Нуриев фестивале башлана

Быелгы фестиваль мәшһүр биюченең тууына 75 ел тулуга багышлана. Ике атна эчендә тамашачыларга 9 спектакль – «Шүрәле», «Дон Кихот», «Жизель», «Баядерка», «Корсар», «Лебединое озеро», «Анюта», «Спартак» һәм «Дама с камелиями» балетлары тәкъдим ителәчәк. Традиция буенча, төп партияләрне башкару өчен Россия һәм Европаның алдынгы театрларыннан биючеләр чакырылачак. Фестиваль тарихында беренче тапкыр Мәскәү хореография академиясе студентлары чыгыш ясый. XXVI Нуриев фестивале дөньяның алдынгы балет биючеләре катнашында ике гала-концерт белән тәмамланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
22 сентябрь 2023 - 11:21
-
21 сентябрь 2023 - 09:42
-
20 сентябрь 2023 - 11:08
-
19 сентябрь 2023 - 13:11
-
18 сентябрь 2023 - 08:52
-
17 сентябрь 2023 - 09:25
-
16 сентябрь 2023 - 09:18
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте