Логотип
Архив Материалов

Төннәр озын, көннәр кыска

Төп сəбəбе балачак белəн бəйледер. Иртə караңгы төшə, без йокларга ятарга мəҗбүр. Ə минем укылып бетмəгəн кызыклы китабым бар. Лампа яндырыр идең, керосин юк. Аннары шунысы да бар əле – мин кечке...

Төп сəбəбе балачак белəн бəйледер. Иртə караңгы төшə, без йокларга ятарга мəҗбүр. Ə минем укылып бетмəгəн кызыклы китабым бар. Лампа яндырыр идең, керосин юк. Аннары шунысы да бар əле – мин кечкенəдəн үк караңгыны яратмыйм. Элек караңгыдан курка идем, хəзер никтер шомлы. «Караңгыны карак ярата» дигəн əйтем миңа бик ошый. Караңгы чырайлы кешелəрне дə яратмыйм. Кара мəче юлымны киссə дə кəефем китə. Хəтта кара кара белəн дə язмаска тырышам. Əллə Туфан исемен яки фамилиясен йөрткəн кешелəргə кара төс килешмиме икəн? Татарның бөек шагыйре Хəсəн Туфан да шигырьлəрен яшел кара белəн яза иде. Безнең əти дə яратып бетерми иде бугай декабрьне. Стенадагы кадакка элеп куелган числалыкның (бездə календарьны шулай дилəр) битен ертып ала иде дə «Кыскара əле», – дип, ертылган битне икенче кадакка «кигезеп» куя иде. Бу сүзне ул декабрь ае буена əйтə иде. Нəрсəнең кыскарганын без белə идек. Хəер, шул ук декабрьдə көннəр озыная башлагач:

– Бүген бер минутка озынайды, – дип елмая иде. Озынайды дигəннəн, бер əкəмəт вакыйга искə төште.

Өлкəнрəклəрдəн үрнəк алып, без дə (14-15 яшьтəгелəр) кышкы аулак өйлəргə кич утырырга җыела идек. Бөтен фурмысын китереп утырабыз: үзебезгə күрə күз төшеп йөргəн кызларыбыз да бар. Шулар белəн чоланга «кəҗə карарга» чыгабыз. (Əй, бүгенге заманның кəттə кызлары, «кəҗə карау»ның ни икəнен белмəсəгез, əбилəрегездəн сорагыз). Миңа да бер кыз белəн «кəҗə карарга» туры килде.

– Барыгыз, кəҗə бəрəнлəмəдеме икəн, карап керегез, – диделəр дə, бер кызны алып, чоланга чыгып киттем. Чыгуын чыктык та, нишлəргə белмибез. Ишеткəн бар анысы – «кəҗə карарга» чыккан кызны кочаклыйсың икəн. Безнең заманда кызлар кочаклау зур егетлеккə санала иде. Торабыз шулай. Караңгы булса да, кызның янымда икəнен тоям – җылысы сизелə. Лəкин кочакларга оялам. «Нишлисең, оятсыз», – дип əйтер төсле. Əйтергə сүз табылмый. Шунда əтинең иртəн əйткəн сүзе искə төште.

– Көн бер минутка озынайды, – дип сүз башладым. Кызымның да теле ачылды:

– Əйдə керəбез, туңам, салкын, – диде.

Шунда, «Җылытыйммы?» дип əйтə-се дə, кочакка аласы гына бит. Их, хəзерге тəҗрибəм булса... Əй, яшьлек! Əллə нинди вакыйгалар онытылган, бу онытылмый. Декабрь елның соңгы ае шул, үткəн елга йомгак ясый торган ай. Килəчəктə искə алып сөйлəрлек нилəр булды соң əле бу айда? Сəясəткə керəсем килми. Туйдырды, ялкытты. Бəялəр күтəрелə дə күтəрелə. Газга, электрга. Нигə икəнен аңлатып бирүче юк.

– Газга ник күтəрелə? – дип сорасаң,

– Электрның бəясе артты, – дилəр.

– Электрныкы нигə артты? – дисəң,

– Газ бəясе артты, – дилəр.

Юк, кирəкми, сəясəт тə, икътисад та кирəкми. Декабрь ае иң караңгы ай, якты истəлеклəрне искə төшереп юану яхшырактыр. Башка елларның декабрендə нинди истəлекле вакыйгалар булган соң əле?

Уйлап-уйлап тордым да, декабрьдə татар тарихына бəйле зур вакыйгалар булмаган шикелле. Россия тарихында иң истə калганы – декабристлар восстаниесе. Рəсəйдəге тəртипсезлеккə, деспотизмга риза булмыйча, хəтта дворян малайлары баш күтəрə. Баш күтəрүчелəрнең бишесен асалар. Күплəрен Себергə сөрəлəр. Болар гаҗəп түгел. Күтəрелгəн башны кисү гадəткə кергəн нəрсə инде. Ə менə Себергə сөрелгəн ирлəре артыннан хатыннары китү – монысы гаҗəп. Ул хатыннар бит безнең авыл хатыннары кебек ат урынына җигелеп, ишəк урынына эшлəп каешланганнар түгел, аларның нəфис куллары кашык тотса да кабара торган булган. Киткəннəр, ирлəре артыннан Себергə – сөргенгə киткəннəр. Димəк, көчле рухлы булганнар. Бүгенге кызларыбыз нишлəр иде икəн? Хəер, андый сынауны үтəргə язмасын.

Декабрь тагын Россия империясен алыштырган СССР төзелү белəн дə истəлекле. Тик бу яңа империянең гомере кыска булды. Истəлеккə «Союз нерушимый» дигəн сүз генə калды. Юкə бау белəн генə бəйлəп куелган Союз тиз өзелде. Россиядəге гарип милли сəясəтнең яшəү сəлəте юк шул. Ул сəясəт бүген дə дəвам итə – ахыры ни белəн бетəрдер, Ходай үзе генə белə. Бүгенге яшьлəр 5нче декабрьнең кайчандыр бəйрəм көн булганлыгын да белмилəр. Без бəйрəм итə идек. СССР конституциясен (төп закон) кабул иткəн көн иде ул. Патша указлары белəн генə яшəргə күнеккəн ил төп закон нигезендə көн итəргə тырышып карады. Лəкин ул төп закон эшлəмəде диярлек. Декабрь аенда эшлəгəн эш хəерле булмый, күрəсең. Хəер, декабрьдə кабул ителмəсə дə, Россия Конституциясе дə үз вазыйфасын үтəп җиткерми шикелле. Декабрь ае узган елга йомгак ясау ае да бит. Ничек яшəдек соң əле 2010 елда? Бу сорауга барыбыз да «корылык үзəккə үтте», дияр. Əйе, шулай. Андый афəтне Ходай бүтəн күрсəтмəсен инде. Корылыкның кайберəүлəргə файдасы да тигəндер. Эшлəргə тиешле эшлəребезне табигать кəпризлəренə сылтап, судан коры чыга белүче илдə яшибез лəбаса. Күбрəк зарлана башладым. Əлеге дə баягы декабрьне өнəп бетермəвем аркасындадыр.

Ходайның биргəненə шөкер, яшибез бит əле. Менə Яңа ел да җитə. Котлашырбыз бер-беребезне. Көннəр дə озынаер, дөнья да яктыра төшəр. Котлы булсын Яңа ел! Котлы булсын!

 

«Сәхнә» журналы, 2010, декабрь язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк