Логотип
Архив Материалов

«Шомбай-fest» тәмам

  Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестивале тәмам. Жюри әгъзалары, өстәмә дипломнар билгеләү мөмкинлегеннән файдаланып, алдан игълан ителгән төп номинацияләрдән тыш, өстәмә дипло...

 

Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестивале тәмам. Жюри әгъзалары, өстәмә дипломнар билгеләү мөмкинлегеннән файдаланып, алдан игълан ителгән төп номинацияләрдән тыш, өстәмә дипломнар да тапшырды.

Фестивальнең төп бүләге – «Иң яхшы спектакль» номинациясе җиңүчесе – «Холстомер» (Лев Толстой, Руслан Кудашёв инсценировкасы) спектакле өчен Брест курчак театры (Беларусь). Режиссёр – Руслан Кудашёв.

Брест театры исәбендә – тагын бер бүләк. «Иң яхшы актёр» номинациясе җиңүчесе – Владимир Тевосян («Холстомер» спектаклендә Холстомер роле өчен).

Кострома өлкә курчак театры «Медведь» (Антон Чехов) спектакле белән шулай ук I «Шомбай-fest»ның ике номинациясендә җиңү яулады. Владимир Бирюков фестивальнең иң яхшы режиссёры исеменә лаек булды. Виктор Никоненко – «Иң яхшы рәссам эше» номинациясе җиңүчесе.

«Икенче пландагы иң яхшы актёр» номинациясендә диплом белән «Снежная королева» (Евгений Шварц) спектаклендә Советник роле өчен Оренбург өлкә курчак театры актёры Андрей Гордеев бүләкләнде.

«Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясе җиңүчеләре икәү. Берсе – Рязань дәүләт өлкә курчак театрының «Лиса и Медведь» (Михаил Супонин) спектакленең композиторы Альбина Шестакова. Икенчесе – «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Три дочери» (Гадел Хәеров) спектакленең музыкаль бизәлеше авторы Юрий Чаплин.

«Иң яхшы пластик чишелеш» номинациясе өчен диплом шулай ук Казанда калды. Диплом иясе – «Три дочери» спектакле хореографы Гүзәл Мәннапова.

«Дебют» номинациясендә җиңүче – рәссам Анна Кривошеева, А.Н. Афанасьев исемендәге Киров курчак театрының «Солнышко и снежные человечки» (Александр Веселов) спектакле бизәлеше авторы.

Жюри әгъзаларының махсус номинацияләре ияләре:

«Хореографик осталык өчен» – Ингуш дәүләт яшь тамашачы театры актёрлары (Амела Вученович «Красивая как солнце» спектакле);

«Мәйдан театры традицияләрен саклау өчен» – Таҗикстан Республикасының Дүшәмбе дәүләт курчак театры (Шәмси Кыямов «Солнышко, Месяц и Петушок» спектакле);

«Актёрлар ансамбле һәм югары сүз культурасы өчен» – Башкорт дәүләт курчак театры (Вильгельм Гауф (Юрий Коринец инсценировкасы) «Холодное сердце» спектакле);

«Спектакльнең музыкаль бизәлеше өчен» – Сергей Балыков («История солдата» спектакле, Белгород дәүләт курчак театры);

«Театраль курчакка тугрылык өчен» – Рязань дәүләт курчак театры (Михаил Супонин «Лиса и Медведь» спектакле);

«Актёрлык осталыгы өчен» – Чаллы дәүләт курчак театры актрисасы Ева Минһаҗева (Нелли Осипова әсәре буенча «Полторы горсти» спектаклендә Сарык бәтие роле өчен) һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры актрисасы Наталия Егорова (Гадел Хәеров әсәре буенча «Три дочери» спектаклендә Алсу роле өчен);

«Иң яхшы курчаклар өчен» – «Птица по имени Карл» (Ганс-Христиан Андерсен әкияте буенча Владимир Синакевич) спектакле рәссамы Анастасия Кардаш («Теремок» Вологда өлкә курчак театры).

Фестивальне бик югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен диплом белән «Шомбай-fest» хуҗалары – «Әкият» Татар дәүләт курчак театры бүләкләнде.

Балалар жюрие фестивальнең их яхшы спектакле, дип «Теремок» Вологда өлкә курчак театрының «Птица по имени Карл» спектаклен атады.

Курчак театрларының I «Шомбай-fest» халыкара фестиваленең ябылу тантанасы Татарстанның халык артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге, «Алтын битлек» премиясе иясе, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова чыгышы һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

 

Фестивальнең ябылу тантанасыннан Рәмис Нәҗмиев фоторепортажы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк