Логотип
Архив Материалов

Шомбай-fest ачылды!

«Шомбай-fest» «Әкият» Татар дәүләт курчак театры каршындагы мәйданда катнашучыларны сәламләү һәм фестиваль әләмен күтәрүдән башланды. Фестивальне ачу тантанасы театрның зур залында узды. Чара...

«Шомбай-fest» «Әкият» Татар дәүләт курчак театры каршындагы мәйданда катнашучыларны сәламләү һәм фестиваль әләмен күтәрүдән башланды.

Фестивальне ачу тантанасы театрның зур залында узды. Чара Татар курчак театры артистлары башкаруында «Әпипә»дән башланып китте.

ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән кунакларны министрның беренче урынбасары Ирада Әюпова сәламләде. Ул фестивальнең нәкъ хәзер аеруча кирәк булуын әйтте. «Яңа йорт яңа эчтәлек таләп итә, – диде ул. – Бу фестиваль соңгысы булмаячак дип ышанам».

Хуҗалар сыйфатында кунаклар каршында «Әкият» театры артистлары чыгыш ясады. Сәламләү сүзен театрның һәм фестивальнең директоры Роза Яппарова җиткерде. «Фестивальгә иң якын дусларыбызны чакырдык, – диде Роза Сәетнур кызы. – Барыгызда да диярлек чыгыш ясаганыбыз бар, хәзер инде сезне үзебездә каршы алабыз».

I «Шомбай-fest»ны ачу тантанасы Илһам Шакиров, Рөстәм Маликов, Резеда Галимова, «Бәхетле балачак» ансамбле, «Радуга» вокал студиясе чыгышлары белән бизәлде. Кунаклар милли көләйрне, җырларны бик яратып кабул итте.

Фестивальнең географиясе киң. Катнашучылар арасында – Татарстан, Башкортстан, Чуаш, Ингуш Республикалары, Самара, Оренбург, Белгород, Вологда, Рязань, Кострома, Киров өлкәләре, шулай ук Таҗикстан, Франция, Төркия, Беларусь курчак театрлары.

I «Шомбай-fest»ның жюри составы да саллы: Түбән Новгород яшь тамашачы театры баш режиссёры, РФ театр әһелләре берлегенең Курчак театрлары режиссёрларының Бөтенроссия лабораториясе җитәкчесе Виктор Шрайман, театр тәнкыйтьчеләре Елена Точилко (УНИМА үзәгенең җаваплы сәркатибе), Нияз Игъламов (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлеге җитәкчесе), сәнгать белгече Рауза Солтанова, композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова, ТР Мәдәният министрлыгының Профессиональ сәнгать һәм художество белеме җитәкчесе Зөлфирә Салихова. Жюри рәисе, РФ Театр әһелләре берлегенең Балалар театрлары кабинеты җитәкчесе Ольга Глазунова курчак театрлары фестивальләре күп булса да, «Шомбай-fest»ның үзенчәлекле булуын әйтте. «Монда килеп керүгә, тамашачыны кайгырту, аны әкияткә алып кереп китәргә тырышу сизелә, – Ольга Леонидовна. – Катнашучыларга бу гаҗәеп матур залга туры килү авыр булачак. Уңышлар телим сезгә. Кырыс, әмма гадел булачакбыз».

Зур жюридан тыш фестивальдә балалар жюрие да эшләячәк. Алар «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңүчене билгеләячәк.

Иваново өлкә курчак театрының сәнгать җитәкчесе, УНИМА – Курчак театрлары әһелләре халыкара берлегенең Россия үзәге директоры Елена Иванова катнашучылар исеменнән Татарстан җитәкчелегенә, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде. В.М. Леонтьева исемендәге Ульяновск өлкә курчак театры баш режиссёры Людмила Гаврилова «Әкият» музеена «Меньшуй» исемле курчак бүләк итте.

«Әкият» театры баш режиссёры Илдус Зиннуров бик дулкынлануларын белдерде. «Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты: башта бина төзелде, хәзер фестиваль үткәрәбез, – диде Илдус Нәсыйх улы. – Башта ун коллективны гына катнаштырырга теләгән идек. Әмма гаризалар күпкә күбрәк булып чыкты, шуңа күрә теләк белдергән коллективларны чакырдык».

Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестивале 23 – 28 сентябрьдә Казанда, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының Зур һәм Кече залларында уза. Фестивальне оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, РФ һәм ТР Театр әһелләре берлекләре, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк