Логотип
Архив Материалов

Начар белән яхшы турында

Жюри «хезмәтен» намус белән башкара белүче шәхес – «Сәхнә»безнең кунагы. Сүзебез эстетик тәрбия, музыкаль әзерлек һәм, әлеге дә баягы, бәйгеләр турында.Баланы эстетик яктан тәрбияләргә, аны музыкаль...

Жюри «хезмәтен» намус белән башкара белүче шәхес – «Сәхнә»безнең кунагы. Сүзебез эстетик тәрбия, музыкаль әзерлек һәм, әлеге дә баягы, бәйгеләр турында.Баланы эстетик яктан тәрбияләргә, аны музыкаль яктан зәвыклы итәргә теләгән ата-аналар, кызганыч, күп түгел. Әмма алар бар. Андый ата-ана баласын әйләнә-тирәдәге зәвыксызлыктан, камил булмаган үзешчәнлектән коткару өчен нишли ала? Ленинград консерваториясен һәм аспирантурасын тәмамлап, 1967 елдан бирле Казан дәүләт консерваториясендә укытучы профессор, йөзләгән конкурсларда жюри әгъзасы булган тәҗрибәле остаз бу хакта үзе дә уйлана.

– Балаларга эстетик тәрбия бирү бишек җырыннан башлана, – диде Сәгыйть Хәбибуллин. – Әниемнең бишек җыры җырлаганын әле дә хәтерлим. Ә хәзер җырламыйлар… Балалар бакчасында ук мультфильм күрсәтәләр. Бала нинди татар халык җырларын белә? Бер-икесе «Туган тел» дияр, берәрсе «Әпипә»не өстәр. Илебез эстетик тәрбия вазифасын өстеннән төшерде, барысы да коммерциягә әверелеп калды. Югыйсә, эстетик тәрбия мәгариф өлкәсенең әһәмиятле бер юнәлеше булырга тиеш. Музыкаль зәвык тәрбияләү эшен ничектер урыныннан кузгатырга кирәк. Бу өлкәдә газета-журналлар, бигрәк тә радио-телевидение эшләсен иде. Безнең факультетка бик талантлы яшьләр укырга килә.Әмма телне һәм халык иҗатын әйбәт беләләр димәс идем. Без, әлбәттә, консерваториядә булдыра алган кадәрен эшлибез. Татар композиторларына багышланган кичәләр уздырабыз, татар телендә «Алтынчәч», «Башмагым», «Хафизәләм-иркәм» кебек музыкаль спектакльләр куябыз. Безнең татар музыкасы сәнгате факультеты милли сәнгатебезнең төрле ягын берләштерә. Студентларыбыз – татар сәнгатенең киләчәге булачак егетләр-кызлар. Бездән Филүс Каһиров үсеп чыкты, быел Артур Исламов укуын тәмамлый, аннары – Рузил Гатин, Диләрә Камалова. Безнең төп юнәлешебез – чын татарча башкаручыларны әзерләү. Моң – ул җаның-тәнең, күңелең белән җырлау.

– Сәгыйть Мулланурович, ярый ла, ул җырчылар үз тыңлаучысын тапса. Халык «попсалаша» бара түгелме? Академик стильдә башкаручы җырчыларны тыңлармы ул?

– Югары дәрәҗәдәге сәнгать Чувашиядә дә, Мәскәүдә дә, Парижда да югалмый. Хәзерге эстрада концертларын караганда йөрәк әрни, әлбәттә. Халыкны бит аны тәрбияләргә кирәк. 30-40 нчы елларда эстетик тәрбия эше бик әйбәт куелган иде. Музыкасын Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев язган музыкаль драмалар бик еш уйнала, һәм аларга халык ашкынып йөри иде. Ул чакларда баянга караганда, фортепиано популяррак иде. Аннары баян чоры башланды, аны синтезатор алыштырды. Хәзерге бала попсаны тыңлап үсә һәм татар сәнгате шул икән ди. Мин эстраданы гел начар дия алмыйм. Анда бик югары дәрәҗәдәге артистлар бар. Ә начар артист «күз буа»: утлар, шау-шу, ялтыравыклар, күлмәкләр белән кешенең игътибарын начар тавышыннан читкә юнәлтә…

– Гафу итегез, артист үзенең тавышының начар икәнен белмидер ул. Белсә, чыкмас иде…

– Кайсы, бәлки, белмидер. Кайсылары белә торып… Ярымшәрә кызлар бии, барабаннар кагалар, музыка үкерә, утлар яна, җырчының тавышы ишетелми дә. Яшьләргә кызык тоела. Тавышның юклыгын белүче-сизүче дә юк. Элек Илһам Шакировка боларның берсе дә кирәкми иде: тыйнак кына костюмын киеп чыга да «Карурман»ны суза…

– Хәзер тамашачы шоуга өйрәнде.

– Шуңа күрә яшь кеше нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аера белергә тиеш.

– Аны кем өйрәтергә тиеш соң?

– Без – укытучылар. Мин һәрвакыт, аеруча соңгы елларда, яшьләр һәм балалар белән очрашам. Берничә ел рәттән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге «Дулкыннар» конкурсыоештыра. Мин анда жюрида утырам. Катнашучылар белән бик рәхәтләнеп мастер-класслар үткәрәм, начар белән яхшыны аңлатам. Андый яшь кеше концертның кайсына барырга яраганын, кайсына ярамаганын яхшы белә.

– Сез «Дулкыннар» дисез, ул зәвыклы булса да, артык тыйнак конкурс. Әнә, «Созвездие-Йолдызлык» ничек ялтырап, яшьләрне үзенә тартып, кызыктырып тора…

– «Йолдызлык»ның нияте изге – яшь талантларны ачу. Оештыручылар бик матур башлаганнар иде. Әмма нәфес дигән әйбер бар, бераз азына башладылар. Әйтик, төп игътибар костюмнарга, подтанцовкага, фонограммага булып, шулкадәр күп акча түгелә, ә бала үзе кайчакта читтәрәк кала. Иң яхшысы – баланың киләчәге турында уйлап, ул акчаны яхшы укытучыга биреп, баланы ныграк әзерләсеннәр иде. Балаларны тавыш мутациясе вакытында да җырлаталар. Тавыш ярылары бик нәфис – сак булырга кирәк, өзелеп китүе мөмкин. Хәзер кычкырып җырлау гадәткә кереп китте.

– Сез бит әле «Татар моңы»ның да жюри әгъзасы була идегез? Анда катнашучылар турында ни әйтерсез?

– Кызганыч, Казаннан ераграк киткән саен педагоглар җитешмәве сизелә. Күреп торабыз – талантлы бала! «Их, дәрес бирүче булса!» – дип, уфтанабыз. «Консультациягә килегез», – дибез. Акчалары да кирәкми, килсеннәр генә! Анда катнашучыларның өметлеләрен укырга чакырабыз. Киләләр, укыйлар. Ә бер эстрадага кереп киткәннәрне төзәтүе авыр. Алар инде бозылган була. Кайбер ата-аналарга һәм укытучыларга нәтиҗә хәзер кирәк. Ә бәлки ул ун елдан яхшы җырчы булыр иде.

– Балаларны ничә яшьтән конкурсларга йөртергә ярый дип уйлыйсыз?

– Миңа калса, баланы конкурска әзерләү төп юнәлеш димәс идем. Конкурсны максат итеп куйган укытучы, югары нәтиҗәләргә ирешә алмый. «Чебиләрне көзен саныйлар» диләрме?.. Конкурсны максат итеп куеп, талантлы балаларны югалтуыбыз бар. Баланың күңеле бит тимердән ясалмаган, ул психологик травма алырга мөмкин. Әйе, исем, дәрәҗә артыннан куучы укытучылар була. Аларга нәтиҗә бүген кирәк. Районда гел беренче булган бала, республика конкурсында унбишенче икән, ул моны аңламый. Ул бит әле бала.

– Бәйгеләрдә жюрида утыру мораль яктан авырмы?

– Бик авыр. Бөтенесен җиңдерәсе килә. Бер генә кеше хәл итми бит…

– Сәгыйть Мулланурович, шулай да жюри бөтенесен намус белән билгели, дип, кулыгызныкүкрәккә куеп әйтә алмыйсыз бит инде. Оештыручылар тарафыннан басым булмый калмыйдыр?

– «Татар моңы»нда – юк!

– Гомумән, дим.

– Бәлки, бардыр. Начар җырлаучыга ничек яхшы урын бирәсең инде?! Гаделсезлек булгалый. Әйтик, икесе дә бер чама булып, берсен сайларга кирәк булганда… Әмма төнлә тынычрак йоклар өчен, алга таба үкенеп йөрмәс өчен, андый эшләрне эшләмәскә тырышасың. Бик талантлыны күрми калып булмый…

– Рәхмәт, Сәгыйть Мулланурович! Бөтен өмет – сезнең кебек укытучыларда.

P.S.: – Сәгыйть Мулланурович, «Евровидение»гә сайлап алу турын карадыгызмы?

– Әйе, төнге 1гә кадәр карадым.

– Фикерегез? Удмурт карчыклары өчен сөендегезме?

– Әлбәттә. Әйе, алар эстрада түгел, эстрадалаштырылган фольклор. Димәк, яшьләрнең сикереп йөрүе дөньяга инде кызык түгел. Бездә булган попса чит илдә бетеп бара… Казанга «Тынычлык яратылышы» фестиваленә дә, Африкадан килеп, милли уен коралларында уйнап китәләр иде бит.

– Сез аны да карыйсызмы?

– Әлбәттә. Без бөтенесен белергә  тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк