Логотип
Архив Материалов

«Тормыш көлә»

Беренче апрельдə коммунальниклар клубында Мəскəү татар үзəк эшчелəр труппасы тарафыннан Г.Ильясның «Тормыш көлə»се уйналды. Бу əсəр турында «Кызыл Татарстан», «Кызыл яшьлəр», «Эшче» битлəрендə оз...

Беренче апрельдə коммунальниклар клубында Мəскəү татар үзəк эшчелəр труппасы тарафыннан Г.Ильясның «Тормыш көлə»се уйналды. Бу əсəр турында «Кызыл Татарстан», «Кызыл яшьлəр», «Эшче» битлəрендə озын гына тəнкыйтьлəр язылып үткəн иде. Лəкин ул тəнкыйтьлəрнең кайберсе «Тормыш көлə» белəн янəшə (чагыштыру-контраст төсендə булса кирəк) Такташның «Камил»ен дə бергə алып тикшергəнгə һəм үзенең бөтен нəтиҗəлəрен шул чагыштыруга нигезлəгəнгə күрə, Такташ əсəрен күрмəгəн кешелəргə аның нəтиҗəлəре караңгылык булып калдылар.

Г.Ильяс – танылган пролетариат язучысы. Октябрьдəн соңгы пролетариат əдəбиятының үсеше, бөтеннең бер кисəге итеп, һичшиксез, Г.Ильясның иҗат юлын бөтеннəтə эченə ала. Татар пролетариат прозасы Ильяс иҗатында үзенең көчле, яңа һəм күп катлаулы, талантлы бер вəкилен тапты. Аның үсү юлы, һичшиксез, пролетариат əдəбиятын тикшерүчелəрне нык кызыксындырырга тиеш. Аның үсү юлы – яңадан-яңа əсəрлəрендə пролетариат иҗат методын ничек куллануы, кулланган методның хəзерге чынлыкны ачуда күпме уңышлы нəтиҗəлəр бирүе белəн үлчəнергə тиеш.

Менə Ильясның яңа əсəре турында язылган тəнкыйть тə, əгəр ул җитди тəнкыйть булуны дəгъва кыла торган булса, азмы-күпме шушы моментка күз ташларга тиеш иде.

Ильяс проза (чəчмə əсəр) белəн танылды. Аның хикəялəре пролетариат прозасын баеткан кыйммəтле ташлар булдылар. «Тормыш көлə»не без Ильясның сəхнə əсəрлəрен язудагы беренче тəҗрибəсе итеп карый алабыз. Шуның белəн бергə «Тормыш көлə» үзе дə Ильясның центриздатта басылып ята торган «Штык» романының аерым бүлеклəреннəн алып сəхнəлəштерелгəн булырга кирəк. (Драмасымы элек, романымы элек язылганы безгə караңгы. Лəкин журналларда «Штык»тан алып басылган главалар («Киртəлəрен җимерербез», «Штык» һ.б.), бик күп моментлары һəм образлары белə «Тормыш көлə» белəн кушылалар).

Ильяс өчен проза белəн бергə, бигрəк тə хəзерге чорда драмага кушу очраклы бер хəл түгел. Ильясның жанрлары элекке əдəбиятыбызга хас гади роман, хикəя, новеллалар гына түгел иде. Аның «хикəя» дип язылган хикəялəрендə, орлык (зародыш) төсендə генə яңа дəвернең, яңа əдəбиятның жанры, яңа форма саклана иде. Безнең хəзерге реконструкция чоры əдəбиятыбызда очерк, фактлар əдəбияты, фактлы фельетоннар характерлы булса, Ильясның күп кенə хикəялəре («Байрак теккəндə», «Җиңүгə» һəм башкалар) үзлəренең типлары белəн шуңа якынлашалар иде. Аның хикəя язу ысулы да, тормышны җанландырып бирергə тырышу: картиналарга динамика кертү, сəхнəлəштерү белəн характерлый.

Удар темплы яңа чор əдəбиятта да шушы ударчылыкка җавап биргəн яңа содержание һəм форма сорый.

Ильясның соңгы əсəрлəрендə менə шул юлда эшлəнүе, хикəя рəвешендə язылган əсəрлəрен дə яңадан алга алып, «җанны гəзит», «күк күлмəклəр»нең тəҗрибəлəренə карата сəхнəлəштерүе үзе бер (закономерность) дип каралырга тиеш.

Ильяс элекке хикəялəрендə турыдан-туры күзəтеп алган тəэсир буенча язу реализмыннан (созерцательный реализмдай) аерылып җитə алмаган иде. Ул үткəн дəвердə, башка пролетариат язучылары белəн бергə үк, əсəрлəрендə төбендə менə шундый турыдан-туры ясалган күзəтү буенча язып, аны психологик тирəнəйтү (психологик реализм) методын кулланды.

«Тормыш көлə» (һəм «Штык») Ильясның хəзер яңа дəвердə – ударниклык дəверенə күчүгə табан омтылышын күрсəтə. Хəзер ул чынлыкны бар көенчə, беренче күзгə ташланган көенчə генə күзəтүдəн качып, аны тирəнерəк алу, төрле социаль каршылыклар белəн буталган көенчə алу һəм анда актив юнəлеш биргəн яңа образлар кертү методы белəн коралланырга тырыша.

«Тормыш көлə» белəн «Получка»ны чагыштырып караганда да бу ике метод арасындагы аерымлык ачык күренə. «Получка»да без пассивлыкны, пассив күзəтүне һəм юнəлеш бирүче төп, актив образларның булмавын күрсəк, социаль каршылыклар урынына психологик тирəнəергə тырышуны күрсəк, «Тормыш көлə»дə инде автор үзенең төп идеясе белəн коралланып, безнең алга җанлы, актив, батыр көрəшче комсомоллар образын бирə һəм бөтен каршылыкларны психология нигезендə түгел, социаль нигездə чишəргə омтыла.

Менə Ильясның иҗат методындагы бу борылышны, һичшиксез, əйтеп үтəргə кирəк. Бу турыда болай кыска гына тукталып, күп аңлатып булмый. Ул турыда озын язуны икенче урынга калдырыйк.

Хəзер «Тормыш көлə»дəге төп җитешсезлек турында. Бу – əсəрдəге схематизм (схемачылык). Монда җанлы, тормышчан образлар урынына, ничектер бер калып белəн юнып эшлəгəн схемалар алга баса. Ильяс җəмгыять тормышындагы төрле каршылыкларны ачып күрсəтергə тырышса да, лəкин кешелəрнең үзлəрен бөтен каршылыклары, төрлелеклəре белəн нык, җанлы итеп эшлəнмəгəн. Аның бер якта бер буй, бер характер, бер сын белəн тип-тигез итеп эшлəнгəн комсомоллары, икенче якта усаллык, хулиганлык белəн һəм вредительлек белəн бер төсле туңып каткан пекарьлары, администраторлары. Əйтерсең лə болар бар да ике пичтəн тип-тигез ике төрле булып пешеп чыккан күмəчлəр. Əйтерсең лə аларга икесенə ике төрле берничə сүз алдан нык ятлатылып куелган да, алар беткəнче һаман бер генə төрле уйлыйлар һəм шул бер генə сүзне кабатлыйлар.

Бу схематизм, əлбəттə, зарарлы. Бу безгə файда бирə торган метод түгел. Ильяс кешелəрне болай схема төсле бер калыпка салып, нык эшлəми бирүдəн ваз кичəргə тиеш. Кешелəрне аңнарындагы, уйларындагы бөтен каршылыклары белəн ачып һəм аны күп катлаулы җəмгыять тормышы, сыйныфлар көрəше нигезендə, өзлексез хəрəкəт һəм үз эченнəн үзгəрү өстендə җанлы итеп бирүне алга алырга тиеш.

Əсəрдə төп идея – социализм төзелеше идеясе белəн сугарылган яшь, ударник коллективның юлындагы киртəлəрен бəреп егуы, үз көче, үз кешелəре белəн яңаны төзүе. Бу идеяне бирүче образлар – Шəмгун, Ярми, Жиров һəм башка комсомоллар.

Шəмгундə бөтен уе, телəге белəн шул эшкə бирелү һəм үзенə нык ышану белəн бергə, уйлап, акыл белəн салкын хəрəкəт итү, салкын канлылык, стратегия бар. Ярмидə, киресенчə, кызу канлылык, эшне кызып эшлəү, турыдан-туры бəрү баса төшə. Менə бу ике образ берсенең берсенə таба үсеше, берсенең берсенə күчүе рəвешендə эшлəнергə тиеш иде. Ильяс алар өстендə нык эшлəмəгəн. Шəмгун образының Ярми образыннан артыклыгы һəм тантанасы практикада күренми кала.

Фронтның икенче ягына бөтен директор, администраторлар, эш башкаручылар кереп тулган. Бу схемачылык чиренең җимеше. Автор аларның аерым-аерым социаль җирлеклəрен, социаль йөзлəрен ачуга бөтенлəй саранлык күрсəтə. Алар комсомолларга каршы. Алар Шəмгунның җиңүен телəмилəр. Башка нəрсə юк. Без аларны хəрəкəт иттергəн төп көчне, сыйнфый дошман активлыгын, сыйнфый каршылык идеясен ачык күрмибез. Əсəрдə аларның катлавына, аларның идеясен тирəн, нык, ачык анализ юк.

Комсомолларга кушылмаган пекарьларны ачу да бик начар тора. Комсомолларның аларга катнашлары бик коры. Дошманнарга ничек булса, боларга да шулай йогынты бирү һəм күчү моментлары юк (булса да йомшак).

Əсəрдə комсомолларга гына төп рольне биреп, партия җитəкчелеген практикада күрсəтмəү һəм зур эшчелəрдəн аеру зыянлы момент. Моны бетерергə кирəк.

Əсəр картиналарга бай, матур, кызык, җанлы эшлəнгəн.

Труппа «Тормыш көлə»не сəхнəгə кую өстендə нык эшлəгəн. Лəкин шулай да əсəрнең схемачылыгына буйсыну һəм шуны уенда тагын да тирəнəйтə төшү нык күзгə бəрелə.

Катиев һəм Фəйзи Шəмгун белəн Ярмине дөрес аңлаганнар. Аларның уенда бу ике образны контраст төсендə, бер-берсен тутыру һəм берсенə-берсен башка итеп эшлəргə тырышу сизелə иде. Фəйзи шул ук юнəлештə тагын да ныграк эшлəгəн булса, Шəмгунга караган аерымлыкларын тагын да ныграк кабарта төшсə, уен тагын да уңышлырак була иде.

Башка комсомоллар бар да схемага буйсындылар. Алар чынлап та үзлəрен физкультура уйнарга чыккан физкультурниклар гына, яхут сəхнəне тутырырга чыккан толпа төсле генə хис иттелəр. Берсе дə үзенең роленə аерым бер башкалык бирергə, схема түгел, ə җанлы образ итеп гəүдəлəндерергə тырышмадылар.

Сəхнəгə куючы менə шул якка нык көч бирергə тиеш. Безнең труппада толпаны һəм ярдəмче рольлəрне нык эшлəмəү сизелə. Алар бар да бер калыпка салыналар да, бер сыйфат белəн бергə алга басалар. Бу схемачылыктан качарга, һəр кешене аерым нык, җанлы эшлəргə кирəк.

Кайбитский комсомолларга кушылган картны аңлап җитмəгəн һəм дөрес бирмəде. Бу – əсəрдə иң җитди момент. Ə без алдыбызда ярым клоун, көлкенеч, кəмит бер картны күрдек.

Ильяс директорны яхшы уйнады. Ул аның эчке каршылыкларын – үз иярченнəренə усал катылык һəм эчтəн тынычсызлык, саклык, куркаклык, җиңелүне сизү, ачуның тышка бəреп чыга, икейөзлəнү моментлары аның уенында бик осталык белəн матур чагылдылар.

 

Архив материаллары буенча

 Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

 

«Сәхнә», 2013, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк