Логотип
Архив Материалов

Туфан ага истәлегенә...

Бәйрәмдә Татарстан дәүләт Советы, Мәдәният һәм Мәгариф министрлыгы вәкилләре, күренекле җәмәгать, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, Туфан аганың һәм гимназиягә исеме бирелгән, Фатыйха Аитованың ту...

Бәйрәмдә Татарстан дәүләт Советы, Мәдәният һәм Мәгариф министрлыгы вәкилләре, күренекле җәмәгать, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, Туфан аганың һәм гимназиягә исеме бирелгән, Фатыйха Аитованың туганнары катнашты. Фатыйха Аитова узган гасырның атаклы хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе булган, 1897 елда Казанда ярлылар өчен башлангыч мәктәп, 1909 елда татар кызлары өчен гимназия ачкан күренекле татар кызы.

Туфан аганың бу гимназия төзелешенә кергән хезмәте санап бетергесез. Әлеге гимназия элек Тукай урамында урнашкан ярымҗимерек бинада урнашкан иде. Бинаның татар халкына милләт кызларын, милләт аналарын тәрбияләүгә йөз тоткан уку йортына тәңгәл булмавы күпләр күзенә бәрелсә дә, гимназияне бу җимереклектән чыгару эшенә Туфан ага гына ныклап тотына. Хөкүмәт җитәкчеләре исеменә хатлардан алып, инде ачылыр вакыты җиткән бинаның лампаларына кадәр узды Туфан абый кайгыртуы аша. Ул анда атнага бер тапкыр киңәшмәгә, киңәшмә булмаган көннәрдә эшләрнең барышы белән танышырга да барып килә иде. Гимназия бинасы безнең редакция урнашкан йорттан акрын адым белән дә биш минутлык кына юл. Гимназия ачылганда Президент Рөстәм Миңнеханов Туфан агага: «Сез бу гимназияне үз кулыгызга алыгыз инде, Туфан Абдуллович», – дип тә әйткән иде шикелле. Күңелен салып, яратып төзеште шул аны Туфан ага.

Инде гимназия Туфан аганың исемен мәңгеләштерүгә үзенең өлешен кертә.

Мемориал такта һәм зал ачу тантанасы гимназиянең актлар залында концерт белән дәвам итте. Кызлар саф татар телендә сөйләделәр, җырладылар, Туфан абый әсәрләреннән өзекләр уйнадылар.

Бу уку йорты озын һәм бәхетле гомер кичерсен. Туфан ага васыятенә тугъры калып, тыйнак һәм сабыр, сылу һәм акыллы, һәръяктан камил татар хатын-кызлары тәрбияләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк