Логотип
Архив Материалов

Сихер белән әгәр мине яшәртсәләр...

Инде менә киткәненә дә бер ел...Туфан абый елакларны, сөмсере коелганнарны яратмый, һай, яратмый иде. Елата шул, Туфан абый, уйлата да – елата.   Туфан абыйның бакыйлыкка күчүенә бер ел тулга...

Инде менә киткәненә дә бер ел...Туфан абый елакларны, сөмсере коелганнарны яратмый, һай, яратмый иде. Елата шул, Туфан абый, уйлата да – елата.

  Туфан абыйның бакыйлыкка күчүенә бер ел тулган көннәрдә кызы Әлфия апа: «Гомеренең соңгы көннәрендә сез аның икенче гаиләсе кебек идегез», – дип, безне – «Сәхнә» редакциясен Пушкин урамындагы фатирларына кунакка чакырды.  30 апрель.  Узган ел бу көнне Туфан абый әле исән иде. Быел инде без аның хакында хатирәләр белән уртаклашабыз. Хатирәләребез якты, күңелле. Туфан абый кайчак туры сүзле, гадел усал булса да, безнең өчен ул  шаян, якты, зирәк атабыз булды.

 «Салават күпере» журналына да, «Сәхнә» журналын ачканда да Туфан абыйның ярдәме чиксез булды», – дип искә алды очрашуга килгән язучы Зиннур Хөснияр.

 Драматург Данил Салихов гаиләсе белән Туфан абый соңгы елларда бигрәк тә нык дуслашты. Аларның Ашыт буенда салынган йортларына без – «Сәхнә»ләр бик еш кунакка бара идек. Туфан абый Ашытка кармак ташлап балык тота, Данил аның янында мәзәк сүз сөйләп тора, Туфан абый, мәзәкнең дәрәҗәсенә карап, я баш ташлап, я мыек астыннан гына көлеп утыра, фотограф Рәмис Нәҗмиев бу хәлләрнең һәр мизгелен фотога төшерә. Илмир Хәбибуллин һәрчак шашлык  ясау остасы булды. Эшләр шулай бүленгән. Без, кызлар, казан асып аш куерткач, егетләр, «Ашыт акулалары»н күтәреп, яр буеннан  кайталар. Туфан абыйның Кече Битаман басмасында төшкән ул фотолары бик зур истәлек хәзер. Ә инде күмер самавырында чәй кайнатуны Туфан абый беркемгә бирми. Кайчак хәтта казанда аш кайнатуны да үз кулына ала иде.

Очрашуга килгән «Җырлыйк әле» тапшыруының авторы һәм мөхәррире, музыкант Нәҗип Бәдретдиновка да Туфан абый аерым җылы мөнәсәбәттә булды. Үзе җырлап мавыкмаса да, гармунга кушылып җырлаган кешеләрне бик яратты ул. Нәҗип абый гаиләсенә бер елны Туфан абый белән «Бәкер» шифаханәсендә ял итәргә туры килгән. «Беркөнне Туфан абый безне үз бүлмәсенә кунакка чакырды. «Гармуныңны да алып кер», – диде. Ул көнне яшел тышлы җыр китабының барлык  битләрен җырлап бетерә яздык», – дип сөйләде Нәҗип абый. Редакциядә бәйрәмнәр булганда да Нәҗип абый һәрчак диярлек безнең белән иде.

Рәмис Нәҗмиевнең истәлеген тыңлап та елмайдык. «Кунакка кайта торган авылымда Туфан абый мине бик популяр ясады. Авылда минем Туфан абый белән бергә эшләвемне белеп алганнар. Кайткан саен кем дә булса яныма килә дә сораштыра башлый: «Ну, ничек анда Туфан? Язамы? Исән-сау гына йөриме?»

Кызларда  да матур  хатирәләр күп. Һәрберебездә Туфан абый кулыннан алган кадерле бүләкләр дә бар. Аның компьютер өйрәнеп мәш килүен дә, фотога төшәргә яратуын да, зирәк сүзен дә, киңәшләрен дә кадерләп күңелләребездә саклыйбыз.

Кызы Әлфия апа мондый очрашуларда Туфан абыйның кызыл тышлы дәфтәрен кулына ала. Анда йөгерек, тигез, матур хәрефләрдән тезелгән байлык – Туфан абыйның төрле елларда язган әсәрләре. Арада таныш язмалар да, әлегә дөнья күрмәгәннәре дә бар. Әлфия апа ул юлларны шулкадәр яратып укый, мондый  минутларда күз алдына Туфан абыйның тыенкы горур йөзе килә дә баса.

Очрашу нәкъ Туфан абый яратканча, чәй табыны янында гармунга кушылып җырлап узды. Нәҗибә апа «Акчарлаклар» спектаклендә җырлаган җыр безнең сагынуга аваздаш иде, аны бергәләшеп җырладык. Аннан Нәҗибә апа «Гөлҗамал»ны сузды. «Гөлҗамал»ны – «Галиябану», «Галиябану»ны – «Гел кара күзләремә», «Күл буена килсәң иде», «Сибелә чәчәк» алыштырды... Күңел белән дә, җырлар белән дә шулай Туфан абыйлы елларыбызга кайтып килдек.

Баш сүз итеп алынган сүзләр Туфан абыйның бер робагыеннан.

Сихер белән әгәр мине яшәртсәләр –

Әле тагын бер алтмыш ел яшәтсәләр...

Риза булмам. Яшьлегемдә сөйгән ярлар

Ташлады дип үпкәләрләр, ишетсәләр.

 Йөрәкләрне өзеп китсәң дә, безгә – «Сәхнә»дәге балаларыңа – көчле рух, сүз ныклыгы сеңдереп  калдырдың. Хатирәләребездә бернинди сихерсез  яшәреп, күнелләребездә мәңге сакланырсың, Туфан абый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк