Логотип
Архив Материалов

Талантсызлык үче

  Редактор иптəш, 19нчы номер «Яңалиф» журналында «Агиевщина яши əле» дигəн мəкалəдə миңа хаксыз яла ягу бар. Вилдановның шул мəкалəсенə минем түбəндəге мəҗбүри җавабыма урын бирүегезне үтенəм. Мə...

 

Редактор иптəш, 19нчы номер «Яңалиф» журналында «Агиевщина яши əле» дигəн мəкалəдə миңа хаксыз яла ягу бар. Вилдановның шул мəкалəсенə минем түбəндəге мəҗбүри җавабыма урын бирүегезне үтенəм.

Мəскəү Дəүлəт Татар Эшчелəре Театрының

баш режиссёры: Г.Айдарский

 

 

Мин Мəскəү театры оештырылган көннəн бирле (1923-1924) аның сəнгать җитəкчесе булып килəм. Вилданов күрсəтеп үткəн иптəшлəр вакытында Мəскəүдə фəкать драм түгəрəклəре генə эшлилəр иде. Мəскəү татар труппасының профессиональ труппа булып эшли башлавы 1924 ел Донбасс гастроленнəн башланды. Ул сезонга кадəр Мəскəүдə рəсми профессиональ труппа булмады. Бəлки драмтүгəрəклəре очраганда бер кичə ясап килделəр. 1925-26 елларда Мəскəү труппасы Мəскəү төбəклəрендə фабрик-заводларга чыгып эшлəде. Моңар партия комитетының Нацмин бүлеге шаһит. Биш еллык юбилей мəсьəлəсе бу ел яз көне Наркомпроста булып үткəн киңəшмəдə күтəрелгəн иде (9 май Главискусствоның театр бүлеге янында) һəм юбилей протоколы Оболенский тарафыннан тəсдыйк кылынган. Бу мəсьəлə каралганда мин Кырымда, дəвалануда идем.

«Организатор» пьесасы турында, Вилданов сүзенə караганча, Урал-Донбасс эшчелəренең сүзлəренə карау артыграк. Алар: «Татар пролетариат сəхнəсенең беренче карлыгачы, «Организатор» – бердəнбер пролетариат əсəре, бердəнбер культурный революция өчен көрəш күрсəткəн əсəр», – дилəр.

«Аршин мал алан» пьесасы – бу көндə шəрекъ җөмһүриятлəрендə сəхнəдəн төшмəгəн əсəр. Ə менə Вилданов оныткан булса, шуны əйтергə кирəк: «Сүнгəн йолдызлар», «Культур Шəнгəрəй», «Африка мəхəббəте» дигəн чүп-чарларны кемнəр куеп йөрделəр соң? Аларны, Вилданов əйткəнчə, театрны ташлап киткəн артистлардан Əсгать Мəчетов, Мəһдиевлəр куеп, Агиевның уң куллары булып йөрделəр түгелме соң? Бу вакытта мин Кырымда кан косып ята идем. 1927 ел яз көне үпкə туберкулёзы белəн аяктан егылып миңа Мəскəүдəн китергə туры килде. Ниһаять, 1928 ел көз көне, үпкə операциясеннəн соң бик авыру хəлдə генə Мəскəүгə кайтып, 2 октябрьдə театрда эшли башладым. 15-20 көннəн соң труппа мөдире Агиевны урыныннан алдылар. Минем Агиев белəн мөнəсəбəтем булмады.

Лəкин минем 1927 ел авырып егылуым белəн файдаланып Агиевларның кул астында эшлəп, Агиев директивасы белəн «Культур Шəнгəрəй», «Сүнгəн йолдызлар», «Гарəп мəхəббəте» куеп йөргəн Мəһдиев, Əсгать Мəчетовлар, 1929 ел сезоны башланганда яңадан режиссёр коллегиясенə сайлана алмагач, труппаны уңайсыз хəлгə калдыру уе белəн каядыр киткəн булсалар да – аларга берəүнең дə исе китмəде.

Вилданов əйткəнчə, мин үземне главреж иттереп сайлаганым юк. Мине Главискусство һəм Губрабис билгелəде (октябрь 1928 ел).

Мəскəү театрында мин аерым бер тайпылыш белəн эшлəмим, бəлки партия, профсоюзлар директивасы белəн эшлим. Бу Вилдановның режиссёрлар коллегиясенə керə алмау өчен шəхси үч итеп пычырак ялган белəн буярга тырышуы.

Минем Агиев йə Солтангалиев белəн бернинди дə мөнəсəбəтем юк.

Урал, Донбасс эшчелəре Мəскəү Татар Дəүлəт Театрын яраталар. Без аларның сүзлəрен һəм төзəтмəлəрен нык игътибарга алабыз. Урал Партия Комитетының карары болай ди: «Мəскəү Татар Эшчелəр Театры уен, репертуар, техника ягыннан күп үскəн. Ул урыннардагы драма түгəрəклəренең эшлəрен җанландырды, аларга булышлык күрсəтте», – ди.

Мине огульный рəвештə контрреволюционер дип əйтүче үзе бер контрреволюция колы булырга кирəк. Чөнки минем татар театрында тоткан урыным, эшлəгəн эшлəрем күз алдында, аны Мəскəү партия-профсоюз, Наркомпрос органнарыннан белергə була.

«Үзəк театр» исеме бетерелеп хəзерге көндə Мəскəү Дəүлəт Татар Эшчелəре Театры гына бар. Аның янында сəяси һəм сəнгать советы эшли. Редакциядəн: Шушы мəкалəдəн соң бу турыда журналда берəүгə дə урын бирелəчəк түгел.

 

 

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

Редакциядəн: чор һəм автор стилистикасы сакланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк