Логотип
Архив Материалов

Рәхмәт сиңа, дустым!

дип җырларда җырлыйлар бит. Әйе, бу җырларны җырлый-җырлый бөек җырчыларыбыз Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров, Габдулла абый Рәхимкулов, Флёра Сөләйманова, Камал, Тинчурин, Минзәлә, Әлмәт т...

дип җырларда җырлыйлар бит. Әйе, бу җырларны җырлый-җырлый бөек җырчыларыбыз Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров, Габдулла абый Рәхимкулов, Флёра Сөләйманова, Камал, Тинчурин, Минзәлә, Әлмәт театры артистлары ат чаналарына, трактор, ачык машина арбаларына утырып көзнең салкын пычрак юлларын, кышның карлы бураннарын, язның ташкын суларын ерып авылдан-авылга, районнан-районга йөрделәр.

Ягылмаган салкын клубларда, кеше почмакларында кунып, халкыбызга үзләренең иҗат җимешләрен җиткерделәр, халкыбызның мәхәббәтен яуладылар, зур дәрәҗәле исемнәргә лаек булдылар. Бу юлларда бары тик халкын, тамашачысын һәм эшен яраткан чын артист кына йөри ала. Дөрес, хәзер заман үзгәрде. Юллар яхшы, клублар-кунакханәләр җылы, яңа автобусларда йөрибез, самолётларга гына утырып чит илләргә очабыз. Аллага шөкер! Теге сикәлтәле юлларда йөргән артистларның да күбесе исән-сау, алар һаман иҗатта. Зур рәхмәт аларга. Сүзем ачык йөзле, киң күңелле, гаҗәеп кешелекле 45 ел гомерен бары тик Минзәлә театрына багышлаган Татарстанның халык артисты, «Тантана» премиясе лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты, дустым Венера Нигъмәтуллина турында булыр. Театр аның өчен әтисе-әнисе дә, гаиләсе дә, баласы да. Ул театрсыз һәм үзенең иҗатташларыннан башка яши дә алмас иде. Иманым камил, Венераны да хөрмәт итәләр, яраталар. Ул зур хөрмәткә лаек та. Авылдан килгән гади генә бер кызга артистка булып китүе җиңел булмагандыр. «Артист!» дигән сүзне бик җиңел әйтәләр, ә менә чын артист булу өчен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт, тырышлык, чыдамлык, сабырлык кирәк. Венерада бу сыйфатлар барысы да бар. Минзәлә театрында аның беркемгә дә охшамаган үз йөзе, үз иҗаты бар! Олы артистларны онытмый, алар белән аралашып, хәлләрен белешеп тора. Театрдагы яшь артистлар белән горурлана, аларны мактап туймый, шатлыкларына балалар кебек куана, киңәшләрен бирә. Киңәшенә колак та салалар. Ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер ул. «Дустым, без гастрольдә булдык әле, спектакльләребезне тамашачылар шулкадәр яхшы кабул иттеләр», «Дустым, спектакльләребезгә I дәрәҗәле диплом бирделәр», «Дустым, чит илләргә фестивальләргә барабыз», дип шатлыгын уртаклашып еш кына миңа шалтырата ул. Театры өчен җанын бирергә әзер Венера. Иҗатына килгәндә, мин аның уйнаган рольләрен карап барам. «Яр», «Сихерче», «Сөннәтче бабай», «Гашыйклар кәмите», «Ташкын» спектакльләрендә уйнаган образлары әле дә күз алдымда. Кешелекле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, саф күңелле аналары, ак әбиләре дә бар, икейөзле, мәкерле, көнчел героинялары да бар аның. Театрда кечкенә рольләр юк, диләр. Бар ул, бар. Ләкин Венера кечкенә, хәтта сүзсез рольләрне дә үзенең уй-фикерләре, күз карашлары, эчке кичерешләре белән барысын да тутыра белә һәм аның рольләре зур булып күренә. Иҗатына сокланам мин аның.

Минзәлә театрын синнән башка күз алдына китереп буламы соң, Венера?! Синең шатлыклы гомер бәйрәмең быел. Шуның 45 елын юлда йөреп, яраткан тамашачыңа бүләк иткәнсең. Әйтүе генә җиңел – 45 ел!

«Мин Минзәлә театрына 1965 елны, Венера 1966 елны килдек. Ул минем сәхнә партнёрым булды. Венера сәхнә өчен яратылган. Киң диапазонлы, күпкырлы талант иясе. Ул тудыран образлар максатчан, тамашачылар күңелендә истә калырлык итеп, ышандырып, онытылмаслык итеп уйный. Венера тормышта да акылы, гадилеге, тыйнаклыгы, кешелеклелеге белән аерылып тора. Ул безнең иҗатташ һәм гаилә дустыбыз», – диләр Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев һәм аның җәмәгате Сания.

«Иҗади шәхес буларак Венераны мин 1970 еллардан бирле беләм. Бөтен тормышын, барлык гомерен сәнгатькә багышлаган артистка ул. Олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә ярдәм итәргә әзер тора. Венера дускай! Иҗатың озын гомерле булсын, олы бәйрәмең котлы булсын. Сиңа исәнлек-саулык телим!» – ди Татарстанның халык артисткасы Земфира Досаева. Менә шундый матур, җылы теләкләр белән бик күп артистларыбыз сиңа исәнлек-саулык телиләр.

Алдагы юлларың сикәлтәсез, гомерең озын булсын, дустым! Хәлилем дә, син безгә килеп кергәч, колач җәеп, елмаеп каршы ала иде. «Килдеңме, Венера дускай, әйдә түргә уз. Хәзер мин сине бик тә тәмле чәйләр белән сыйлыйм, юлда килгәндә арыгансыңдыр», – дип, өстәл янына чакыра иде. Син беркайчан буш кул белән килмисең: «Менә, дуслар, Минзәләдә генә була торган бик тәмле балык, безнең Минзәләдә генә эшләнә торган тәмле катык, менә малакаем, безнең Минзәлә урманнарында гына үсә торган иң тәмле, иң хуш исле гөмбәләр», – дип сумкаңны бушатасың. Шулай сөйләшә-сөйләшә таңнар аттыра идек. Кызык иде, рәхәт иде. Хәлилемне югалткач та хәлемне белергә килдең. Янымда кунып, сабырлыкка өндәп, үгет-нәсыйхәтләр бирдең. Аллага шөкер, хәзер дә көн аралаш хәл белешеп торабыз. Якын дуслар шулай була. Рәхмәт сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк