Логотип
Архив Материалов

«Сәхнәдә ут сүнгәч...»

Ул репрессия шаукымына элəккəн, исемнəре сəнгать белəн бəйле шəхеслəр – драматурглар, режиссёрлар, актёрлар, театр директорлары, сəнгать идарəлəре җитəкчелəре турында. Китапка кергəн репрессия һə...

Ул репрессия шаукымына элəккəн, исемнəре сəнгать белəн бəйле шəхеслəр – драматурглар, режиссёрлар, актёрлар, театр директорлары, сəнгать идарəлəре җитəкчелəре турында. Китапка кергəн репрессия һəм Сталин заманасы корбаннары Кəрим Тинчурин, Вəлиулла Мортазин-Иманский, Мохтар Мутин, Шамил Усманов, Фəтхи Бурнаш, Фатыйх Сəйфи-Казанлы, Галимҗан Ибраһимов турында моңарчы да күп язылган. Авторлар күп кенə яңа исемнəр ача. Кулга алынганнарның җинаять эшлəрен тикшерү барышы НКВД документлары, Татар обкомының ВКП(б) архивы материалларына нигезлəнеп бирелгəн.

Китапның тулаем документаль аһəңе ул коточкыч елларның мəхшəрен тагы да тулырак ача, шəхеслəрне мəсхəрəлəүлəр, кимсетүлəр, җəзалаулар үзəк өзгеч күренеш булып күз алдыннан уза. Китапны туплап чыгарган авторлар архив документларын актарганда, уйлап чыгарылган, «бармактан суырылган» гаделсез гаеплəүлəр хакында укыганда, бу коточкыч «тегермəнгə» элəккəн кешелəр кебек үк халəттə булгандыр дисəк тə ялгышмабыз. Авторлар əйтүенчə, документлар белəн танышканда иң аянычлысы – күп кенə əлəклəрнең гаеплəнүчелəрнең коллегалары, моңа кадəр иңгə-иң куеп иҗат иткəн иптəшлəре тарафыннан язылуы. Аларны гаеплəргəме? Гаеплəргə, əлбəттə. Лəкин əлəк язучыларның да сайлау мөмкинлеге күп булмаган – йə син əлəк язылган, коллегаңа ялган гаеплəр ташланган кəгазьгə кул куясың, юк икəн – төрмə диварлары синең үзеңне көтеп тора. Бу хəлдə күплəр белəн курку һəм үз башыңны саклау инстинкты идарə иткəн, күрəсең.

Гаеплəүлəр күп очракта шулкадəр мəгънəсез һəм башка сыймаслык булган, əгəр алар артында кеше фаҗигасе ятмаса, кайберлəрен көлке дип тə атап булыр иде. Мохтар Мутинны М.Горькийның «Дошманнар» пьесасы буенча куелган спектакльдə фабрикант Бардин ролен башкарганда героен җитəрлек дəрəҗəдə фаш итмəве өчен, В.Ивановның «Бронепоезд 14-69» спектаклендə партизан отряды комиссары Вершинин образын, партия кушканча, тимер холыклы герой итеп тудырмавы өчен гаеплилəр. Кəрим Тинчуринга ташланган гаеп бигрəк тə башка сыймаслык – ул, имеш, япон шпионы (!) булган.

«Шəхеслəрнең җəзалардан газапланган фотосурəтлəрен күрү тетрəндерде. Архивта сорау алуларга кадəр һəм сорау алулардан соң төшерелгəн фотолар бар. Соңгыларында аларны танырлык та түгел», – ди Ильтани ханым Илялова.

Сəнгатькəрлəргə карата ачылган җинаять эшлəре арасында моңарчы исемнəре бик аз билгеле булган кешелəр күп. Татарстан Республикасы Совнаркомының Сəнгать эшлəре идарəсе җитəкчесе Г.Əлмөхəммəтов, ВКП(б) мəдəният бүлеге мөдирлəре һəм инструкторлары И.Рəхмəтуллин, Г.Касыймов, Х.Ходаяров, А.Биктаһиров, Н.Кəримов, Академия театры директорлары Д.Ханзафаров, М.Йосыпов, З.Мөхсинов, У.Дəминов һ.б. Алар арасында Татар академия театрының музей мөдире Гыйлаҗ Галлəмовка кадəр бар. Театрның тарихын саклаудан битəр бернигə катнашы булмаган Гыйлаҗны 1938 елның гыйнварында кулга алалар һəм 14 ноябрьдə, Кəрим Тинчурин белəн бер үк төнне атып үтерəлəр.

Китапта йөзлəгəн сəнгать əһеленең фаҗигалы язмышы тупланган. НКВД зинданнарының салкын диварларына карап, җазалаудан тилмергəн җаннары ничек өзгəлəнгəнен, халыкка яктылык чəчкəн йөрəклəре ничек кара көйгəнен үзлəре генə белгəндер алар. Аяныч, каберлəренең кайдалыгы да билгесез. Аларның рухы алдында баш иеп, гаепсез кыелган җаннарына догада тору – исəннəрнең изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк