Логотип
Архив Материалов

"Саф намус, тугрылык һәм батырлык үрнәге - ул син!"

Татар әдәбиятын шушы исемнәрдән башка күзаллавы да кыен. Мәхәббәт турында сүз чыкса, без хәзер дә шушы изге исемнәрне телгә алабыз, үрнәк итәбез, гыйбрәти мисал буларак күрсәтәбез. Аннан соң Хә...

Татар әдәбиятын шушы исемнәрдән башка күзаллавы да кыен. Мәхәббәт турында сүз чыкса, без хәзер дә шушы изге исемнәрне телгә алабыз, үрнәк итәбез, гыйбрәти мисал буларак күрсәтәбез. Аннан соң Хәлил белән Галиябану, Миркәй белән Айсылуларның фаҗигале тәкъдирләре килә.

Күңелләрне нәрсәсе белән шулай тарта соң бу язмышлар?

Мәхәббәткә тугрылык, саф хисләр, өзелеп сөю һәм изге гыйшык өчен үзеңне корбан итү кебек каһарманлык магниттай үзенә тарта, сихерли. Бу исемнәр гүзәл хисләр үрнәге булып халкыбыз күңелендә, милләтебез аңында мәңге яшәячәк. Шөкер, әдәбиятыбыз шундый кыйссаларга бай.

Ә тормышта, мәшәкать, золым баскан заманнарда шундый илаһи хисләр, шундый мәхәббәт була аламы?

Әйе, була!

Мин андый кешеләрне беләм, авылдашларым арасыннан да үрнәкләр китерә алам. Һөнәрдәшләрем арасында да шундый самими, саф хисләр белән янып, кушылып, аерылгысыз гомер кичергән парлар аз түгел, шөкер. 

Ләкин мин шундыйларның фаҗигалесе турында сөйләмәкче булам.

Аларның исеме – Кәрим белән Заһидә.

Мәшһүр драматург, романчы, актер, режиссер Кәрим Тинчурин белән артистка, мөгаллимә Заһидә ханым Тинчурина-Әхмәрова язмышлары Йосыф кыйссаларыннан, Таһир-Зөһрәнекеннән һич тә ким түгел.

1919 елда өйләнешеп, алар нибары унсигез генә ел бергә яшәп кала. Ул бәхетле унсигез ел мизгел кебек тиз узып китә. Кара язмыш аларны гомергә аера. Һич гаепсезгә Кәримне кулга алалар. НКВД кешеләре Тинчуринның кыйммәтле әйберләрен, кулъязмаларын, китапларын төяп алып чыгып китә, шул китүдән ул байлык кире кайтмый, КГБ подвалларында да табылмый, байлыкны коммунист КГБчылар үзләштергән булып чыга. Кәримне аяусыз кыйнап сорау алалар, кыйный торгач, аны имгәтеп бетерәләр һәм шомлы төннәрнең берендә алып чыгып аталар. Каберенең кайда икәнлеге дә билгеле түгел. Ләкин Заһидә иренең утыз сигезенче елны ук атылганын белми. Һаман Кәримне көтә, төрмәдән төрмәгә йөреп, эзсез югалган ирен эзли. Үзен дә төрмәгә алу куркынычы була торып, ул төрмә нәчәлникләренең бусагасын таптый, шулай каңгырап йөри торгач, аңа:

– Ирегез кайтмаслык җиргә, еракка сөрелде, – дип ялганлыйлар.

Нәселдән-нәселгә килгән кыйммәтле әйберләрне сатып, Заһидә ире

Кәримгә атап төрмәгә акча китерә, ләкин ул акчалар Кәримгә барып

җитми, төрмәчеләр кесәсендә оялап кала. Заһидә, халык дошманының

хатыны, дворян кызы буларак, үз өеннән куыла. Аны бер-ике төенчеге,

Кәрим Тинчуринның НКВДдан яшереп-качырып алып калган кулъязмалары белән урамга чыгарып ташлыйлар. Яраткан эше укытучылыктан да сөрәләр. Фатирдан фатирга күченүләр башлана. Урнашып җиттем дигәндә генә, халык дошманы хатыны икәнен белеп алалар да тагын куып чыгаралар. Шулай итеп, бичара Заһидә торыр урынсыз, ач-ялангач кала. Ләкин күпме генә ачыкса да, ул иренең әйберләрен базарга алып чыгып сатмый, кулъязмаларын ышанычлы урынга яшерә дә үз әйберләрен сатып көн итә башлый. Сугыш башлангач, Заһидәне «ышанычсыз элемент» дип Казаннан да куалар. Өйдән-өйгә, ерак юлларда йөргәндә Кәрим Тинчурин үзе сатып алган кадерле әйберләр югала, ватыла, шулай да Кәримгә Габдулла Кариев бүләк иткән алтын сәгать, көмеш стакан белән көмеш балкашыкларны Заһидә саклап кала. Ниһаять, сугыш беткәч, Заһидәне Казанга кайтаралар. Кеше коридорында йоклап, шәхси дәресләр биреп, наданрак коммунист балаларын институтларга әзерләп, ул көн күрә башлый. Фаҗигане эш белән күмәргә тырышып, ирен, сөекле Кәримен сабыр гына көтә. Көннәрдән бер көнне Заһидәне НКВДга чакырып алалар.

– Тинчурин фамилиясеннән ваз кич, кияүгә чык, кияүгә чыкмасаң, фамилияңне алыштыр, шулай итсәң, сиңа бәйләнүче булмас, эш тә табарбыз, торыр урының да булыр, рәхәт яшәрсең, – диләр.

– Нишләп мин кияүгә чыгыйм, йә булмаса иремнең фамилиясен ташлыйм, мин иремне көтәм! – ди Заһидә һәм йортсыз, эшсез тормышын дәвам итә.

Яшерен-батырын түгел, бәгъзе мәшһүрләребезнең хатыннары ирләренә афәт килгәч, өстеннән язды, газиз ирләрен зинданга аткарды, кайберләре ирләре исеменнән баш тартты, икенчеләре исә, исем үзгәртеп, кияүгә чыгып, эз югалтырга тырышты. Ирләре аклангач, гонорар  даулап йөрде.

Юк! Заһидә ханым кияү эзләп китмәде. Тинчурин исемен дә ташламады, пычратмады. Тинчурин фамилиясен Заһидә ханым аеруча горурлык бeлән йөртә иде. Кыен чакларда да ул:

– Мин действительный статский советник Шаһбазгәрәй кызы

Заһидә Тинчурина буламын! – дип горур кала белде.

– Мин гомерем буе Кәримне көттем, – ди торган иде мәрхүмә. – Кәрим кулы тигән әйберләрне сакладым.

Ниһаять, ире кулга алынганнан соң ун ел узгач кына, Пләтән төрмәсе нәчәлниге Локман Ногманов Тинчуринаны эзләп табып:

– Нигә сез кияүгә чыкмадыгыз, үз тормышыгызны рәтләмәдегез? – дип сорый.

– Мин иремне көтәм, – ди Заһидә.

– Юкка көтәсез,– ди Локман Ногманов. – Аны утыз сигезенче елны ук аттылар. Бер төндә ике йөз кешене судсыз-нисез атарга дип кәгазь килде. Шул ике йөз кеше арасында Тинчурин да бар иде.

Ун ел буена еламаган, төшенкелеккә бирелмәгән Заһидә ханым беренче һәм соңгы тапкыр сыгылып елый. Ләкин барыбер кияүгә чыкмый. Кулга алынганнан соң егерме ел вакыт узгач Кәримне аклыйлар.

Кәрим Тинчурин исеме шаулый, пьесалары – сәхнә түрендә, күчмә театрга аның исеме бирелә, Заһидә саклап калган «Мәрҗәннәр» романы кат-кат басылып чыга. Халык Тинчуринны теленнән төшерми. Тинчуринга шик белән караганнар да Заһидә апаны котларга килә. Заһидә Тинчурина гына сикереп шатланмый. Нинди шатлык бу? Заһидә иренең даһи икәнен, аның гаепсез булуын һәм барыбер акланачагын белеп яшәде ич. Бу сукырларның күзе ачылганга сөенсенме ул, аларның күңел күзе сукыр булганга, шул сукырлык пәрдәсе бүген ертылганга куансынмы?

Бик сабыр, мәгърур кабул итте Заһидә ханым иренең аклану вакыйгасын. Таныш хатыннары тагын аптырый калды:

– Таш бәгырьле бит ул Заһидә ханым, ирен кулга алгач та җыламады ул, эштән куылса да, театрга, концертларга йөрде. Әнә күр, Тинчурин турында бөтен дөнья шаулый, ул берни булмагандай сабыр, – дип пышылдаулар да аз булмады.

Кәрим аклангач та әле Заһидә Тинчурина һаман кеше өстендә яшәргә мәҗбүр иде. 1968 елда, җитмеш бер яшендә генә Совет власте аңа бер бүлмә бирә. Шул бүлмәгә ул ире Кәрим Тинчуриннан калган әйберләрне куеп, үзенә күрә кечкенә генә музей ясый. Кәримнән калган тустаганнар, Кәрим чәй эчәргә ярата торган стакан, балкашык, кулъязмалар, Кәримнең берничә сәгате һәм НКВДдан яшереп, качырып калган берничә кулъязма, фоторәсемнәр, вәссаләм. Заһидә ханым хатирәләр белән юанып тормыш кичерде. Кәримнең кулы тигән хатирәләр арасында ул туксан бер яшенә чаклы яшәде. Җан биргәндә дә аның телендә өч исем булды: Алла, атасы Шаһбазгәрәй һәм Кәрим Тинчурин. Аның беркеме дә юк иде. Булганнары да еракта, еш килә алмыйлар. Мондагы туганнары белән мөнәсәбәтләре бик киеренке иде, чөнки алар – иң кыен вакытларда Заһидә ханымга зыян эшләгән, аны үз йортыннан куган, иң авыры – Кәрим Тинчуринны «халык дошманы» дип атаган кешеләр. Заһидә ханым барысын да, бәлки, гафу иткән дә булыр иде, аның сөекле ирен, миһербан иясе, эчкерсез саф кешене «халык дошманы» дип әйтүчеләрне ул кичерә алмады.

Аның янына Равил Шәрәфи хатыны Раушания белән бик еш килә иде, минем хатыным Рузия Заһидә апаны вафатына кадәр тәрбия итте, карады, Заһидә апа 1988 елда безнең кулда җан бирде. Хатыным өй җыештырганда, керләрен юганда озын кичләр буе Заһидә апа миңа ире Кәрим турында сөйләр иде, мәрхүмә. Ул сөйләгәннәрне мин түкми-чәчми яза бардым һәм шул хатирәләрдән «Кәрим белән Заһидә» исемле кыйсса барлыкка килде.

Үләр алдыннан миңа:

– Кәримнең кабере юк, минем кабер ташыма аның да исемен яздыртырсың, икебезгә бер кабер булыр. Кәрим Тинчуринга чәчәкләр китергәндә, мине дә искә алырсыз, – диде.

Татар зиратындагы кабер ташында Кәрим Тинчуринның исеме дә бар. Аннан соң кабер ташына шушы язуны да яздырдым: «Саф намус, тугрылык һәм батырлык үрнәге – ул син».

Заһидә Тинчурина бу сүзләргә лаек тормыш кичерде.

Авыр туфрагы җиңел булсын! Кәрим белән Заһидәнең урыннары җәннәттә булсын!

Амин!

2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк