Логотип
Архив Материалов

Театр - йөзек кашы

1944 нче ел. Бөек Ватан сугышы еллары. Әлмәт шәһәренең киләчәктә кара алтын үзәге булачагы күздә тотылып, Әлмәт район башкарма комитеты 1944 нче елның 3 нче февралендә анда театр булдыру турында...

1944 нче ел. Бөек Ватан сугышы еллары. Әлмәт шәһәренең киләчәктә кара алтын үзәге булачагы күздә тотылып, Әлмәт район башкарма комитеты 1944 нче елның 3 нче февралендә анда театр булдыру турында карар чыгара. Театрның беренче сәнгать җитәкчеләреннән булган Камал Халәпов ул елларны менә ничек искә ала: «Ул чактагы Әлмәт зур түгел. Башка авыллардан һөнәрчеләре, ашлык, мал-туар, агач осталары ясаган әйберләре белән сату итүче ярминкәләре белән генә аерыла иде. Иң озын урамы – Совет урамы, калганнары кыска, өтекләр. Авыл үзәгендә элекке базар, янында кибет, лавкалар тезелгән... Кай урамнарны язгы ташу бөтенләй басып китә, пычрак юллар көчкә ерып йөрмәле газапка әверелә».

Әлмәттә профессиональ театр ачу идеясен гомумиләштерүче Әсфан Галиев була. Әлмәт район башлыклары замананың ифрат авыр һәм театрдан башка да мәшәкатьләрнең хәттин ашкан булуына карамастан, Галлиев тәкъдимен хуплаганнар икән, бу инде үзенә күрә бер батырлык. Бер уч энтузиастлар берәр пәрдәлек пьесалар, скетчлар әзерлиләр, концертлар оештыралар. Алар үзләре булган һәр җирдә талантлы һәвәскәрләр эзлиләр. Табигый ки, театр мәдәният йорты базасында барлыкка килә. Артистлар сәхнәләштергән иң беренче пьеса – фронтовик язучы Риза Ишморатның «Кайту» драмасы була (1944). Артистлар анны Әлмәттә уйнаганнан соң җәяүләп авылдан-авылга чыгып китәләр.

1949 нчы елда Әлмәт театры игъланнарында яңа исемнәр күренә башлый. Кемдер Казаннан, кемдер Башкортостаннан ук монда юл тота, ябылган Мамадыш, Буа театрларыннан Барый Гатауллин, Камилә Игъламова,

Әгъзам Галиуллин, Әминә Садыйкова, Ибраһим Гомәров, Рәйсә Гобәйдуллина, Зәкия Туешева, Әхмәдулла Галиәкбәровлар килә. Бу инде Әлмәт театрында борылыш башлану дигән сүз. Чөнки бу килүчеләр узгынчылар түгел, бәлки гомерләрен театрга багышлаган шәхесләр. Акрынлап театр репертуарында Р.Ишморат, Ш.Камал, Ф.Бурнаш, Г.Камал кебек танылган драматургларның әсәрләре белән рәттән С.Кальметов, Х.Вахит, Ш.Шаһгали, М.Хөсәенов, Г.Ахунов, Ш.Бикчурин, Г.Минский, Г.Хөснуллин пьесалары да күренә башлый. Гомумән, илленче еллар Әлмәт драма театры тарихында иң катлаулы, иң авыр еллар буларак кереп калды. Ярый әле, 1952 нче елда театрга беренче машина кайта. Әрҗәсенә 77-01 саны сугылган әлеге йөк машинасы дөньядагы иң шәп фәйтуннардан да яхшырак булып тоела аларга.

Режиссура мәсьәләсе, дөресен генә әйткәндә, Әлмәт театры оешуның башлангыч елларыннан ук төп проблемаларның берсенә әверелә. Ниһаять, 1952 нче елдан алып биредә режиссер һәм педагог, ул вакытта әле Татар театр училищесы директоры Сәет Булатов килеп, даими рәвештә спектакльләр куеп киткәли. 1954-58 нче елларда ул Әлмәт театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Тәҗрибәле сәнгать эшлеклесенең монда килүе театрның иҗади йөзен камилләштерүгә шактый нык ярдәм итә. «Булатовның һәр репетициясе безнең өчен чын мәгънәсендә дәрес иде, – дип искә ала актерлар. – Ул безне кеше холкының асылына үтеп керергә, шул ук вакытта бер генә вак-төякне дә күз уңыннан ычкындырмаска, аңа нинди дә булса мәгънә салырга өйрәтте». Режиссер-куючы буларак С.Булатов шулай ук яшь драматурглар белән дә эшли, чит ил авторлары әсәрләрен сәхнәләштерә. Директор Ф.Үтәевнең инициативасы белән театр беренче тапкыр Урал шәһәрләренә гастрольгә чыга. Чиләбе һәм Свердловск тамашачыларына сәхнәләрдә шаулап барган «Яшь йөрәкләр», «Соңгы канәфер чәчәкләре», «Рамай», «Ул кайтты» һәм «Ана бәхете – бала бәхете» спектакльләре алына. Әлмәт театры 1960 нчы елның июнь-июль айларында Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә 40 спектакль күрсәтә. Театрның Казандагы гастрольләре бик уңышлы үтә, тамашачы соравы буенча, «Тальян моңы» белән «Ул кайтты» спектакльләре тагы ун көнгә башкалада калдырыла. Әлеге гастрольдән соң Әлмәт театры Казан зыялылары теленә ныклап керә. Театрның категориясе күтәрелә, ул инде «Әлмәт Татар Дәүләт драма театры» дип атала башлый.

1963 нче елда театрга баш режиссер итеп танылган сәнгатькәр Габдулла Йосыпов билгеләнә. Ул, һичшиксез, үзенең педагогик сәләте белән аерылып торган шәхес. Монда 4 ел эшләү дәверендә төрле жанрдагы, катлаулы заман проблемаларын күтәргән 17 әсәрне сәхнәгә куя. Баш режиссер драматурглар белән тыгыз иҗади бәйләнешкә керә һәм коллективка күп кенә яшь язучыларны тарта. Г.Ахуновның «Утлар яна учакта» һәм А.Гыйләҗевең «Яланаяклы кыз» драмалары бик уңышлы куела, һәм алар репертуарны җанландырып җибәрүдә этәргеч булалар. Ул театр каршында яшьләр студиясе оештыра. Ике елдан соң монда укыган К.Вәлиев, Д.Кузаева, Л.Солтанова, Ә.Мусина, Җ.Исмәгыйлов, Н.Фазлыевалар коллективка килеп кушыла. Студия укучыларының диплом спектакле итеп куелган М.Фәйзинең «Ак калфак» спектакле, бигрәк тә төп рольне башкаручы яшь артист Луиза Солтановага танылу алып килә. «Хәмдия (артист Луиза Солтанова) килеп чыккач, сәхнә барлыгы онытыла. Атлас-ефәк бөркәнчекләр назында тирбәлүче бай морза кызы Хәмдия мәхәббәткә сусаган, үзенә атап җыр чыгаручы егеткә ул йөрәген бүләк итәргә әзер. Ләкин җыр иясе… көтүче булып чыга. Луиза-Хәмдиянең бер кул оруы – егет белән кыз мөнәсәбәтендәге фаҗиганы ачып бирә. Очып барганда, дертләп туктап калган кош сыман горур, гаҗиз кул. Анда – алиһәлек, әрнү, үкенү… һәм кемгәдер нәләт…» – дип яза шагыйрә Саҗидә Сөләйманова спектакль хакында.

1964 нче елның язында Әлмәт театры 20 еллыгын билгеләп үтә. Иҗат коллективы аңа үзенең иң уңышлы спектакльләре: «Ташкыннар», «Ак калфак», «Яланаяклы кыз», «Габбас Галин», «Тамгалы йорт» белән килә. Менә шунда инде Әлмәт халкы калада театр барын белә, аны зурлап, хөрмәтләп телгә ала.

Коллективка баш режиссер булып Гали Хөсәенов килгәч, театр чын мәгънәсендә «дөньяны» шаулата башлый. Г.Хөсәенов нигездә Г.Йосыпов студиясен тәмамлаган яшь артистлар иҗатына таяна. Иҗади үсеш төп юнәлеш булып билгеләнә. Ул куйган әсәрләрнең иң отышлы ягы – әдәби әсәрнең драматургик тирәнлегенә төшенергә омтылу, сүзнең кадерен белү. Сәхнәгә «Козы-көрпеш һәм Баянсылу», «Анам кыры», «Бишбүләк», «Әни килде», «Шәмсекамәр», «Тальян моңы» әсәрләре менә. Г.Хөсәенов үзенең бер интервьюсында, драматургия турында сүз чыккач, болай ди: «Репертуар – театр эшчәнлегенең нигезе. Театрның репертуары аның эзләнүләре, режиссер сәнгате, актерлар осталыгы турында фикер йөртергә җирлек бирә. Никадәр вакыт, көч, иҗади фантазия сарыф ителмәсен, урта кул спектакль белән очрашканнан соң, тамашачылар рухи яктан буш килеш тарала. Сәхнәгә йөрәктән чыгып, йөрәккә барып җитәрлек, тамашачыларга эмоциональ тәэсир көче зур булган, камил әсәрләр генә аяк басарга тиеш. Без, режиссерлар, еш кына: «Бүгенге көн пьесалары көтәбез», – дибез. Ләкин безнең көтеп кенә ятарга хакыбыз юк! Театрыбызда Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, Ю.Әминов кебек тәҗрибәле каләм осталары, драматургиягә ышанычлы аяк басып килүче Ф.Садриев, Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин кебек талантлы яшьләр язса да, без әле әйтер сүзебезнең бар тавышка яңгырамавын тоябыз».

Ул елларда куелган мондый пьесалар: италияле К.Гольдониның «Тылсымлы кыз»ы («Трактирщица»), үзбәк язучысы Уйгунның «Күбәләге», башкорт Х.Ибраһимовның «Җизнәкәе», французчадан тәрҗемә Ж.Ануйның «Антигона»сы, татар классикасыннан М.Әблиевнең «Шәмсекамәр»е һәм Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә»се... Аларның барсын да Г.Хөсәенов cәхнәләштерә. Шуларның соңгысы – «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле. Спектакль җәмәгатьчелектә киң яңгыраш, югары бәя ала һәм алар өчесе дә 1979 нчы елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булалар.

Драматург Т.Миңнуллин, театр Казанга килгәч, үзенең бер блиц-интервьюсында, театр эше белән сокланып болай ди: «Әлмәтлеләр безне матур мәгънәсендә гаҗәпләндереп кенә калмадылар, ә бәлки күп нәрсә хакында уйланырга да мәҗбүр иттеләр. Хәзер без үзләренең сәнгатьләренә бернинди ташлама таләп итмәгән коллектив белән эш йөртәбез».

1980 елда театр Казан шәһәрендә гастрольләрен уздыра. Гастрольләр 1 нче июльдән 31 нче июльгә кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 31 спектакль, башкаланың төрле мәдәният сарайларында, Казанга якын авылларында 48 спектакль уйнала. Гали Кәрим улы Хөсәенов баш режиссер булып эшләгән еллар Әлмәт театры тарихында әһәмиятле урын били. Бу еллар театрның сәнгати биеклеккә омтылып, шуңа ирешкән һәм, театрның иҗади берәмлек буларак, үзен таныткан чоры. Ул С.Булатов, Г.Йосыпов традицияләрен дәвам итәрлек олуг талантлы, театр сәнгатен теориядә һәм тәҗрибәдә ныклап үзләштергән, театрны яраткан сәнгатькәр була. Г.Хөсәенов куйган спектакльләр заманча яңгырашлы, җентекләп эшләнгән, тирән фикерле, фантазиягә бай булуы, артист эшләре белән һәрвакыт таң калдыра торган була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк