Логотип
Архив Материалов

«Шомбай-fest»: беренче көн

Татар рухы хөкем сөргән ачылу тантанасыннан соң күпсанлы кунаклар, жюри әгъзалары һәм тамашачылар игътибарына ике спектакль тәкъдим ителде. Хуҗалар буларак, фестивальнең беренче спектаклен «Ә...

Татар рухы хөкем сөргән ачылу тантанасыннан соң күпсанлы кунаклар, жюри әгъзалары һәм тамашачылар игътибарына ике спектакль тәкъдим ителде.

Хуҗалар буларак, фестивальнең беренче спектаклен «Әкият» Татар дәүләт курчак театры уйнады. Бу Гадел Хәеров әсәре буенча «Три дочери» спектакле булды. Режиссёр – Людмила Дьяченко. Рәссам – Валентина Губская. Спектакльнең музыкаль бизәлеше Юрий Чаплинныкы. Хореограф – Гүзәл Маннапова. «Әкият» театрының спектакле, рус телендә уйналуына карамастан, татар әкияте буенча иҗат ителү сәбәпле, татар мохитен матур күрсәтте. Әкияти персонажлар, күренешләр белән баетылган, әмма тормыш-чынбарлыкны чагылдырган спектакль кечкенә тамашачыларга әнинең ни дәрәҗәдә кадерле, мөһим булуын, игътибарга лаеклылыгын тагын бер кат җиткерде.

«Шомбай-fest»ның беренче көнен Рязань дәүләт өлкә курчак театры төгәлләде. Михаил Супонин әсәре буенча режиссёр Валерий Шадский куелышында «Лиса и Медведь» спектакле фестивальнең иң уңышлы хезмәтләре арасында булырга мөмкин. Спектакльдә нибары өч актёр катнаша. Аларның да берсе – Йорт иясе – спектакль барышында бер генә сүз дә әйтми. Сюжет сызыгы гаять гади: яшь гаилә, ир белән хатын, яңа фатирга күченеп килә, әмма юк кына сәбәптән ачуланыша. Яшьләрне кире татулаштыру максатыннан йорт иясе аларга Төлке һәм Аю курчакларын тоттыра. Шулай, курчак уйнатып, яшьләр спектакль ахырына ачуланышканнарын оныта... Спектакльнең рәссамы – Захар Давыдов. Композитор – Альбина Шестакова.

Иртәгә, 24 сентябрьдә фестиваль программасында – дүрт спектакль. Башкорт дәүләт курчак театры Вильгельм Гауф әсәре буенча «Холодное сердце» (Юрий Коринец инсценировкасы) спектаклен уйнаячак. Төркия кунаклары – «Tempo» курчак театры «Карагёз: Ведьмы и Индийский факир» дип аталган спектакль тәкъдим итәчәк. Зурлар өчен курчак спектакленең нинди булганын тамашачылар Самара дәүләт курчак театрының «Ах, Самара» (Амела Вученович) спектаклен карап белә алачак. «Шомбай-fest» фестиваленең икенче көнен «Красивая как солнце» спектакле белән Ингуш дәүләт курчак театры төгәлләячәк.

Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестиваленең тулы программасы: http://sahne.ru/tt/2012-02-14-07-12-57/item/731-shombay-fest

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк