Логотип
Архив Материалов

«Театрда минем өчен аерым канун юк»

Мин гримёркасына килеп кергәндә ул Венера Шакирова белән Сәлимә Әминовага Мәскәү һәм Петербург артисткаларының никадәр матур һәм соклангыч булулары хакында сөйли иде. Камал театрының Мәскәүдән «Алты...

Мин гримёркасына килеп кергәндә ул Венера Шакирова белән Сәлимә Әминовага Мәскәү һәм Петербург артисткаларының никадәр матур һәм соклангыч булулары хакында сөйли иде. Камал театрының Мәскәүдән «Алтын битлек» фестиваленнән кайткан көннәре иде ул. Матурлык темасын дәвам итсәк, камалларның фестивальгә алып барган Норвегия драматургы Йон Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» спектаклендә Люция үзе дә гаҗәеп матур.Тынычлыгы, уйчанлыгы, героинясының эчке халәте һәр күзәнәгендә чагылу белән гаҗәеп сокландыргыч ул.

Бу әңгәмә әллә ни яңалык ач­мас, гап-гади сөйләшү булыр. Ике яшьтәшнең сөйләшеп утыруы. Театр уку йортларын бер үк елны тәмамладык без, Люция – театр училищесын, мин – Казан дәүләт мәдәният институтының режис­сёрлар әзерләүче бүлеген. Лю­ция Хәмитованы әле диплом спектакльләрендә уйнаган чагыннан ук беләм. Марсель абый Сәлимҗанов, Илдар абый Хәйруллин, Наил абый Дунаев укыткан ул курс бик талант­лы курс булып хәтердә калган.

– Бервакыт театрда урыным бер абзый белән янәшә туры килде. Абзый бар килеш-килбәте белән гади эш кешесе иде. Икенче як күршесендә утырган ханым белән сөйләшкәндә: «Бу театрда минем кызым эшли. Бүген спектакльдә уйнаячак», – диде ул. Абзыйның сүзләре бик горур яңгырады, үзе дә горур иде. Ул синең әтиең булып чыкты, Люция. «Бу абзый кызын кечкенәдән артистка ясарга хыяллангандыр», – дип уйла­ган идем ул чакта.

– Юк. Хыялланмады. Әти, гомумән, артистка булуыма каршы иде. Мәктәптә укыганда беренче сыйныфтан ук мин бию түгәрәгенә йөрдем, ләкин моны әтидән яшерә идем. Әти мине тегү-чигү түгәрәгенә йөри дип уйлады. Әти гомер буе машина йөртүче, әнием шәфкать тута­шы иде. Әтине алдап бию түгәрәгенә йөрү дөрес булмаса да, сәхнәгә тар­тылу бик көчле иде шул. Әти белән әни үзләре бик театр җанлы кешеләр, Камал театрына еш йөриләр, үзләре барганда мине дә калдырмыйлар иде. Шунлыктан яшьтән театрга, анда уйнаган артистларга гашыйк булып үстем. Мин театр артисткасы бул­гач, әтинең карашы үзгәрде, хәзер ул минем белән чын-чынлап горурлана, театрга йөри, рольләремне күзәтеп бара.

– Артистларга гашыйк булып үстем дисең... Беренче гашыйк бул­ган артистың кем иде?

– Илдар абый Хәйруллин безнең укытучыбыз иде һәм аңа безнең төркем кызларының күбесе гашыйк иделәр. Гашыйк булуым миңа хәтта сәхнәгә чыгып этюдлар күрсәтергә дә комачаулый, бик ояла идем. Фәрит Бикчәнтәевкә дә гашыйк идек. Мин үзем аңа әле әниләр белән театрга йөргән чактан ук гашыйк идем. Ул «Алмазбулат», «Зифа» спектакльләрендә шаккаткыч оста уйный иде. Мин – Фәриткә, иптәш кызым Флёра Рифат Йосыповка га­шыйк идек. Рифат Фәритнең иң якын дусты иде. Шуларга гашыйк булып, без Флёра белән бик «страдать итеп» йөри идек. Яшьлек бит инде, җүләр, шаян, ымсындыргыч яшьлек.

– Театрга килгәч, активлыгыңны файдаланып, сиңа җәмәгать эшләрен бик күп өяргә тырышмадылармы?

– Юк, беркайчан да. Мәктәптә дә, училищеда да андый эшләр белән шөгыльләнмәдем мин. Училищеда без Олег Фазылҗан белән иң яшьләр идек, җәмәгать эшләрен ышанып тапшырырга өлкәнрәкләр – Рөстәм Галиев, Гөлгенә, Гөлсинә, Миләүшә бар иде.

– Камал театрына килгәч уйна­ган иң беренче ролеңне күрми калдым бугай...

– Без театрга килгәнче үк уйный башладык. Курсыбыз училищены тәмамлаган елны Фәрит Мәскәүдә режиссёрлыкка укый иде. Шул җәйне кайтып үзе уйнаган «Алмазбулат»ны яңартып куйды. Анда миңа Гәүһәр ролен бирде. Театрда иң беренче ро­лем шул булды. Аннары инде Празат абый Исәнбәт «Таһир-Зөһрә»не куй­ды. Анда мин Зөһрәне уйнадым.

– Академия театрында эшкә калу элек тә, хәзер дә зур дәрәҗә санала. Сезнең курстан да күп кеше калмады, сез бер-ике генә кеше калдыгыз бугай.

– Курста бик талантлы ак­трисалар бар иде. Ләкин театрга щепкинчыларның икенче чыгары­лыш студентлары кайтуы көтелү сәбәпле, безнең курстан ике генә ке­шене алдылар.

– Марсель абый Сәлимҗанов сиңа иң беренче нинди роль бирде?

– Туфан абыйның «Вөҗдан га­забы» дигән әсәре буенча куелган спектакльдә Ринат абый Таҗетдиновның кызы булып уйнадым. Мине Марсель абый ярата иде, якын итеп Люсишка дип атап йөртә иде. Ләкин аның белән эшләгән спектакльләрем күп булмады. Мин Фәрит Бикчәнтәев спектакльләрендә күбрәк уйнадым, иҗатым аның исеме белән бәйләнгән. «Бичура», «Казан егетләре», «Ромео белән Джульетта», «Биюче», «Кара чикмән», «Гөлҗамал»...

– Син әле урта буын хатын-кызларын уйнарга ашыкмыйсың. Ар­тистка күңеленә авырдыр яшь кыз­лардан өлкән ханымнар роленә күчү...

– Минем «Җәйнең бер көнендә» спектаклендәге ролем – үз яшемдәге хатын-кыз роле. Әбиләрне әле уй­наганым юк. Рольләремнең яшендә сизелерлек, мине тиз «картайт­кан» үзгәреш булмады әле. Шулай да сәхнәдә «картая» белү минемчә бик кызык. Яшь героиняларны уй­нарга кызыгам дип тә әйтмим. Мин аларны бик күп уйнадым инде. «Җанкисәккәем»гә дә яшь актриса кертүләрен сорыйм. Мин тормыш­ка аек карыйм, үз яшемне беләм һәм шул яшькә тәңгәл рольләр булса – куанам. Минем яшь героиняларым юк та хәзер.

– Улыгыз театрда үсеп, спектакльләрдә уйнап, киноларда төшкән егет булса да, сәнгать уку йортын сайламады. Бу кем карары иде?

– Улыбыз – күңеле белән иҗат кешесе. Алдагы тормышы иҗат юнәлешендә булыр дип тә уйлыйбыз әле без. Мәктәпне тәмамлагач, без аның белән сөйләштек, иҗаттан тыш белем алырга киңәш бирдек, үзенең дә уйлары шундый иде. Иҗатка да бит төрле-төрле төпле багаж белән килү кирәк.

– Гаиләдә мөһим карарлар кабул итәргә кирәк булганда төп сүзне кем әйтә?

– Без карарларны бергә кабул итәбез. Сөйләшәбез. Без, гомумән, бар нәрсәне уртага салып сөйләшә торган гаилә. Улыбыз белән дә күп сөйләшәбез, киңәшләшәбез.

– Ир бала үстергән аналар ты­енкы хисле буладыр кебек миңа. Әни буларак нинди син?

– Минем бар яшәвем, уйларым гаиләмә юнәлтелгән. Мин коточ­кыч тынгысыз, баламның һәр ми­нуты өчен борчылучы ана. Ир бала тәрбияләгәндә бәлки бу дөрес тә түгелдер, ләкин менә шундый инде мин – баламны исәрләнеп яратам.

– Ана буларак син Йосыфка сеңдергән иң төп фикер нинди?

– «Кешене рәнҗетә торган сүзләрдән һәм гамәлләрдән саклан, улым», – дим. Эчке культурасы, тәрбиясе булган кеше тормышта юга­лып калмый, киресенчә, аңа кешеләр күбрәк тартылалар.

– Сиңа еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән кешеләр дә бул­ды. Усал тәнкыйть сүзләрен ничек кичерәсең? Гомумән, көчле хатын-кызмы син?

– Мин үземне көчле хатын-кыз дип саныйм. Тормышта төрле хәлләр була, минем тормышым да көзгедәй шома юлдан гына барма­ды. Ләкин авырлыкларны, сынаулар­ны түбәнсенмичә, үз-үземә хыянәт итмичә кичә белдем. Шулай да, көчле булсам да, кайчак тешне кысып түзсәм дә – мин бит кеше. Ямьсез сүз күңелне яраламый калмый. Гадел сүз икән, аны бит шәхесемә кагылмыйча, рәнҗетмичә дә әйтеп була.

– Наилә апа Гәрәева белән әңгәмә корганда, ул миңа Фәрит тормышыннан бер эпизод сөйләгән иде. Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында баш режиссёр булгач, Мәскәү тәнкыйтьчесе Борис Поюровский аннан театрда бу вазыйфаны алып барганда аның өчен иң авыры ни булачагы хакында сораган. Фәрит: «Иң авыры – минем әнием дә, хатыным да биредә эшли»,– дип җавап биргән.

– Бу хакта Фәриттән бигрәк баш­калар әйтә, минемчә. Ә болай ул театрда дөрес сәясәт алып бара дип уйлыйм. Күпме генә «Бикчәнтәевнең гаилә театры» дип язсалар да, бу сүз дөреслеккә туры килми. Без башка­лар кебек үк уйнамыйча да торабыз. Минем ике елдан артык уйнамый торган чакларым булды. Әни дә шулай ук – роль булса уйный, булмаса – юк. Театрда безнең өчен аерым языл­ган башка кануннар юк.

– Фоссе буенча «Җәйнең бер көнендә» спектакле бәхетле язмышлы спектакль булды. Аның «Алтын бит­лек» номинантлары исемлегенә керүе, Будапештка баргач, бик сирәк чара­ларга гына йөрүче авторның, спек­такльне карарга килүе һәм мактау сүзләре әйтүе шул хакта сөйли. Ул спектакльдә син төп роль – Хатын ро­лен башкарасың. Минемчә моңа кадәр әле мондый кимәлдәге ролең юк иде.

– Минем өчен ул роль – язмыштан бүләк. Спектакльне эшләү гаять кат­лаулы булды. Әсәрне укып чыккач, мин аны башта аңламадым да. Рит­мик проза жанрында язылган әсәр, сәхнәдән ничек ишетелер, ничегрәк күренер дигән шөбһәләр дә булды. Бер ел без этюдлар, эзләнүләр аша спектакльнең рухын, үзенчәлекле аһәңен табарга тырыштык. Спек­такль театрның уңышлы эшләренең берсе булды дию арттыру булмас.

– Син тыңлаулы актрисамы, әллә режиссёр белән бәхәскә дә керә аласыңмы?

– Мин тыңлаулы, тулаем режиссёр­га ышанып иҗат итә торган актриса.

– Хәзерге татар драматургиясе хакында уйларың нинди?

– Драматурглар театрларга еш­рак йөрсәләр, актёрларны белсәләр, әсәрләре дә башкачарак булыр иде, минемчә. Күп әсәрләр шактый сыек, театрны, андагы мөмкинлекләрне белмичә языла. Бер премьераны да калдырмый театрга йөргән Туфан абый: «Яхшы пьеса язар өчен бер өч артисткага гашыйк булырга кирәк», – дип әйтә иде. Драматургларның театрга ни өчен йөрмәүләрен мин аңлата алмыйм, бәлки алар үзләрен театрдан өстенрәк тоялар, бәлки вакытлары юк. Белмим...

– Синең әти-әниең иҗат кешеләре түгел, Фәрит атаклы театр гаиләсеннән. Әти-әниең Наилә апа белән ничек аралашалар. Уртак сүзләре табыламы?

– Минем әти-әни Наилә Гәрәеваның рольләренә соклан­ган, аны күрер өчен театрга йөргән кешеләр. Алар өчен Наилә әни белән аралашу бик зур дәрәҗә дә. Әти-әнием аны бик хөрмәт итәләр. Ул үзе дә бик гади кеше бит. Һавалылыкның эзе дә юк анда. Бер оныкның әби-бабасы булгач, сүзләре кайчак бихисап була.

– Сез улыгызның башка милләт кешесенә өйләнүен күз алдына китерә аласызмы?

– Мин, әлбәттә, аның татар кызын сайлавын теләр идем.

– Ул хакта улыгызга әйтәсезме соң?

– Әлбәттә. Әйтәм бит, без сөйләшә торган гаилә. Төрле темаларны уртага салып сөйләшәбез, бу тема шулай ук сүз арасында еш күтәрелә.

– Алга таба тормышта тагын нинди планнар, хыяллар бар?

– Инглиз телен өйрәнергә телим. Соңгы вакытта чит илләргә күп чыга­быз, шунлыктан бу теләгем тагын да көчәйде.

– Сер сөйләрлек дусларың бармы?

– Бар.

– Ә серне сөйләү кирәкме соң?

– Мин серне үземдә тота алмыйм. Миңа аны сөйләп күңелемне тынычландырырга кирәк. Бәхетемә минем сер саклый белә торган дусларым бар.

– Әгәр син алтын балык тотсаң...

– Мин аннан якыннарымның янымда, һәм сау сәламәт булуларын сорар идем. Мөмкин булганча озаграк. Тормышым җитеш, булганыннан канәгатьмен, артыгы кирәкми.

– «Мин бәхетле хатын-кыз» дигән сүзме бу?

– Хәзерге көнем Аллага шөкер. Авырлыклар, тетрәнүләр булма­ды түгел. Шулай да, алар булмаса, күңелдәге бүгенге гармонияне ничек бәяли алыр идем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк