгын белә иде, алар һ...

Балачак истәлекләре башкаларныкыннан бәлки аерылмыйдыр да – өебезгә кунаклар килгәч, мин дә урындыкка басып шигырь сөйли, җыр җырлый идем. Әти-әнием миндә музыкаль сәләт барлыгын белә иде, алар һәрчак мине бу юнәлештә камилләштерергә тырыштылар. Бер-гәләп яңа җырлар өйрәнә идек, әтиемне гармунда уйнатып, аларны бергәләп җырлый идек. Бик музыкаль гаиләдә үстем мин. Хәзер, инде күп еллар узгач, үзем профессиональ сәнгатьтә уңышка ирешкәч, әгәр әтием белән әнием сәнгать юлыннан киткән булсалар, шулай ук югалмаслар иде, дип уйлыйм. Ләкин ул заман алар алдына башка максатлар куйды шул.

Соңрак инде мәктәп хоры, ул хорда солист булып Ольга Воронецның «Я – Земля» җырын башкаруым. Мин, кечкенә генә, чая гына кызчык, йөз кешелек хордан аерылып ике адым алга атлыйм һәм чиста, яңгыравык тавыш белән кушымтаны сузам...

Музыка белән шөгыльләнү теләгем көннән-көн ныгый барды һәм яңа үрләргә рухландырды. Рифкать Гомәрев җитәкләгән «Саз» ансамблендә җырлау, Казан музыка училищесын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керү. Консерваториянең бишенче курсында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына өйрәнчек артист итеп эшкә алдылар. Өйрәнчек артист булып озак эшләмәдем, бик тиз арада төп труппага кердем. Хəзер мин театрда солист кына түгел инде, яшь артистларның остазы да.

Яшь барган саен иҗат мəйданы киңəя генə. Тагын бер куанычым – Казан дəүлəт мəдəният һəм сəнгать университетында үзем җитəклəгəн җыр кафедрасы һəм укучыларым. Мөгаллимлек миңа укытучыларым Клара Захаровна Щербинина белəн Валентина Андреевна Лязькодан күчкəндер. Бу гаҗəеп ханымнарга инде 90 яшь, мин алар белəн аралашып, киңəшлəшеп яшим.

Сəхнə тəҗрибəсе аша миңа профессиональ сизгерлек, вокаль интуиция – җырчыларның техник җитешсезлеклəрен беренче аваздан ишетү сəлəте килде. Хəер, өйрəтеп, төзəтеп булмый торган нəрсəлəр дə бар. Катлаулы ситуациялəрдə югалып, каушап калмаска өйрəтү җиңел түгел. Укучы дəрестə менə дигəн итеп җырлый, имтиханда исə каушаудан осталыгын кирəкле дəрəҗəдə күрсəтə алмый. Шулай итеп педагогның эше дə күренми кала. Укучыларыңның дəрəҗəле конкурсларда мактаулы исемнəргə лаек булуларын күрү – аңлатып булмаслык шатлык һəм горурлык. Димəк, хезмəтең бушка түгел. Ə яшьлəр өчен андый җиңүлəр – зур сəнгатькə алып чыгучы күпер. Һəркемнең «йолдыз» буласы килə, ə моның өчен күп көч куясын барысы да аңлап бетерми шул. Җиңүлəр, мактаулы исемнəр – болар берсе дə миңа күктəн төшмəде. Үз мисалымда укучыларымда да тырышлык һəм максатчанлык тəрбиялəргə тырышам. Минем тормышымда да уңышсызлыклар, «ике»лелəр булды. Консерваториягə керү имтиханында Нəҗип Җиһановның «Алтынчəч» операсыннан Алтынчəч ариясен башкарганда югары нотаны дөрес алмадым. Имтиханнан сөмсерем коелып чыккач, коридорда Нəҗип Гаязович үзе очрады. Нигə кəефсез булуым белəн кызыксынды. Хəлне аңлатып биргəч, ул миңа икенче шанс – тагын бер кат җырлау мөмкинлеген бирде. Җиһанов бик сизгер кеше иде, минем чыгышларымны аңа кадəр ишеткəн булуы да роль уйнагандыр – мин имтиханны уңышлы узып, студент булдым. Əгəр Нəҗип Җиһанов бу карарын кабул итмəсə, кем белə, бəлки мин гел икенче – үзем телəмəгəн ялгыш юлдан китəр идем. Хəер, мин беренче уңышсызлык алдында баш иючелəрдəн түгелмен, бер ел соңга калып булса да, барыбер консерваториягə керер идем, мөгаен. Хыялга ирешү телəге көчле булганда, җаныңның һəм тəнеңнең көче бары шуңа китə, чигенү турында уй башыңа да килми ул.

Минем хəзер үз остаханəм, вокалистлар тəрбиялəүдə үз алымнарым бар. Һəрчак яшьлəр белəн бер дулкында булырга тырышам. Мин вокал дəреслəре бирүче генə түгел, җитəкче дə, укучыларым өчен икенче əнилəре дə. Аларның күңел халəтлəрен, проблемаларын, хəтта тамакларына ашаганмы-юкмы икəнлеклəрен дə белешеп торам. Аларның килəчəклəре өчен борчылам, кайгы-шатлыкларын уртаклашам, сөйлəсəлəр – серлəрен дə сыйдырам.

Уку процессы кызыклы, мавыктыргыч булганда гына студентларда камиллеккə омтылыш зур була. Кафедрабызның үз «Йолдызлар фабрикасы» бар һəм анда бары тик яхшы укыган студентлар гына элəгə ала. «Фабрикант»ларны үзем белəн гастрольгə алып чыгам, концертларымда катнаштырам. Бу – стимул. Бүгенге татар эстрадасының күп өлешен минем студентларым тəшкил итə. Мəликə, Венера Шəмиева, Вадим Захаров, Раяз Фасыйхов, Мунир Рахмаев... Хыялда «Татар сандугачы» музыкаль конкурсы оештыру планы да бар. Конкурста Гран-прига лаек булган катнашучы безнең университетта бушлай уку бəхетенə ия булыр, дип уйлыйбыз. Опера йолдызлары Галина Вишневская, Елена Образцова исемендəге конкурслар бик күптəннəн бар. Минем исемдəгесе дə улыр, дип ышанам.

 

ДЕТАЛЬЛƏР

 

  • Миннəн еш кына чит ил тамашачысы безнең тамашачыдан ничек аерыла дип сорыйлар. Чит ил тамашачысы эмоциялəрен ачыктан-ачык, яшермичə белдерə. Анда залдан мактау сүзлəре кычкыру да, аяк тибə-тибə кул чабу да гадəти күренеш. Минемчə, бу дөрес. Ə нигə тыярга соң ул хислəрне? Яратасың икəн – яратуың хакында бар җиһанга аваз сал.
  • Үземнең элекке язмаларымны тыңлаганда күзлəремə яшь килə, узган елларның хатирəлəре уяна. Мин һəрчак нинди дə булса көй көйлəп йөрим. Табак-савыт юганда да кулымда өйрəнə торган партиямнең партитурасы.
  • Моцарт, Шостакович, Прокофьев, Чайковский, Җиһанов симфониялəренə мəхəббəт безгə уку дəверендə – чит ил, рус һəм татар музыка тарихы дəреслəрендə сеңгəн.
  • Озын күлмəклəр яратам. Алар гəүдəне төз һəм матур күрсəтəлəр. Сəяхəтлəрдəн ким дигəндə 3-4 яңа күлмəк алып кайтам.
  • «Супер пəрəмəчлəр» –минем яратып əзерли торган ризыгым. Алар турында бик күплəр белə, бик күплəрнең ашап караганнары да бар.
  • Камал театрына рəхмəтлемен. Марсель ага Сəлимҗанов куйган «Зəңгəр шəл» спектаклендə уйнаган Мəйсəрə роле иҗатымны тагы да баетты.
  • Гел формада булу – зур хезмəт. Шунлыктан һəр иртəм гимнастикадан башлана. Ашауда да чама саклыйм.
  • Дөнья гизү– зур бəхет. Франциядə, Малайзиядə, Индиядə, Голландиядə гастрольлəрдə булдым. Лиссабонда Травиата партиясен өч мең тамашачы алдында башкардым. Күз алдыгызга китереп карагыз – өч мең тамашачы сине алкышларга күмə.
  • Һəрнəрсəдə – бизəнүдə дə, киенүдə дə чама хисе булырга тиеш. Мин үз яшем һəм көзгедəге кыяфəтем белəн гармониядə яшим.

 

ФИКЕРЛӘР

 

  • Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале һәм Р.Нуриев исемендәге балет фестивале – Татарстанның бренды. Бер генә гастролёр театрны да карамыйча калмыйм. ерактагы коллегаларыбызның иҗаты бик кызыклы минем өчен.
  • Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, «Шагыйрь мәхәббәте» операсы һәм бик күп камера-инструменталь әсәрләр авторы Резедә Әхиярованың иҗаты – Татарстанда иң якты, югары иҗатларның берсе. Безнең Резедә белән дуслыгыбызга инде утыз елдан артык. Аның җырлары белән мин популяр җырчы булдым, «Туй күлмәге» җырын әле хәзер дә туйларда сорап җырлаталар.
  • Мин XX гасырда төшерелгән фильмнарны яратам. Аларда рухи кыйммәтләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, хисләр тирәнлеге беренче урында. Ул фильмнар – кинематографның «Алтын фонды». Марлен Хуциевның «Два Фёдора» фильмы караган саен тетрәндерә.
  • «Шагыйрь мәхәббәте» һәм «Җәлил» опералары – татар опера театрының иң грандиоз әсәрләре. Беренчесе Габдулла Тукай алдында баш ию, икенчесе Советлар Союзы герое Муса Җәлилне данлау. Бу опералар озын гомерле булсыннар иде.
  • Безнең өйдә дөнья классикасы әсәрләреннән зур китапханә тупланган. Эш өстәлемдә һәрчак вокал методикасы, режиссура, театр буенча фәнни хезмәтләр ята. Фёдор Шаляпин, елена Образцова, Мария каллас мемуарларын укырга яратам, өемдә атаклы опера җырчыларының бай антологиясе җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк