Логотип
Архив Материалов

Соңарган алкышлар

Салават башкорт театры сәхнәсендә беренче карашка шактый фәкыйрь тоелган декорация – үзара тоташкан өстәлләр, эскәмияләр. Караңгы фон, ак күлмәктән бер кеше. Аны нидер борчый сыман: ул гармунда у...

Салават башкорт театры сәхнәсендә беренче карашка шактый фәкыйрь тоелган декорация – үзара тоташкан өстәлләр, эскәмияләр. Караңгы фон, ак күлмәктән бер кеше. Аны нидер борчый сыман: ул гармунда уйнап карый, җырлап карый, ләкин юк, берни дә килеп чыкмый. Аның тирән кайгысы турында без бары тик спектакль ахырында гына беләчәкбез, ә хәзергә ул тыңгысызлана, нәрсә эшләргә белми аптырый.

Кайгыны эчеңдә тотарга ярамый, ди халык – героебыз хикәясен башлап җибәрә.

***

«Пьеса ничек языла дип сорама: нәрсә турында һәм ничек язарга белсәң, пьеса язу җиңел».

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

Туфан Миңнуллин... Салаватка өченче май көнне киләм, дүртесе «Нәзер» пьесасы буенча куелган «Әллә ялгыш, әллә язмыш» спектакленең премьеасында булам, дип шалтыраткан иде ул.

***

Безгә килергә бер көн кала ул арабыздан китте. Бик вакытсыз, көтелмәгәндә, 77нче яшендә китеп барды. аның үлеме турындагы хәбәр тетрәндерде. Ул көннәрдә Туфан Миңнуллин хакында күп сөйләделәр, искә алдылар. аның «Теге дөньяга үзем белән бары тик тамашачыларның алкышларын алып китәр идем», дигән сүзләрен кат-кат кабатладылар. Салават театры тамашачысының көчле алкышлары да, аңа багышланып, ахирәткә юл алдылар. Туфан Миңнуллин теге дөньяда да салаватлыларның аны һәрчак яратуларын белеп торсын. Без әле күп тапкырлар бөек драматург һәм искиткеч кеше – Туфан Миңнуллинның сәрләренә сокланырбыз.

***

«Синең бәхетең – минем бәхетем, синең хәсрәтең – минем хәсрәтем. Мәхәббәт шул инде ул!»

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

Сәхнәдә сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар тормышы. Ләкин халыкның көнкүреше, материаль тормышының тәртибе бөтенләй күрсәтелми, бары тик сабырлык һәм үтә дә төгәлллек белән геройларның әхлакый тормышы гәүдәләндерелгән.

Сәхнәдә бары дүрт герой. Бары дүртәү – беренче карашка бик аз тоелса да, алар безгә бик күпне җиткерә.

***

Исемнәренә хәтле аваздаш булган ике дус – Хисмәтулла белән Хикмәтулла һәм ике кыз – Маһирә белән Заһирә. Туфан аганың пьесасында нинди ремаркалар булгандыр – белмим, ләкин режиссер олег Ханов кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачып салырлык менә дигән алым уйлап тапкан. авылларда яшәүче олырак буын кешеләре клубларда оештырылган кичке уеннарны хәтерлидер. Яшьләр, кулга кул тотышып, гармун көенә «чума үрдәк, чума каз» уйнап, әйлән-бәйләннәр оештыралар иде.

Спектакль геройлары шулай ук кулга кул тотышып әйләнә, тик алар сөйләшми, чөнки сүзләрдә дөреслек юк, ә кул җылысы – ялган түгел, музыка алдамый. Борынгы дулкынландыргыч көй бөтен тирәлекне тутыра (музыкаль бизәлеш Якуп Шәриповныкы), бәхет иллюзиясе туа. Геройлар хәрәкәтләнәләр, бер-берсенең хисләрен дәшми генә аңлыйлар, күзләре белән бер-берсенә җавап кайтаралар. Алар бәхетле: күзләре янып тора, йөрәкләре ашкынып тибә. Бу эпизод сүзсез генә, бары музыкаль алымнар белән куелган (балетмейстер А.Нәбиева). Сүзләр белән әйтелмәсә дә, без ниндидер аңлашылмаучанлык барлыгын сизәбез – церемониядән соң парлар дөрес бүленмәде сыман. Без бу ялгышны сизәбез, ә геройлар – юк. Читтән карап торганда барысы да дөрес шикелле: кыю гармунчы егет Хисмәтулла белән чәчрәп торган Маһирә һәм тыйнак кына Хикмәтулла белән Заһирә кавыша. Шулай итеп дуслар ташып торган тормышка аяк атлыйлар. Туйны бер үк көнне, бер табын янында үткәрәләр. Бәлки шулай бәхетле генә яшәп тә ятарлар иде, ләкин... сугыш башлана.

***

«Колагыңа киртләп куй: бер алманы бишкә бүлеп бирсәң, рәхмәт әйтәчәкләр, мең алманы икегә бүлеп бирсәң, ызгыш чыгачак».

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

Татар язучылары делегациясе Җиргән авылына Дәрдмәндкә багышланган мемориаль такта алып кайтты. Ничек инде Салават аша кайтканда театрга керми китәргә мөмкин, дип Туфан абый бик борчылган иде. Чаралардан соң делегация Баймак районының Юлык авылына да кайтырга тиеш әле.

Шалтыратып карарга тәкъдим итәбез. Наилә Габделхәевна, үгетләп, Туфан Миңнуллинны театрга чакыра, Юлыкка баручы делегацияне куып тотар өчен, үзенең машинасын алырга тәкъдим итә. Туфан ага моңа бик шатлана, дустым Наилә теләсә нинди мәсьәләне чишә ала, дип, горурланып, коллегаларына да сөйли.

Делегацияне озаткач, Салаватка юл тоттык. Юлда Дәрдмәнд иҗаты турында сөйләшәбез. Шул чак Казаннан «Таттрансгаз» оешмасының генераль директоры Рәфкать Гәбделхәевич шалтыратып, Габдулла Тукай әсәрләренең бәйрәм томы басылып чыкканын әйтте. Туфан аганың әлегә кулына да тотып карамаган бу томнар өчен ничек куанып, Салават егете Рәфкать Кантюковны ничек мактап сөйләгәнен, ничек шатланганын күрсәгез икән!

Туфан ага театрга дуслары белән күрешергә дип кенә кергән иде, ләкин Олег Закирович драматургның «Риваять» пьесасын сәхнәләштерергә җыенуын хәбәр итте. «Мин бу пьесаны шундый яратып, ләззәтләнеп язган идем, бу яңалык белән Сез мине күккә чөйдегез! Алла боерса, бу спектаклегез белән Казанга кунакка чакырырмын әле», – дип сөенде Туфан ага. Һәм сүзендә торды: Cалават артистлары Казан тамашачысына әлеге спектакльне күрсәтте.

***

«Язарга утырганда сине ике куркыныч нәрсә сагалап тора: берсе – үз көчеңә ышанмау,  икенчесе – кирәгеннән артык ышану».

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

Үзенең күп кенә әсәрләрендә Туфан Миңнуллин безгә көтелмәгән сюжетлар, күпертелгән конфликтлар тәкъдим итә. Бу ситуацияләр шулкадәр үзенчәлекле ки, алар без күзаллаган чикләрдән чыгып китә. Автор парадоксаль күренешләрне эстетларча яклый. Ул еш кына тормышны парадоксаль яктан сурәтли. «Шулай булды шул» спектаклен искә төшерик. Анда йорт хуҗасы кунагын көчләп кызына фиктив рәвештә өйләнергә ризалаштыра.

«Нәзер» әсәрендә (Салават театры куйган вариантта «Әллә ялгыш, әллә язмыш» дип атала) автор фронт вакыйгаларына бәйле булган парадоксаль төенләнеш кертә. Хисмәтулла белән Хикмәтулла бергә хезмәт итәләр, чолганышка да бергә эләгәләр. Режиссер белән рәссам сугыш күренешен сәхнәдә бик гади генә ясыйлар – егып салган эскәмия окоп вазыйфасын үти. Чолганышта калу – уен эш түгел, әле генә өйләнеп өлгергән яшьләрнең исә яшисе килә.

Берсе сугыштан кайтмаса, икенчесе дустының гаиләсен ташламаска сүз бирүе аңлашыла. Ләкин Хикмәтулла, кызып китеп, әбисенең сүзләрен искә төшерә. Әгәр куркыныч астында калган кешеләр нәзер әйтсәләр, алар бу хәлдән уңышлы гына котылачаклар, имеш. Ләкин соңыннан, һичшиксез, нәзерне үтәргә туры киләчәк. Хикмәтулла, нәзер әйтсәләр, сугыштан исән-имин кайтачакларына ышана. Шулай итеп яңа гына туй үткәргән геройлар нәзер әйтәләр: исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсалар, бер атнага... хатыннары белән алышыначаклар.

***

«Сарык аңгыра булмаса, кәҗә акылының бәясе төшәр иде».

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

«Риваять» спектакленең премьерасы Туфан Миңнуллинга 75 яшь тулу көненә туры килде. Дустыбызга сюрприз ясыйсыбыз килде: Салават театры сәхнәсенә тәкә күтәреп алып чыктылар. Юбиляр бүләкне ошатты. Бүләккә тере тәкә алуы беренче тапкыр булуын әйтеп, Корбан гаете якынлашу сәбәпле, тәкәне мәчеткә тапшырырга кушты. Бу – Туфан ага кылган саваплы эшләрнең меңнән бере генә.

***

«Артист һөнәре профессия түгел – диагноз».

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

Беренче планга Нәүфилә Якупова башкаруындагы Маһирә чыга. Ире Хисмәтулла фронттан исән-сау кайтса да, Маһирәнең хәле җиңел түгел. «Беренче биюләр»нең хаталары үзләрен белдертә башлый: Заһирәнең Хисмәтуллага битараф түгеллеге сизелә. Актерларның хәрәкәт, караш белән генә уйнавы кайчак сүзгә күчә: «Мине генә ярат!» – дип ялвара Маһирә иренә. Хикмәтулланың әсирлектән кайтуы ситуацияне тагын да катлауландыра: нәзерне башкарырга кирәк. Хисмәтулла авырып китә, моны нәзернең үтәлмәвенә ымлыйлар. Милли уен элементлары тагын барлыкка килә. Хәрәкәтләр шул ук кебек, ләкин мохите!.. Режиссер һәм актерларның осталыгы безгә әкрен, җанны бимазалаучы үгетлек белән көттереп-көттереп кенә бирелгән сихерле ритмнарны тоемлау мөмкинлеген бирә. Сәхнәдә кешенең аңына тәэсир итәрлек тамаша башкарыла. Бу актерларның сәхнә буенча хәрәкәтләнүе генә түгел, ә тормыштагы үзгәрешләр дә. Геройлар аптырашта, алар ни эшләргә белми. Ләкин аларның көчле, тәвәккәл Маһирәләре бар. Бәлки, бу хәлнең очы-кырыена ул чыга алыр. Актриса Нәүфилә Якупованың йөзен, карашын сурәтләп күрсәтерлек сүзләр таба алмыйм, театрга килеп үзегез күрегез.

Маһирә чыннан да ситуациядән чыгу юлын таба: ирен коткарыр өчен ул нәзерне башкарырга риза була. Сугышка хәтле булган «биюләр»нең хатасын аңлый ул.

Киләсе өлештә без Фатыйх Көлсәрин белән Назгөл Исәнбаеваның актерлык осталыгына сокланабыз. Элеккеге мәхәббәт очкыны ялкын булып дөрләп янып китә. Пластика, сүзсез генә хәрәкәтләр сәхнәдә кульминацион рәсемгә әйләнә: кара фонда актан киенгән Хисмәтулла ак күлмәкле Заһирәне биленнән күтәреп алып күккә чөя.

Заһирәнең авырга узганын беренче булып Маһирә сизеп ала. Маһирәнең акылы, горурлыгы аңа бәхәс-ызгышлар дәрәҗәсенә төшмәскә булыша. Бу хәлне дә бик оста чишә ул, ләкин анысын, спектакль башындагы ак күлмәкле кешенең борчулары турында язмаган кебек, мин язып тормыйм.

***

«Пьесаны язып бетергәч кенә ничек язарга кирәклеген төшенәсең».

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

Салаватта үткәрелгән юбилей чаралары вакытында Туфан Миңнуллин татар һәм башкорт телләре укытучылары белән күрешергә тиеш иде. Сораулар күп булды – әдәбият, сәясәт, гомумән тормыш турында. Башкорт театрларының аның пьесаларын еш куйганын искә алып, татар һәм башкорт театрларының аермасы хакында сорау бирелде. Татар театрларында тормыш реализмын гәүдәләндерү шактый нык позициядә тора, башкорт театрлары исә очыныбрак, романтизм пафосын кулланып уйныйлар, дип җавап бирде Туфан ага. Үзенең язу стилен башкорт театрларына якынрак, дип белдерде ул. Боларны сөйләгәндә Туфан ага ике төрле итеп егет белән кызның мәхәббәт аңлашуын уйнап күрсәтте. Ничек оста башкаруын күреп, очрашуга килгән кунаклар Туфан аганың актерлыкка укыганын искә төшерделәр...

***

«Ходайның кешегә биргән иң зур бүләге – уйлау ирке».

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

Спектакльдә вакыйгалар урыны үзгәреп тора, ә декорация гел бер үк – озын өстәл. Рәссам Альберт Нестеров белән режиссер Олег Ханов күзгә ташланып тормаслык декорация уйлап таба. Актерлар әле өстәл янында, әле өстәл астында, әле өстәл өстендә, ләкин без моңа игътибар да итмибез, без алар белән бергә борчылып яшибез. Атказанган артисткалар һәм Фатыйх Көлсәриннең осталыгы турында ассызыклап киткән идем инде – искиткеч ансамбль. Яшь актер Риф Мусин да Хикмәтулла образы – карьерасының башлангычы гына икәненә инандырды.

***

«Кайда гаделлек – миннән сорамыйча тудырдылар, үлгәндә дә миннән сорап тормаслар, ә яшәү өчен мин җаваплы».

«Өч категорияле яшәү бар: тәмен белеп яшәү, яшисе килми  яшәү, нигә яшәгәнеңне белми яшәү».

Туфан Миңнуллин, «Тормышым-булмышым»

***

Коллегаларын, дусларын, Щепкин училищесында бергә укыган курсташларын яратып, хөрмәт итеп яшәде ул. Шулай бервакыт Туфан ага танылган татар актрисасы, курсташы Гөлсем Исәнгулова туган Карагай авылына кайтып килергә теләде. Гөлсемгә күрсәтеп мактанып алыр өчен авыл фонында фотога төште. Фотолар әзер булганда Туфан ага Салаваттан киткән иде, ул фотоларны аны күмгән көнне якыннарына тапшырдылар.

Туфан Миңнуллинның иҗаты татар, башкорт һәм башка халыкларга озак гасырлар буена җитәр. Искиткеч җанлы Туфан Миңнуллинга һәрчак алкышлар юлдаш булыр.

 

«Сәхнә», 2012, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк