Логотип
Архив Материалов

Ни хәлләрдә сез, карендәшләр?

«Нәүрүз» тарихында әлегәчә күрелмәгән хәл – кумык  телендә эшләүче бердәнбер театр – А.Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль драма театры да быел фестивальгә килде. Фестивальне оештыру...

«Нәүрүз» тарихында әлегәчә күрелмәгән хәл – кумык  телендә эшләүче бердәнбер театр – А.Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль драма театры да быел фестивальгә килде. Фестивальне оештыручылар да бу хәлгә бик канәгать иде, күрәсең, «Нәүрүз»не ачу тантанасында фестиваль әләмен дә кумык театрының күз явын алырлык ике чибәр актрисасы күтәрде. Кумыкларның Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә уйнаган спектакльләре күздән яшь чыгарыр дәрәҗәдә күңелле һәм музыкаль иде. Тамашачылар колагында тәрҗемә «колакчыннары» күренмәде, чөнки сөйләм татарчага, дөресрәге Чүпрәле мишәрләре сөйләменә шулкадәр охшаган, тәрҗемәсез дә аңларлык. Татарстанның Алабуга каласы кадәр генә Гагаузиядә яшәп ятучы М.Чакир исемендәге Гагауз драма театрының да фестивальгә беренче тапкыр килүе. Бу кечкенә дәүләтнең гагауз телендә эшләүче ике театры бар, икесе дә бер үк елны, 1994 елда ачылганнар. Гагаузлар спектаклен дә тәрҗемәсез карарлык иде, бигрәк тә керәшен татарларына. Спектакльне караганда Татарстанның халык артисты Николай абый Дунаев берничә тапкыр: «Карале, бу сүзләре дә безнекенә охшаган, бу сүзләре дә безнең Зәй керәшеннәрендә сакланган», – дигән сүзләр әйткәләде. Ышандык.

Урам спектакле уйнаган Кыргызстанның Яшел театры исә тамаша буе ишарәләр белән генә аралаша. Спектакльнең темасы мәңгелек – тамырларыңны саклау, ата-бабалар йоласына тугрылык, комсызлык китергән афәтләр... Сүзсез дә аңлашылды...

Бу театрлардан: «Нихәлләрдә яшисез, карендәшләр?» дигән сорауга да җавап ишетәсебез килде. Мөмкинлек туды – сөйләштек. Фестиваль сөйләшү, хәл-әхвәл белешү урыны да бит ул.

 

А.Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль драма театрының сәнгать җитәкчесе Айкум Айкумов.

– Фестиваль быел унынчы тапкыр узуга карамастан, кумык театрының «Нәүрүз»гә быел беренче генә тапкыр килүе. Әлегәчә катнашмавыгызның сәбәбе нидә иде?

– Без бик еракта бит. Өч мең чакрым юл узу – әйтергә генә җиңел. Монысы – беренче сәбәп. Икенчедән, дөресен әйткәндә, «Нәүрүз»гә чакыруларга моңарчы артык игътибар да бирмәдек. Андый чакырулар төрле илләрдән, җирләрдән күп килә инде ул. Тик күптән түгел генә архивта кызыклы гына материалларга юлыктык. 1906 елда оешкан татар театрының беренче гастрольләре нәкъ менә безнең Дагыстанга булган. Әлеге документларны табу, бу хакта белү безгә бик көчле тәэсир итте. Килү теләге булгач, акчасы да, вакыты да табылды. Казанны, аның гаҗәеп чын күңелле кешеләрен күргәч, фестиваль рухын тойгач, әлегә кадәр килмәвебезгә үкенеп тә куйдык. Мондый бәйрәмнәр бит театрлар арасында гына түгел, халыклар арасында да тынычлык, хөрмәт, якынлык урнаштыра. Хәзер иң кыены берләшеп яшәү, таралмау һәм таркалмау. Очрашып, бер -береңнең ни белән яшәгәнен белеп тору бик мөһим. Бу максатка ирешүдә «Нәүрүз» иң матур фестивальләрнең берседер, мөгаен. Мондый масштаблы бәйрәмне уздыруны үз җилкәсенә алган Татарстан Республикасы хөкүмәтенә зур рәхмәт.

Безнең репертуарда рус классикасы да, дөнья классикасы әсәрләре дә бар. Тик фестивальгә җыенганда безнең үз драматургиябез аша үзебезнең – кумыкларның тормышын, гореф-гадәтләрен күрсәтәсебез килде. Репертуарыбызда 50-60 ел уйнала торган классик әсәрләр бар. Без аларны гел яңартып торабыз. Җәүһәр кебек саклыйбыз. Ул спектакльләр үз халкыбызның байлыгы.

– Дагыстан театрларында, гомумән, хәлләр ничек тора. Тамашачы театрга теләп йөриме?

Бездә 11төрле милләт яши. 43 төрле җирле сөйләм бар. Кайчак бер үк милләттә әллә ничә төрле сөйләм, Республикада күләм ягыннан кумыклар өченче урында тора, без кумык телендә уйнаучы бердәнбер театр. Труппада оркестр белән бергә 52 кеше эшли. Тамашачы спектакльләребезгә яратып йөри, буш залларга уйнамыйбыз.

– Киләсе фестивальләргә нинди теләкләрегез булыр?

Вакыт кысан булуы сәбәпле, күп кардәшләрнең спектакльләрен күреп булмады, шунысы бик кызганыч. Фестивальне оештыручылар аны күбрәк көнгә сузу җаен тапсалар иде.

– Без сезне киләсе фестивальдә дә бик көтеп алырбыз. 

 

Гагауз милли драма театры директоры Михаил Константинов

Сезнең театрыгыз быел фестивальгә шулай ук беренче тапкыр гына килде. Фестивальдән алган тәэсирләрегез, киләсе фестивальләргә теләкләрегез белән уртаклашсагыз иде.

Безнең театр «Нәүрүз»гә килгән театрлар арасында иң яшь театрларның берседер, мөгаен. Дәүләт театры булып ачылуыбызга быел 14 ел. «Нәүрүз»гә беренче генә килүебез булса да, башка халыкара фестивальләрдә, бигрәк тә «ТӨРКСОЙ» башлангычында узган фестивальләрдә һәрчак катнашабыз. «Нәүрүз» бездә бик матур тәэсирләр калдырды. Карап өлгергән спектакльләр арасында бик кызыклы актерлар уенына, яңа режиссура, сценография алымнарына корылганнары күп иде. Яшь театр булгач, безгә һәр тәҗрибә бер мәктәп кебек. Үзебез өчен күп яңалыклар ачтык, бик канәгать без.

– Тәнкыйтьчеләр сезне халык театрына тиңләделәр. Бу бәяне үзешчәнлеккә ишарә дип кабул итмәдегезме?

Һәр театр халыкныкы, тәнкыйтьчеләрнең сүзләрен дә нәкъ шулай, безне халыкка якын, аңлаешлы театрга тиңләү дип кабул иттек.

– Татарстанга килгәч бәлки татар драматургиясеннән берәр әсәрне алып китеп сәхнәләштерү теләге дә тугандыр?

Без инде бу хакта сөйләштек тә. Татар режиссеры Ринат Әюпов безгә рус теленә тәрҗемә ителгән бер әсәр тәкъдим итте. Ул әсәр, һичшиксез, безнең репертуарда булачак. Бәлки аны киләсе «Нәүрүз»гә алып килербез. Татарстанга татар әсәре белән килсәң кызык булыр иде.

 

Бишкек шәһәренең Яшел театры директоры Жипариса Кочорбаева.

Театрыгыз быел фестивальгә икенче тапкыр килде. «Нәүрүз»гә сезгә кадәр урам спектакльләре алып килүчеләр булмады. Ике килүегездә дә тамашаларыгызны халык сокланып, әсәрләнеп күзәтте. Быел тамаша урыны бигрәк тә уңайлы урында – Кабан күле ярында иде. Сез, ялгышмасам, Яшел театрдан тыш Кыргыз милли драма театрында да актриса булып эшлисез. Ә Яшел театр ничек, кем тәкъдиме белән туды?

– 1995 елда Советлар Союзы таркалгач, театрларда коточкыч кризис башланды. Хезмәт хакы аз, спектакльләр куярга акча бүленми иде. Шул елларны мин продюсерлык белән шөгыльләнә башладым. Иң беренче ирекле, бер генә хөкүмәт театрына да карамаган урам спектаклен үзем эшләгән Кыргыз милли драма театры актерлары белән куйдык. 2001 елда «Акайын» Яшь талантларга ярдәм фондын төзүгә ирештек, бу да зур җиңү иде. 2002 елда Сорос-Кыргызстан проекты кысаларында, Польшага, урам театрлары буенча стажировкага барып, ай ярым укып кайттым. Ел әйләнәсе диярлек җәйдә яшәгән Кыргызстан өчен урам театры идеясе бик отышлы идея иде. 2004 елда «Акайын» фонды каршында Яшел театр ачылды. Җәйләрен без Бишкек урамнарында, паркларда уйныйбыз, кар төшкәч театрларның кече залларын арендага алабыз.

– Урам театрларында тамашачыга билет сату мөмкин хәл түгелдер. Ничек яшәтү мөмкин соң мондый театрны?

Без бит кайда туктасак, шунда спектакль уйнамыйбыз. Безне оешмалар, авыллар чакыра, чакыргач, акча түлиләр. Килешүләр төзибез, бары да законлы. Бүгенге көндә Яшел театрны иң популяр театрларның берсе дип атарга мөмкин.

– Мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, Кыргызстан быел дә тынгысыз көннәр кичерә. Дөресен әйткәндә, кыргыз театрларының «Нәүрүз»гә килә алырына мин үзем бик шикләнгән идем. Юл ерак һәм кыйммәтле. Шулай да быел Кыргызстаннан ике театр килде. Моның өчен зур рәхмәт. Кыргызстан театрларының бүгенге хәле ничек. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм ни дәрәҗәдә?

Театрларда акчасызлык. Театрлар бүген ничек акча табып, ничек яшәү хакында уйларга мәҗбүр. Бу очракта репертуарның ничек төзелүе, нинди спектакльләргә өстенлек бирелүе хакында сөйләп торуның кирәге юктыр, бездә генә түгел, башка республикаларда да хәлләр шулайрак. Без исә күбрәк Халыкара фондлардан ярдәм күрәбез. Казанга быел Голландиянең «Heres» фонды ярдәме белән килдек. Ул фонд безгә Урта Азия урам театрлары фестивальләрен уздыруда да бик күп ярдәм итә. Кыргызстанның мәдәният министрлыгы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Шулай да акчаны бай оешмалардан сорамыйча гына яшәп булмый.

– Сезнең тамашаларыгыз сүзсез, спектакльләр ишарәләр, хәрәкәт белән генә бара. Мондый спектакльләр өчен махсус укытылган артистлар кирәкме?

Яшел театрда уйнаучы артистлар һәрберсе Кыргызстанның кайсы да булса театрында эшлиләр, драма артистлары. Һәр спектакльне куйганда мин аларны махсус чакырам. Алар һәммәсе профессионаллар, хисләрне хәрәкәт аша гына да җиткерү осталыгына һәрберсе ия.

– Быелгы фестивальдә жюри да, номинацияләргә аерып бүләкләүләр дә булмады. Дөресме бу, бәлки кайсы да булса театр Гран-прига өмет итеп килгән булгандыр?

Европада узган фестивальләрнең берсендә дә жюри юк. Фестиваль бит ул бәйрәм, аралашу, бер-береңнән өйрәнү. Совет заманында шулай тиеш иде – кемдер беренче, кемдер икенче булырга тиеш, ә кемнеңдер бөтенләй үпкәләп китү ихтималы да бар. Кирәкми номинацияләр.

– Тәнкыйтьчеләр кирәкме соң?

«Нәүрүз»гә килгән тәнкыйтьчеләрдән безнең театр бары мактаулар гына ишетте. Шунлыктан аларга үпкәбез юк. Кемгәдер каты бәрелгәннәр икән, нишлисең бит, һәркемнең үз эше. Кемдер иҗат итәргә, кемдер ул иҗатны дөрес итеп сүтеп җыярга тиеш. Тик мин үзем тәнкыйтьнең үпкәләтми, матур итеп әйтелгәне яклы.

 

«Сәхнә», 2011, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк