Логотип
Архив Материалов

«Шомбай-fest» ахырына якынлаша

  Иртәгә, 27 сентябрьдә Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестивале тәмамланачак. Беренче фестивальнең соңгы көне программасында: Франциянең «Xzart» һәм Төркиянең «Tempo» курчак те...

 

Иртәгә, 27 сентябрьдә Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестивале тәмамланачак. Беренче фестивальнең соңгы көне программасында: Франциянең «Xzart» һәм Төркиянең «Tempo» курчак театрлары чыгышлары һәм ябу тантанасы.

Бүген, 26 сентябрьдә Чаллы курчак театры Нелли Осипова әсәре буенча «Полторы горсти» спектаклен уйнады. Бу – һаман да күчмә тормыш кичерүчү Чаллы театрының Кавказ халыклары әкиятләре буенча спектакльләр циклының берсе.

Чуаш дәүләт курчак театры фестивальгә иң кечкенә тамашачылар өчен «Я вас люблю, Ромашка» (С.Козлов) лирик әкиятен алып килгән иде.

I «Шомбай-fest»та катнашучы Россия театрларының соңгысы – Афанасьев исемендәге Киров дәүләт курчак театры тамашачылар игътибарына «Солнышко и снежные человечки» спектаклен тәкъдим итте.

Спектакльләр турында фикер алушылар шулай ук дәвам итә. Жюри әгъзалары уйналган спектакльләр буенча үз тәнкыйть-тәкъдимнәрен көн саен җиткереп тора. Иртәгә, фестивальне ябу тантанасында жюриның соңгы карары – номинацияләр буенча җиңүчеләр исемлеге игълан ителәчәк.

 

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк