Логотип
Архив Материалов

«Олы хисләр»

  «Адашкан күңел» – сирәк куелган әсәр, шуңа да аны, дәвамы нинди булыр дип, зур кызыксыну белән карадым. Сәхнәдә – совет заманыннан соңгы Россия өчен гадәти булмаган социаль мезальянс күрене...

 

«Адашкан күңел» – сирәк куелган әсәр, шуңа да аны, дәвамы нинди булыр дип, зур кызыксыну белән карадым. Сәхнәдә – совет заманыннан соңгы Россия өчен гадәти булмаган социаль мезальянс күренеше. ХХ гасыр башы. Мавия – хәлле гаиләдә үскән шәһәр кызы, укып белем алгач, мөгаллимлек итәргә авылга кайта. Шунда Самат исемле авыл егетенә гашыйк була. Актёр Рәмис Галиев Саматны чыннан да гади бер авыл гыйбады итеп сурәтли. Бу яхшы үзе. Интерпретацияләү мөмкинлеге бермә-бер арта – Мавия кебек нәзәкатьле кыз (актриса Сиринә Абдуллина) бу егетнең нәрсәсенә кызыккандыр – бөтенләй аңлашылмый. Режиссёр Рамил Фазлыев Саматны кызларның хушын алырлык көяз ир-егет итеп тә күрсәтми. Саматның үзенең уенда нәрсә икәне дә билгесез. Мавия интегеп, тойгыларга бирелеп Саматка хисләрен аңлатканда Рәмис Галиевның йөзендә дулкынлануның әсәре дә юк. Егетнең күңелендәгесе турында нинди генә шик тумый: куркып калдымы ул, әллә инде кызкайның хисләреннән файдаланырга гына телиме? Ләкин Мавия, мәхәббәтенә каршы чыгып, үз-үзен кулга ала – шәһәргә китә.

Икенче актта авыл мохитен сурәтләгән пасторальне шәһәр йортының затлы интерьеры алыштыра. Бай һәм укымышлы шәһәр интеллигенты Бәкер Мавияне үзенә кияүгә чыгарга үгетли. Мавия исә кинодагыча «Иртәгә килегез» дигән ише җавап кайтара, ә үзе бертуктамый Саматын уйлый, кайчандыр ул бүләк иткән кыр чәчәген кулыннан төшерми. Син, тамашачы, инде сизендең бит: бу – мәхәббәт түгел, бу – авыру дәрәҗәсендәге бәйлелек.

Мавия ниһаять Бәкергә кияүгә чыгарга ризалык бирәсе көнне, көтмәгәндә-уйламаганда авылдан Самат килеп керә. Ул өйләнгән, баласы бар, әмма егет сагынудан саргайган. Рәмис Гәрәев кабат образын шулай иттереп бирә ки, бу хәйләкәрнең уенда нәрсә икән дип баш ватасың. Әллә инде акча сорап торырга килгән!

Бу мәхәббәт өчпочмагын кайсы вакыт аралыгына билгеләргә? 1917 елга якынрак булган саен Мавиянең «акылсызлыгын» яхшырак аңлатып була – чынлыкта бу хатын-кыз интуициясенең эчке ягы. Хатын-кызның сизгерлеге җанварныкыннан ким түгел: социалистик инкыйлабтан соң чабаталы авыл мужигы белән яшәү интеллигентка кияүгә чыгудан отышлырак. Тик монысы шәхсән минем фикер, ә Сиринә Абдуллина капитан Ахав кебек бер генә максатны күз уңында тота: сәхнәдә фәрештәдәй очарлык итеп гашыйк булуын күрсәтү. Чуклы ап-ак шәле кызның иңнәреннән шуып төшә. Мавия фәрештә булып Саматтан соңгы тапкыр үбүен сорый, фәрештә булып дөньясын онытып сафлыгын югалта һәм инде кара фәрештә булып Бәкернең тәкъдименнән баш тарта, сәбәбен дә яшерми.

Героиняның гөнаһын аклау – 1920 еллар милли драматургы өчен бик кыю адым. Фәйзинең соцзаказ үтәве аңлашыла: мөселман хатын-кызын яңача күрсәтергә, язмышына үзе хуҗа булган азат хатын образын тудырырга кирәк. Бу идеологик үлчәмнәргә яраклаштырып тегәр өчен исә метафора театры түгел, совет хакимиятенең беренче унъеллыгы эстетикасын һәм символларын ирония аша җиткерерлек соцарт кирәк.

Өченче актта без үзебез дә сизмәстән «На дне»дагы кунып чыгу йортына эләгәбез. Мавия иске бер шәлгә төренгән, бишектә баласын йоклата. Хәле бик мөшкел аның: акчасы юк, хуҗабикә карчык та бертуктамый битәрләп, куркытып тора, Мавияне фәхешкә үгетли. Хәтта хатынны гөнаһ юлына бастырыр өчен Мавия янына зимагур ирләрне кунарга кертә. Бүген эшләп, иртәгә эчеп көн күргән ирләр керә-керешкә бәйләнә дә башлыйлар. Мавия почмакка поса. Көтмәгәндә бүлмәгә Самат килеп керә... кулында ике шешә аракы. Саматта хайвани ирлек көче сизелә. Үзенә каршы тора алмаслар дигән кыяфәт белән Самат җәһәт-җәһәт хатынга таба атлый һәм... Мавияне танып ала.

Сез мондый happy end’лар күргәнмени соң! Зимагурлар хатынны яннарына алып килеп утырталар, калай кружкалардан тотып куялар, Мавия баш тарта, тик Самат кырыс кына үгетләп куя, «Эч!» янәсе. Олы хисләр! Режиссерга рәхмәт анысы, Мавия кружкасын тотып эчми генә утырды. Ихластан «Самат – эшче, мин дә эшче булырмын» дип кыска гына нотык тотып, Мавия исәрләнеп биергә керешә. Аңа зимагурлар кушыла.

Бу урында, финалда, «таң алдыннан Чулпан йолдыз» итеп Бәкер образын кабызыр идем.

Фазлыев «Адашкан күңел»не дөньяга чыгарып, шушы авыр материалны булдыра алганча күтәрергә тырышып яхшы эшләгән. Самат образын күзаллавындагы кыюлык башка персонажларга да тәтемәгәне генә кызганыч.

 

Рания Юнысова тәрҗемәсе

«Сәхнә», 2013, №10 (октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк