Логотип
Архив Материалов

Татар театрында «ню»

Эстрадада бар бит андый җырчыларыбыз. Артык матур да түгел җырлавы да уртача. Ә ир-ат шуларның сәхнәдә йөреп торуыннан тәм таба. Монда эш артистка туташ-ханымның киенеп яки чишенеп бетмәвендә ген...

Эстрадада бар бит андый җырчыларыбыз. Артык матур да түгел җырлавы да уртача. Ә ир-ат шуларның сәхнәдә йөреп торуыннан тәм таба. Монда эш артистка туташ-ханымның киенеп яки чишенеп бетмәвендә генә түгелдер. Нишләтәсең, Ходай кемгәдер ирләрне котырта торган «сөйкемле сөяк»не биргән, кемгәдер җитми калган. Татар эстрадасында күп андыйлар. Әмма бүген эстрада турында сүз алып бармабыз. Чөнки аларның җырларының тозсызлыгын, үзләренең әрсезлеген һәм, әлеге дә баягы, кием мәсьәләсен сүгеп торучылар болай да күп, бу тема өчен журналист каләме соралмый. Безнең театр дигән югары сәнгать төре әлеге «сөйкемле сөяк»ләргә ни дәрәҗәдә басым ясый соң? Аларга да тамашачы җыярга кирәк ләбаса. Хәтерлисезме, шактый тыйнак совет киносы чоры үткәч, «кыргый капитализм»га кереп барганда кинематография безне нинди генә эпизодлар белән сыйламады?! Хәзер инде кинодагы андый юк-барга исебез дә китми башлады. Ә менә опера яки драма театры… монысы кызыграк. Үткән ел булса кирәк, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры үзенең Р.Нуриев исемендәге халыкара фестиваленә Анастасия Волочкованы чакырган иде. Журналистлар аның нигә килүен сорагач, оештыручыларның берсе канәгать елмаеп: «Аның «туда-сюда» йөрүе дә күңелле бит», – дигәнрәк фикер әйтте. Дөрес, театрның балет буенча сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев: «Фестиваль өчен Волочкова күрсәткеч түгел, ул бары тик кунакларның берсе», – дип аклангандай итте. Әмма, ни генә булмасын, былтыр классик балет фестивале Казан тамашачысына Волочкова йөзендә «ню» («nu» дигән француз сүзе «ялангач» мәгънәсен бирә) кисәге бүләк итте. Хәер, Волочкованың чыгышы «ачыктан-ачык» булмады үзе, әмма аның сәхнәдә бөтерелүен күргән тамашачы күз алдына башка Волочкованы (әйтик, интернетта күргәнне) китерсә – бер дә гаҗәп түгел.

Камал театры исә «ню»ны читтән китермәде. «Курчак туе» спектаклендә (М.Гыйләҗев белән Р.Хәмиднең Г.Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язылган пьесасы буенча куелган) героиняны – Камәрне, дөресрәге, Камар Казанскаяны көзгеле декорация каршысына бастырып, тамашачыга арты белән куеп, «аз гына» чишендереп күрсәтте. Әлбәттә, актрисаның кара болыт кебек куе чәчләре бөтенесен ләззәтләнеп күзәтергә ирек бирмәде. Шулай да «ню» тамашачыга гына түгел, театрның үзенә дә бик ошап китте булса кирәк. Спектакльгә телеанонс буларак нәкъ шушы пикантлы күренеш алынган иде.

Белүемчә, Фәрит Бикчәнтәев заманында Ромео белән Джульеттаны куйганда да героиняны азрак чишендерергә хыялланган, ди. Әмма җае туры килмәгәнме, вакытымы – сәбәпләре булгандыр, кыскасы, андый сәхнәләр моңарчы булмады.

«Курчак туе»ндагы ул күренеш – спектакль өчен якты бер «тап», – диде Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Мөгаен, бүгенге театрга мондый «таплар» кирәктер. Чөнки ир-ат, шаяртып булса да, телерекламадагы «куе чәчләр арасын» еш искә алды. Искә алган икән – димәк, билет та алган булырга мөмкин. Әлеге спектакль – театр репетуарындагы аншлаглы тамашаларның берсе.

Быел К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Туфан Миңнуллинның «Төш» әсәрен чыгарды. Миңа калса, бу әсәргә әле тиешенчә игътибар җитмәде. Монысы – театрда менеджментның тиешенчә куелмау бәласе, дип уйлыйм. Югыйсә, гафу итегез, ирләр күлмәге кигән Гөлназ Нәүмәтовага да ир-ат тамашачыбызның реакциясе начар булмас иде. Чөнки Гөлназда нәкъ менә теге «сөйкемле сөяк» бар. «Танышулар-кавышулар» спектаклендә дә шундыйрак киемнән йөргән идем, – дип көлә Гөлназ.

– Анда официантканы да уйнадым. Бик кыска иде күлмәгем. Дөресен әйткәндә, кияүгә чыгарга җыенган вакытларым иде, булачак ирем алдында да уңайсызландым. Ул чакта авыррак кабул иткән идем, ә бу юлы җиңелрәк булды. Чөнки Елена киеп йөргән ул ирләр күлмәге минем өчен махсус тегелде, төймәләре дә чишелеп китмәслек итеп беркетелгән иде. Дөрес, баштарак репетицияләрдә чын ирләр күлмәге белән уйнарга уры килде. Болай басып торганда ярыйсы кебек, әмма мине сәхнәдә партнерым күтәрә – андый вакыт эчке киемнәр күренгәндә уңайсыз. Режиссер да, халык өнәп бетермәс, дип уйлады булса кирәк, тамашачы андый күренешләрне: «Аһ, оятсыз!» дип кабул итә бит. Күлмәгем хакында аерым фикер ишетмәдем. Чөнки әсәр ул хакта түгел бит, уйланыр урыны күп. Шуңа да аерым игътибар ителмәгәндер…»

Әлегә менә шундыйрак тыйнак кына, кыюсыз гына адымнар. Сиксәненче-туксанынчы еллардагы кинематография искә төшә. Совет киносында бары тик ачык җилкә һәм ымсындыргыч карашлар гына булса, соңрак…

1981 ел. «Москва слезам не верит». Вера Алентова. Режиссеры – ире. Сиксәненче еллар башы өчен кыю адым. 1991 ел. «Ночные забавы» фильмы. Валентин Гафт һәм Ирина Алферова. «Маленькая Вера» (Наталья Негода, Андрей Соколов), «Интердевочка»ның (Вера Яковлева) популяр чагын хәтерлим. Аннары… аннары чуты-чамасы юк инде андый фильмнарның.

Татар театрын шул юл көтәдер, дип уйлыйсым килми. Чишенеп яки киенеп бетмәүчеләр эстрадада аз түгел. Ә татар театрында артыгы кыланылмастыр инде аның. «Якты тап» кына булсын. Кара тап түгел.

 

«Сәхнә», 2012, №8 (август)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк