Татар театрлары гастрольләрдә
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары март аен Татарстан һәм Башкортстан районнары буенча гастрольдә үткәрәчәк. Тамашачы игътибарына Әбү Бәкернең «Буйдаклар» һә...
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары март аен Татарстан һәм Башкортстан районнары буенча гастрольдә үткәрәчәк. Тамашачы игътибарына Әбү Бәкернең «Буйдаклар» һәм Әхәт Гаффарның «Бер картлыкта, бер яшьлектә» пьесалары тәкъдим ителә.
Туймазы Татар дәүләт драма театры 21 мартка кадәр Башкортстан районнары буенча гастрольдә булачак. Тамашачылар игътибарына Николай Коляданың «Тю-тю, мәхәббәт, яки Тавыкбаш» комедиясе һәм Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Әйдә, киттек театрга!» дигән юмористик тамаша тәкъдим ителә. Балалар исә Туймазы театры артистлары башкаруында Самуил Маршакның «Кошкин дом» әкият-пьесасын карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк