Логотип
Архив Материалов

Тик булса иде ирек...

Шуларның берсе – Санкт-Петербургның Мария театры балеринасы Суфия Гомәрова. – Минем әби-бабаларым Пенза татарларыннан, – дип сөйләде Суфия. – Гаиләләрендә 5 ир-бала үскән, барысы да эшкә оста...

Шуларның берсе – Санкт-Петербургның Мария театры балеринасы Суфия Гомәрова.

– Минем әби-бабаларым Пенза татарларыннан, – дип сөйләде Суфия. – Гаиләләрендә 5 ир-бала үскән, барысы да эшкә оста булган, шуңа күрә хәсрәт күрмичә, мул, җитеш тормышта яшәгәннәр. Авылларында беренчеләрдән булып таш йорт төзегәннәр. Совет хакимияте, кулак дип, каныга башлагач, бабамнар туган-үскән җирне ташлап, Санкт-Петербург якларына килеп төпләнергә мәҗбүр булган. Әтием дә, әнием дә артист түгел. Мин зәгыйфь бала булганмын, бик еш авырганмын, шуңа күрә әти-әнием, табиблар киңәшенә колак салып, мине балетка биргән. Беренче елларда миңа бик авыр булды, әмма үҗәтләнеп тырыша торгач, авырлык чигенде. Мин А.Ваганова исемендәге Рус балеты академиясендә укыдым. Танылган балерина Диана Вишнева белән бер курста идем. Бездән бер курс югары шулай ук танылган балет биючесе Анастасия Волочкова укыды. Диананы, Настяны һәм мине беренче курстан ук Мария театры спектакльләрендә катнаштыра башладылар. 1995 елда академияне тәмамлагач  театрга эшкә алдылар. Бүгенге көндә мин театрыбыз репертуарындагы бөтен спектакльләрдә дә диярлек катнашам, төп партияләрне башкарам. Кызганычка, Мария театрында моннан ике ел элек сәхнәләштерелгән «Шүрәле» балетында (композитор Ф.Яруллин) миңа катнашырга насыйп булмады, чөнки Сөембикә өчен буем артык озын диделәр. Былтыр миңа «Россиянең атказанган артисты» исемен бирделәр. Кияүдәмен. Ирем сәнгать кешесе түгел, ул – хирург, шуңа да карамастан, мине аңлый, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша, югыйсә гаилә һәм сәхнә тормышларын икесен бергә алып барырга бик авыр булыр иде. 2,5 яшьлек кызыбыз бар. Казанда туганнарым булмаса да, дусларым күп. Шуңа күрә Р.Нуриев исемендәге фестивальгә яки бүтән берәр вакыйга уңаеннан Казанга килергә туры килсә, дусларымда тукталып, мәркәзебез Казанда берәр атна яшәп алам. Соңгы тапкыр биредә моннан 8 ел элек Р.Нуриев исемендәге фестивальдә булган идем. Бу килүемдә мин Г.Камал исемендәге театрда «Курчак туе» спектаклен карадым. Ул мине нык тетрәндерде. Моңа кадәр иң шәп спектакльләр, концертлар Санкт-Петербургта дип уйлап йөри идем, бу спектакльне караганнан соң исә бу җәһәттән ялгышканымны аңладым, Казанда озаграк торып, бөтен театрларны йөреп чыгасым килде.

Р.Нуриев фестивалендә Суфия Гомәрова Л.Минкусның «Дон Кихот» балетында һәм гала-концертта биеде. Гала-концертта ул танылган балет артисты, Санкт-Петербургның Мария театры биючесе, Россиянең халык артисты, «Россиянең рухи яңарышы өчен» ордены кавалеры, «Алтын битлек», «Алтын софит» премияләре лауреаты Фарух Рузиматов белән бергә чыгыш ясады. Фарух Ташкентта музыкантлар гаиләсендә дөньяга килгән. Санкт-Петербургта А.Ваганова исемендәге Рус балеты академиясен (ул вакытта хореография училищесы) тәмамлаганнан соң Мария театрында эшли башлаган. Ф.Рузиматов киң кырлы шәхес. Ул «Гран-па в белую ночь», «Белые ночи», «Если звезды зажигают», «Все прекрасно» фильмнарында төшкән, «Идиот», «Повенчанный Богом», «Ты, Моцарт, бог!» спектакльләрендә катнашкан. Бер ел Америкада эшләп алган. Америка матбугатында Ф.Рузиматовны «безнең гасырның алтын биючесе» дип атыйлар. Инглизләр аңа «бии торган леопард» титулын биргәннәр. Хореографлар, Фарухның пластикасына сокланып, махсус аның өчен балетлар куялар. Озын зифа буйлы, карчыга борынлы, шомырт кара күзле, үткен карашлы, җилкәләргә кадәр көдрәләнеп төшкән чем кара чәчле һәм гаҗәеп сыгылмалы тәнле бу балет биючесе аеруча заманча куелышларда зур уңышка ирешә, драматик рольләрне барыннан да яратыбрак башкара. 2006 елда Ф.Рузиматов классик балет өлкәсендә Россиякүләм һәм халыкара проектларны тормышка ашыру, балет театрының мирасын саклау максатында «Бию сәнгате яңарышы» дип исемләнгән фонд оештыра. Фонд беренчеләрдән булып Санкт-Петербургта атаклы биюче һәм хореограф Мариус Петипага һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп чыга, һәйкәл проектына бәйге игълан итә, балет буенча халыкара осталык дәресләре оештыру белән шөгыльләнә, А.Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе студентлары өчен «Фарух Рузиматов фонды» стипендияләрен гамәлгә куя һ.б. иҗтимагый әһәмияткә ия игелекле эшләрне башлап җибәрә. 2007 – 2009 елларда Ф.Рузиматов Санкт-Петербург Михайлов театрының балет җитәкчесе була. Бу вакыт эчендә театрда 7 яңа спектакль сәхнә күрә, труппа Лондонда, Венеция, Токио, Япониянең бүтән шәһәрләрендә уңышлар чыгыш ясый. Фарух Мария театры балет биючесе Виктория Кутеповага өйләнгән, ике уллары бар. Ф.Рузиматовның тәрҗемәи хәлендә милләте таҗик дип күрсәтелгән. Аның әнисе – Майя Амоновна, әтисе Садилло Шакир улы Рузиматовлар. Чынлыкта Фарухның канында татар каны акмыймы икән әле?! Кызганыч ки, бу хакта биюченең үзеннән төгәл мәгълүмат алып булмады, чөнки ул башка балет артистларыннан таланты белән генә түгел, аз сүзлелеге, каләм әһелләре белән бик авырдан гына аралашуы яки бөтенләй аралашмавы белән аерылып тора. Кыскасы, нәкъ безнең татар ирләредәй бушка сүз куертмый торган, әйтсә өздереп әйтә торган аз сүзле эш кешесе ул.

Быел Р.Нуриев исемендәге балет фестивалендә танылган шау-шу остасы һәм талантлы балет биючесе, Россиянең атказанган артисты Анастасия Волочкова да катнашты. Хәер, бу артистның Казанга беренче килүе түгел. Өстәвенә, Россия халк,ы шул исәптән казанлылар да, бу чибәр ханымның әле бер, әле икенче төрле мөгез чыгаруыннан берникадәр туйгандыр да инде. Ә менә аның сәхнә партнеры танылган балет биючесе милләттәшебез Ринат Арифуллин Казан тамашачысына яхшы таныш дип әйтә алмыйбыз. Р.Нуриев исемендәге фестивальдә алар бергәләп биеделәр. Гомумән, соңгы берничә елда Анастасия белән Ринатны бик еш бергә күрергә туры килде, шул сәбәпле кайбер гәҗитләрдә, Волочкова белән Арифуллинны сәхнә генә түгел, мәхәббәт бәйли, дигән сүзләр басылып чыкты. Ләкин Анастасия әнгәмәләр вакытында бу сүзләрнең нигезсез булуын, Ринат Арифуллинда ул фәкать ышанычлы дус күрүен тәкърарлады. Ринат Рамазан улы бик ачык йөзле, аралашучан егет булып чыкты, әңгәмәдән баш тартмады.

– Минем әтием татар, әнием урыс милләтеннән, – дип башлады ул сүзне. – Алар икесе дә биючеләр, Әзәрбәйҗанның атказанган артистлары. Мин дә Бакуда туганмын. 1992 елда Бакуда хореография училищесын тәмамлаганнан соң мин Мәскәүдә балетмейстер булып Россиянең халык артисты Андрей Петров оештырган «Кремль балеты»нда эшли башладым. Биш елдан соң Зур театрга күчтем. Анда репертуардагы бөтен спектакльләрдә төп партияләрдә биедем. Әмма күңелем һаман канәгатьләнмәде, А.Хачатурянның «Спартак» балетында Крассны биисе килә торган иде. «Спартак»та биесәм, сәхнәдән китәргә дә була, дип уйлый торган идем. Фәрештәләрнең амин дигән вакытына туры килгәндер, күрәсең. «Спартак»та биегәннән соң мин театрдан киттем. Хәзер мин ирекле рәссам. Анастасия Волочкова белән уртак программабыз бар. Күп йөрибез, төрле илләрдә, төрледән-төрле шәһәрләрдә булабыз. Россия балет мәктәбе бөтен дөньяда зур бәяләнсә дә һәм дәүләтнең балет өлкәсен финанслауны һаман үстереп торуына карамастан, кызганыч ки, бүгеңге көндә гади халыкның балетка мәхәббәте берникадәр сүрелде. Әмма мәхәббәтне кайтарып була. Моның өчен хореография уку йортлары арасында сәламәт көндәшлек тудырырга, укыту, өйрәтү сыйфатын күтәрергә, хореографик сәнгать әһелләре өчен хезмәт биржасы булдырырга, классик мирасыбызны һәм заманча хореографияне системага салып өйрәнергә, биюгә махсуслашкан югары уку йортларында иҗат оешмалары белән идарә итү буенча белем, күнекмәләр бирә торган кафедралар ачарга, «Хореографик сәнгать» дигән бердәм мәгълүмати Интернет ресурсы булдырырга һ.б. чаралар күрергә кирәк.

Быел Р.Нуриев исемендәге фестивальдә Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты да күрсәтелде. Бу да зур вакыйга, чөнки милли спектакльләр театрыбыз сәхнәсендә елдан-ел сирәгрәк куела. Р.Нуриев исемендәге халыкара фестивальдә дә «Шүрәле» балетының инде күптәннән күрсәтелгәне юк иде. Спектакль Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Камил Гайнуллинның 65 яшьлегенә багышланды. Ул А.Ваганова исемендәге Ленинград академия хореография училищесын тәмамлаганнан соң 1965 – 1987 елларда театрыбызда 50 ләп балет партиясе иҗат иткән, күп еллар Былтырны биегән.

– «Шүрәле» – гаҗәеп тарихлы балет, – дип сөйләде Камил әфәнде спектакльдән соң. Композитор Ф.Яруллин 1941 нче елгы декадага опера иҗат итәргә тиеш була, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында опера урынына балет иҗат ителә. Аннары композиторны сугышка җибәрәләр. Ул вакытта балетның партитурасы да әзер түгел әле. Советлар союзы буенча рус булмаган халыкларның милли музыкалары нигезендә милли опералар иҗат итеп йөрүче В.Власов һәм В.Фере «Шүрәле» балетын калыпка салалар. Композитор П.Чайковский атаклы «Лебединое озеро» балетын танылган хореограф М.Петипа белән бергә утырып иҗат иткән. Гомере бик иртә, фаҗигаи төстә өзелү сәбәпле, Ф.Яруллинга хореограф Л.Якобсон белән бергә утырып эшләргә насыйп булмаган. Әмма, бернигә дә карамастан, безнең «Шүрәле» балетыбыз бар дип горурланып әйтә алабыз. Ул 1945 елда беренче тапкыр Казанда күрсәтелгәннән соң Ленинградта, Мәскәүдә, Киев, Одесса, Рига, Вильнюс, Таллин, Дүшәмбе, Алма-Ата, Ташкент шәһәрләрендә, Болгария, Голландия, Румыния, Польша , Германия, Албания, Мисырда куела, 1950 нче елларда Сталин премиясенә лаек була....

Шулай итеп, безнең балет спектакльләрендә биерлек урман мәчеседәй сыгылмалы тәнле Рузиматовларыбыз, зифа буйлы, чибәр һәм талантлы Арифуллиннарыбыз, чибәрлектә, осталыкта егетләребезгә баш бирмәслек Гомәрова, Вишнева, Кондауроваларыбыз бар (өчесе дә Мария театрыннан). «Шүрәле» кебек матур балетлар гына иҗат ителсен һәм куелсын. Тик булса иде ирек, ирек кенә булсын...

 

«Сәхнә», 2011, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк