Логотип
Архив Материалов

Шаляпин фестивале: гореф-гадәтләр

    Февральнең салкын көннәрен Шаляпин фестивале җылытып җибәрде. Бу матур гадәт инде күптән традициягә әйләнгән – тамашачылар, артистлар, хәтта журналистлар өчен дә. Быел фестиваль Казан...

 

 

Февральнең салкын көннәрен Шаляпин фестивале җылытып җибәрде. Бу матур гадәт инде күптән традициягә әйләнгән – тамашачылар, артистлар, хәтта журналистлар өчен дә. Быел фестиваль Казан операсына 140 ел тулуга багышланды. Театрның музей җитәкчесе Рәмзия Такташ: «Казанда опера үзенә һәрвакыт юл тапкан», – дип әйтә. Моны исбатлап, 1874 елгы «Жизнь за царя» спектакле афишасын күрсәтә.

Казанда опера кайнаган

1874 ел, 26 август. Казанда даими рәвештә опера спектакльләре куелуы нәкъ менә бу датадан санала башлый. Шул көнне Казан театрында беренче тапкыр М.Глинканың «Жизнь за царя» операсы тулаем куела. Антрепренёр П.М. Медведев башлаган эш һәм революциядән соң дирижёр А.А. Литвиновның эшчәнлеге Казанда опера театрының һәм даими опера труппасының барлыкка килүенә нигез сала.

1939 елда Мәскәүдән Татар опера студиясен тәмамлаган яшь җырчылар, композиторлар, музыка белгечләре кайта. Аларның эшчәнлеге яңа опера театры сәхнәсендә башлана...

...Театр фойесындагы күргәзмә Казан операсының юбилеена багышланган. Биредә революциягә кадәр булган чор да, сугыш алдыннан булган опера дөньясындагы вакыйгалар да чагылган. Төрле елдагы афишалар, фотолар, документлар серле томанга төрелгән үткәннәргә алып китә...

«Үземнең күргәзмәләремә мин беренче караштан ук аңлашыла торган исемнәр уйлап табарга тырышам, – ди Рәмзия Такташ. – Аларның һәрберсе театр тарихында булган ниндидер бер чорны тасвирлый. Шәрыкъ музыка техникумы директоры Литвиновның хезмәте мине һәрвакыт гаҗәпләндерә. Укытучылар һәм студентлар коллективы белән ул опералар куйган, еш кына тулаем спектакльләр барлыкка килгән. «Эшче» белән «Сания» дә – Литвиновның эше. Музейда сакланган афишаларның күбесендә аның исеме бар. Боларның барысын кайчан гына эшләп өлгергән ул!

70нче еллар театр өчен бик авыр булды: театрга кеше аз йөри, матбугатта «Быть опере или не быть» дигән мәкаләләр чыга. Ул чорда рус һәм татар телендәге совет опералары сәхнә тота: Хренниковның «Тихий Дон», «Буря» опералары, Прокофьевның совет опералары. Шул спектакльләргә халык җыя-җыя авыз суы кибеп бетә иде безнең. Әллә тормыш ярлы булгангамы, бик кыен иде ул чакта.

Нияз Даутовны чакырып китерделәр. Ул талантлы шәхес буларак труппаны югары дәрәҗәгә күтәрде, әмма җитәкчеләрдән ярдәм күренмәгәч, күп кенә проблемалар чишелмичә калды. Шаляпин фестивале безне коткарды».

 

Премьера

XXXII Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале премьера спектакле белән башланып китте. «Севильский цирюльник» операсы Казанда революциягә кадәр яңгыраган, аның беренче куелышы 1851 елда була. Опера театрының бер гасыр ярым тарихына карасак та, бу спектакль афишаларда еш очрый. Шаляпин фестивале башланганнан бирле, аның программасында да Дж.Россининың «Севильский цирюльник» операсы еш башкарылган. Соңгы ун елда аның фестиваль репертуарыннан төшеп калуы дөрес булмагандыр. Быел исә Казан тамашачысы янә яраткан геройлары белән күреште, тик инде башка шартларда. Кемдәдер бу очрашу елмаю, ә кемдәдер кайнар бәхәсләр тудырды.

Спектакльдән соң озак тынмаган алкышлар аның тамашачы күңеленә хуш килүен белдерде. Мондый эксперименталь куелышның уңышка ирешүе – үзе бер казаныш. Әллә тамашачыга ошарга тырышуның уңышлы нәтиҗәсеме? Һәрхәлдә, матбугат конференциясендә Александров: «Режиссёр спектакльнең кем өчен эшләнгәнен һәрвакытта истә тотарга тиеш, – дип әйтте. – Мескенлек» белән эшләнгән «Севильский цирюльник»ларны мин инде күп күрдем. Әгәр әле җырчылары да шәп булмаса, опера бөтенләй фарска әйләнә». Премьера үтте. Александровның сүзләре искә төшә. Югары дәрәҗәдәге җырчылар булмаса, бу спектакльдә өмет бармы?

Беренче көчле тәэсирне декорацияләр тудыра. Сәхнәдә торган искиткеч зур әрҗәнең ачылып китүе була, аннан әллә өч, әллә дүрт каттан торган, балконлы һәм биек баскычлы йорт пәйда була. Иң аста – грек сыны, өске катта – пальма. Декорацияләр, һичшиксез, уңышлы иде – спектакль дәвамында беркемгә дә уңайсызлык тудырмады. Ап-ак төс бигрәк туры килде: кирәкмәгән ассоциацияләр булмады (чор билгеләнмәгән), сәхнә уты белән эшләр өчен дә яхшы мөмкинлек бар иде.

Икенче шаккаттырган нәрсә – актёрларның костюмнары. Фигароның хатын-кыз күлмәгендә, аннары «яңа идеяләр пешерүче» повар киемендә чыгуы; Розинаның үзенә буйсындыручы хатын-кыз ролендә, тыйнак вьетнам хатын-кызлары костюмында, аннары Кан-Кан биюе күлмәгендә чыгышлар ясавы бик эксцентрик күренеш иде. Бартоло киемнәрен генә түгел, ә мыек төсен дә спектакль дәвамында берничә тапкыр үзгәртте. Моннан тыш әле күп кенә кызык детальләр – «вестерн» киноларындагы кактус, мушкетёрлар, «Иван Васильевич»тагы табиблар – тамашачының игътибарын бер минутка да ычкындырмады. Геройлар тартмадан яңа әйберләр чыгарганда залда утыручылар, нәрсә аңлата икән бу, дип баш ватып утырдылар. Әлбәттә, режиссёр бу спектакльгә сыйдырган бөтен юморны аңлар өчен күпмедер дәрәҗәдә «Севильский цирюльник»ның башка куелышлары белән дә таныш булу мөһим. Чөнки Александров тәкъдим иткән спектакль бүгенге заман кешесе өчен эшләнгән. Ә бүгенге заман кешесе фильмнар да карый, интернетта да утыра, цирюльникның кем икәнен дә авырдан искә төшерә. Тамашачыга юл үзе белгән, күргән, таный ала торган нәрсәләр аша ята. Мондый юл бер яктан җиңеләйтү булса, икенче яктан ул – күптән язылган әсәрләргә яңа сулыш бирү. Опера-буффа жанрында мондый яңалыклар табигый күренә.

Юрий Александров матбугат конференциясендә Казан опера театры белән танышуына шат булуын белдерде. Ул антрепризаларга нигезләнгән Европа театрларыннан бераз курка да икән. Режиссёр бу юлы Казанда күренекле баслар күп җыелганын билгеләп үтте. Чыннан да, премьера спектаклендә алты бас катнашты: Андрей Валентий, Сергей Магера – Дон Базилио ролендә; Олег Диденко, Дмитрий Овчинников – Бартоло партиясендә; Юрий Ившин, Владимир Копытов – Фьорелло ролендә. Баш рольләрне башкаручылар да югары дәрәҗәдә иде: Ольга Пудова, Виктория Яровая – Розина; Виктор Коротич, Владимир Мороз – Фигаро; Алексей Татаринцев, Дмитрий Трунов – Альмавива.

Дирижёр Марко Боэми тиз темплар ала. Әлбәттә, кем өчендер бу авырлыклар белән бәйле, ләкин оста һәм талантлы башкаручыга үзен күрсәтер өчен бик яхшы мөмкинлек. Шуны да истә тотарга кирәк: Buffa операларында тиз темп – юмористик планны көчәйтә торган ысул.

«Иң мөһиме, – ди Александров, – сәхнәдә ансамбль тудыру».

Юрий Александров – классика юнәлешендә белем алган режиссёр. Беренче белемен ул пианист буларак ала. Россиянең халык артисты, «Санкт-Петербургъ Опера» дәүләт камера театрының сәнгать җитәкчесе. Казахстан дәүләт премиясе, «Золотая маска» милли театраль премиясе, Санкт-Петербургның «Золотой софит» иң югары театраль премиясе лауреаты. «Севильский цирюльник»ны беренче тапкыр Казанда куя.

 

Икенче премьера

Америка композиторы Джордж Гершвинның «Порги и Бесс» операсы фестиваль афишасында аерымрак торды. Моңа кадәр ул Казанда куелмаган диярлек – Казанда беренче тапкыр ул җәйге Универсиада вакытында узган «Шаляпин. Нуриев. Казан» фестивале кысаларында күрсәтелде.

Опера концерт вариантында барса да, ул чып-чын спектакльдән аерылмады. Әлбәттә, чит илләрдән килгән солистлар да моңа сәбәпчеләр иде: Порги – Терри Кук (Германия), Бесс – Лакита Митчел (АКШ), Краун – Алексей Дедов, Спортинг Лайф – Рональд Самм (Бөекбритания), Джейк – Нейл Нельсон (АКШ), Клара – Мельба Рамос (Австрия). (Билгеле факт: васыятендә Гершвин бу операда баш рольләрне бары тик афро-американнар гына башкара ала дип әйткән). Бигрәк тә Спортинг Лайф ролен уйнаучы Рональд Самм тамашачының күңелен яулады.

Спектакль, ә башкача әйтеп тә булмый, югары дәрәҗәдә узды. Тамашачы океанда купкан штормны да сизде, геройлар белән бергә шатланды, биеде, борчылды, кайгырды да. Солистлар партияләрен нота буенча җырласа да, аларның күңелләрендә бу музыка күптән бар икәне сизелә иде.

Концерт вариантында солистларга образ тудырырга бернәрсә дә комачауламый, анда рольгә карашын җырчы тулысынча үзе билгели.

Гершвин операның партитурасында хорга бик зур әһәмият биргән. Любовь Дразнина җитәкчелегендәге безнең театр хорына үзен күрсәтер өчен бу яхшы мөмкинлек булды. Гомумән алганда, фестиваль афишасында хор катнашмаган спектакльләр булмады.

Театрның оркестры да шәп яңгырады. Дирижёр пульты артында янә Марко Боэми торды. Казан тамашачысын америка музыкасының бер шедевры белән таныштырулары өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Быелгы Шаляпин фестивале күпләрнең күңелендә «Порги и Бесс» операсы куелышы белән истә калыр.

 

Онытылмаслык Верди

Фестивальдә Джузеппе Вердиның өч иң танылган операсы куелды. Анда катнашкан солистлар үзләренең осталыгы белән тамашачыларга бу операларның матурлыгын җиткерә алды. «Аида» операсында Америкадан Лестер Линч, Индра Томас, Мәскәүнең Зур театрыннан Михаил Казаков, Ирина Долженко катнаштылар. «Риголетто» спектаклендә Борис Стаценко, Сергей Магера, Сергей Скороходов һәм Альбина Шаһиморатовалар балкыды. «Травиата»да Екатерина Ферзба, Сурен Максутов баш рольләрне башкарды. «Аида» һәм «Риголетто»да Италия дирижёры Роберто Пармеджани җитәкчелек итте.

Итальян композиторының опералары инде күптәннән дөньяда иң еш куела торган әсәрләр исемлегендә. Казанда да төрле елларда театр сәхнәсендә «Отелло», «Фальстаф», «Трубадур», «Набукко» спектакльләре куелган, кайберәүләре берничә тапкыр сәхнәләштерелгән.

Шуны да әйтергә кирәк, 2013 елда бөтен дөнья атаклы композиторның 200 еллык юбилеен билгеләп үтте.

 

Шаляпинның туган көнендә

«Борис Годунов» операсы – фестивальнең иң борынгы һәм ныклы традициясе. Бу аңлашыла да, Борис Годунов партиясе Фёдор Шаляпин репертуарында иң уңышлы рольләрнең берсе булган. Төрле елларда бу партияне Юрий Борисенко, Владимир Ванеев, Михаил Светлов-Крутиков, Владимир Огновенко (АКШ), Рене Папе (Германия), Михаил Казаков башкарганнар. Һәм иң мөһиме – Мусоргский операсы нәкъ менә Шаляпинның туган көнендә яңгырый. Бу традиция XXIV фестивальдән башлап дәвам итә. Быел Борис Годунов ролендә Большой театр солисты Владимир Маторин чыгыш ясады. Тик аның «патша»сы актёрлык ягыннан ышандыра алмады. Бу Годуновка ниндидер рухи көч җитмәде.

Белгәнебезчә, Мусоргскийның әлеге операсы бик фаҗигале язмышка ия. Вакытында әллә ничә редакция күрә: Римский-Корсаков, Шостакович, Ламм. Хәзер исә, төрле режиссёрлар да операны үзләренчә куеп, аңа яңалык кертә. Тулы вариантта биш сәгатьтән артык бара торган спектакльне бер кичәгә сыйдырып карагыз әле! Шуңа күрә дә һәр куелышта ниндидер кисәкләр төшеп кала. Монда да сюжет барышында баш роль уйнала, ә кайбер көчле музыкаль фрагментлар киселә. Шундый гаҗәеп тәэсир калдыра торган пролог кискәләнүе, кайбер соңгы күренешләрдән баш тарту кызганыч. Бигрәк тә моны тәэсирле итеп башкара ала торган хор булганда.

Михаил Панджавидзе куелышы бөтен яктан камил булмаса да, бер ягы барыбер үзенә җәлеп итә: декорацияләр күләмле, чынбарлыкка якын итеп эшләнгән. Мондый җитди мәгънәле операда видео, ясалма әйберләр кабул ителми. Мусоргский иҗат иткән операның беренче вариантында әле мәхәббәт юнәлеше дә булмаган. Тагын бер актны ул баш хатын-кыз роле булсын өчен генә өстәгән.

 

Солистлар парады: ике гала-концерт

Гала-концертта һәр номердан соң «Браво» сүзләре ишетелмәсә, димәк, ул ниндидер башка концерт. Шаляпин фестивалендә гала-концертлар тиешенчә уза, чөнки оештыручылар Казан тамашачысын ничек әсир итәсен беләләр. Театрның маркетинг бүлеге җитәкчесе Анна Баһаветдинова сүзләренчә, кичә уңышлы узсын өчен анда иң югары дәрәҗәдәге җырчылар гына чакырыла. Һәм шунысы мөһим – алар Казан театры сәхнәсендә инде җырлаган бу лырга тиеш, бу өлкәдә экспериментлар ясалмый.

Күптәнге традицияне саклап, фестиваль төрле илләрдән танылган басларны чакыра. Быел гала-концертта Россиядән Михаил Казаков, Белоруссиядән Андрей Валентий, Украинадан Сергей Магера һәм Тарас Штонда катнаштылар. Һәм ни гаҗәп – алар барысы да төрле иделәр! Андрей Валентий үткен психологик башкаруы, Сергей Магера – үзенең иң калын тавышы белән, Тарас Штонда көчле холкы белән тыңлаучыларны әсир иттеләр. Кызыклы параллель: фестивальне башлап җибәргән премьераны искә төшереп (анда Фигаро берьюлы 13 кеше булып гәүдәләнә), йомгаклау концертында Базилио ариясен өч бас җырлады. Бу онытылмаслык трио башкаруында шулай ук «Очи чёрные» романсы һәм «Запорожец за Дунаем» операсыннан Карась җыры яңгырады. Беренче адымнарын Казан театры сәхнәсендә ясаган, хәзер инде Зур театр солисты, куәтле бас Михаил Казаков концертта «Холопка» опереттасыннан Никита җырын, «Фауст» операсыннан Мефистофель ариясен башкарды. Баслар, гадәттә, Шаляпин репертуарында булган номерларны тәкъдим итәләр. Аларны Казаков җырлаганда, әйтерсең, сәхнәдә Шаляпин үзе басып тора.

Тенорлар да артта калмады. Әхмәт Агади, Алексей Татаринцев, Сергей Скороходов, Рональд Самм башта солистлар буларак чыгыш ясасалар, концерт азагында дүртәү чыгып, «О sole mio» шлягерын җырладылар.

Концертта шулай ук сопранолар Татьяна Мельниченко, Ольга Пудова һәм Вероника Джиоева, баритон Виталий Билый катнашты. Алар репертуарларында булган иң уңышлы һәм эффектлы номерларын тамашачыга тәкъдим иттеләр, тик залда утыручылар тавышларын театраль юнәлештә ясалган чыгышларга бирделәр.

Arena di Verona театрының сәнгать буенча директор урынбасары Джампьеро Собрино чыгышы тамашачы өчен көтелмәгән сюрприз булды. Ул оркестр белән Вердиның «Риголетто» операсы темаларына фантазия башкарды. Собрино – виртуоз кларнетчы, ул дөнья буйлап гастрольләрдә йөри, төрле фестивальләрдә катнаша икән. Үзе дә еш кына җырчылар конкурсларында жюри әгъзасы булып утыра. Кем белә, бәлки Казанда да ул үзенең театрына чакырырлык солистлар күреп алгандыр.

 

Үткәннәр һәм киләчәк

Төшеп калган традицияләр арасында – «Шаляпинские чтения» чарасы. Театрның музей җитәкчесе Рәмзия Такташ сүзләренчә, бу чара беренче Шаляпин фестиваленнән алып 90нчы елларга кадәр фестиваль программасына кергән. Анда төрле илләрнең бөек бас тормышын һәм иҗатын өйрәнүчеләре катнашкан.

Берара фестиваль кысаларында Шаляпин исемендәге халыкара опера җырчылары конкурсы да узган. Фестиваль барышында төрле җырчыларның соло концертларын уздыру традициясе дә булган. Беренче фестивальләрдә программага балетлар да кертелгән.

Хәзер фестиваль үз юнәлеше буенча барудан тыш, Казан тамашачысына яңа музыкаль горизонтлар ачырга да тырыша. Шаляпин форумы һәм театрның репертуар сәясәте турында журналистлар белән театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов бүлеште.

«Өч-дүрт елга бер без татар әсәрен куярга тырышабыз. Күптән түгел «Алтын Урда» балеты дөнья күрде. Хәзер опера куелышы турында уйлыйбыз. Бәлки Җиһановка әйләнеп кйтырбыз, ә бәлки яңа әсәр булыр. Рус классикасын алганда, безнең алда әле «Пиковая дама», «Царская Невеста» операларын сәхнәләштерү максаты бар. Бу опералар югары дәрәҗә классика исемлегенә керә, аларны дөнья күләмендә беләләр һәм башкаралар».

23 сентябрьдә Доницеттиның «Любовный напиток» операсы куелачагы турында да билгеле булды. Төп рольне Альбина Шаһиморатова башкарыр дип көтелә.

Татар дәүләт опера һәм балет театрында узучы Шаляпин фестивале берәр елны күренекле татар операсы белән ачылыр дигән өмет тә бар әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк