Логотип
Архив Материалов

Туфан аганы сагынып...

Əлмəт, Бөгелмə, Актаныш, Түбəн Камада бөек драматургның пьесалары буенча Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендəге һəм Россиянең дəүлəт премиялəре лауреаты Олег...

Əлмəт, Бөгелмə, Актаныш, Түбəн Камада бөек драматургның пьесалары буенча Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендəге һəм Россиянең дəүлəт премиялəре лауреаты Олег Ханов сəхнəгə чыгарган спектакльлəрне Татарстан халкы ихлас кабул итте. Драматургның ижатына гашыйклар, күңеллəрендə Туфан аганың исеме мəңгелек хатирə булып сакланганнар җыелды бу сагышлы да, моңсу да кичəлəргə. Кичəлəр Уфада дəвам итте. Салават театры башкала тамашачысына күренекле драматург əсəрлəре буенча куелган «Əллə ялгыш, əллə язмыш» мелодрамасын, «Риваять» легендасын күрсəтте.

Чарага Башкортстан Республикасы мəдəният министры Əминə Шафикова, Татарстанның Башкортстандагы даими вəкиллегеннəн дə кунаклар килгəн иде. Дəрəҗəле кунакларның катнашуы Хəтер кичлəренə тантана һəм күркəмлек өстəде. Салават театры җитəкчесе, Башкортстанның атказанган сəнгать эшлеклесе Наилə Сəфəрголовага татар театр сəнгатен пропагандалавы һəм «Туфаниада» проекты белəн тугандаш халыклар арасында дуслыкны ныгытуда зур эш алып баруы өчен Татарстан дəүлəте исеменнəн рəхмəт белдерелде.

Туфан ага Миңнуллинның туган көнендə Наилə ханым Татарстанның Кама Тамагы районына – драматургның туган ягына барган иде. Уфаның иң бəхетле тамашачыларына шул сəяхəттəн алып кайтылган, əдипнең музей-йорты сурəте төшерелгəн чынаякны бүлəккə алу насыйп булды.

Спектакльлəрне тамашачы искиткечҗылы кабул итте. Салават театры белəн кызыксынып, аның сулышын, яшəешен тоярга телəүчелəр бихисап иде. «Əллə ялгыш, əллə язмыш» мелодрамасында геройлар өчен дулкынланып, алар белəн бергə кайгырып  утырган тамашачы, «Риваять» легендасын дөнья мəшəкатьлəреннəн арынып карады. Бу кичəлəр театр сəнгате тарихы битлəрендə матур вакыйга булып язылып калыр һəм, Иншалла, дəвамлы да булырлар.

 

«Сәхнә», 2013, №1 (гыйнвар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк