Логотип
Архив Материалов

Ул гел янәшәдә кебек

Зур шәхес кешеләрнең эчке дөньясында яшәвен дәвам итә. Туфан Миңнуллин да, вафатына инде шактый көннәр узуга карамастан, гел янәшәдә кебек, калын кысалы күзлеге аша төбәлгән сынаулы карашы, мыек...

Зур шәхес кешеләрнең эчке дөньясында яшәвен дәвам итә. Туфан Миңнуллин да, вафатына инде шактый көннәр узуга карамастан, гел янәшәдә кебек, калын кысалы күзлеге аша төбәлгән сынаулы карашы, мыек астыннан эчкерсез елмаючы иреннәре күз алдында тора, көр тавышы колакта яңгырый шикелле...

Мин аны гомерем буе рухи атам дип санадым. Бу сүзләрне олы җаваплылык белән әйтәм. 1976 нчы елда Әлмәт дәүләт драма театрында минем беренче әсәрем – «Их сез, егетләр!» дигән комедиям куелды. Язучыларның әдәби ел йомгагына багышланган җыелышта Туфан абый, шул комедиядән өзекләр китерә-китерә, өметле драматург килә, дип сөйләгән. Аңа кадәр без таныш та түгел диярлек идек. Алтмышынчы еллар ахырында аның яшь драматурглар семинарында безнең алда чыгыш ясаганы, кичен Академия театрында «Миләүшәнең туган көне»н караганыбыз гына хәтердә калган. Икенче көнне үк килеп ирешкән әлеге мактау сүзләре миңа бик көчле тәэсир итте, иҗатка ышанычымны арттырды. Әлмәт театрында аннан соң сәхнәләштерелгән «Ач тәрәзәң» драмасын ошатуы турында Туфан абый Казанда очрашкан чакта үземә әйтте, кимчелекләрен дә күрсәтте, тере тавыкны бик үк йолкып бетермә, мамыклары калсын, диде. Шулай итеп, ул минем һәр әсәремә үз бәясен бирә торган булды. Үзе мине сайлаган икән, мин, аңа тулаем ышанып, барлык киңәшләрен кабул итәргә тырыштым, әдәбиятта таянычым дип санадым, һәм ул шулай булып калды да.

Ике пьесам куелгач, Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, И.Юзеев мине Язучылар берлегенә алу мәсьәләсен дә күтәрә башладылар. Ул арада шактый гына хикәяләр, өченче пьесам да язылды. Ике пьесам гөрләп бара. Ул елларда халык театрны гаҗәп тә ярата иде. Мөслимнең 250 урынлы мәдәният йортында «Их сез, егетләр!»не өч көн, «Ач тәрәзәң»не өч көн аншлагка уйнадылар! Билетсыз калган кайбер танышларым белән ачуланышып та беттем. Бүгенге вәзгыятьтән шул чорларга күз атканда моңа хәйран калмалы! Спектакльләрне Татарстан, Башкортстан авылларында да халык «егылып» карый, дип, артистлар миннән сөенче алалар. Мондый шартларда язылган өченче пьеса, әлбәттә, гениаль булырга тиеш иде. Шушы нәрсәне раслатасы гына калды. Моны инде Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗевләр гена раслый ала. Режиссерлар ботарларга, синнән кат-кат эшкәрттерергә генә беләләр. Район газетасы редакторларын ниндидер киңәшмәгә чакыргач, мин Туфан абыйга шалтыраткан идем: «Пьесаңны китер, укырмын», – диде. Гениаль әсәр язганымны Мөслимдә эчтән генә ләззәтләнеп кичереп йөрсәм дә, Казанга килеп, Миңнуллиннар фатирына юл алгач, күңелгә әллә нинди шомлы уйлар керә башлады, гениальлегем парга әйләнгәндәй юкка чыкты. Ул бит әллә нинди серле, ни әйтәсен, ни эшләсен һич белә торган кеше түгел. Аның фатирына барып керү дә гаять кыен инде минем өчен. Әле хатыны Нәҗибә апа ни әйтер? Анысы белән бөтенләй танышлыгым юк, сәхнәдә уйнаганыннан гына күреп беләм. Ләкин хәзер тәвәккәлләнгән, сөйләшенгән. Суярга алып барган тавык хәлендә, үземне үзем күтәреп баргандай, фатирына килеп кердем. Нәҗибә апа эштә иде. Туфан абыйның җиңсез тире камзулдан, әби-бабайлар кия торган кыска кунычлы киез итектән булуы мине мәзәксендерде. Без аны ап-ак күлмәктән, чем-кара костюм-чалбардан, шундый ук галстуктан күрергә гадәтләнгән идек. Дөрес, теге чакта драматурглар семинарына ул милли бизәкләр белән матур итеп чигелгән түбәтәй кигән, шул чия көрән төстәге бәләкәй генә түбәтәен кара бөдрә чәчле башының түбәсенә батырып куйган иде. Ул елларда түбәтәй кию рәсми даирәләр тарафыннан милләтчелек, мөселманлык билгесе дип бәяләнгәнлектән, моны мин аның шаблон карашларга, рәсми идеологиягә җайлап кына төрттерүе булгандыр дип уйладым. Туфан абый, кул биреп күрешкәч тә мине түргә уздырды, кухняга алып керде. Суыткычтан дерелдек алды, аны җитез генә кискәләде. Мин дерелдекнең үтә күренмәле булуына, аңа салынган тәмләткеч үләннәрнең ямь-яшел булып күренеп торуына игътибар иттем.

– Вакытым булганда, дерелдекне мин үзем ясарга яратам, үз рецебым буенча, – диде Туфан абый, өстәлгә ипи, тоз, тагын нәрсәләрдер куеп.

– Моны үзем пешердем, әйдә авыз итеп кара әле. Әгәр эш көне булмаса, берәр илле грамм да тотар идек тә, гаепләмәссең инде...

Нинди илле грамм ди ул! Мин инде аны мәшәкатьләвем өчен кыенсынудан үзем дерелдектән дә ныграк дерелдәп утырам... Мин бит пьесамны бирәм дә ишек төбеннән борылып чыгып китәм, дип килгән кеше. Көтмәгәндә күрсәтелгән бу кадер-хөрмәткә ризалашырга туры килде, без икәүләп дерелдек ашадык, чәй эчтек. Турысын әйтим, кыенсынуымнан мин ул дерелдекнең тәмен тоя алмадым бугай. Туфан абый, якын туганы белән сөйләшкәндәй, җылы гына әңгәмә корып җибәрде, тормыш хәлләремне сораштырды. Бура төбендә әзрәк рәте бармы, дигәндер инде, нәрсәләр язуым белән дә кызыксынды. Мин аңа күп төрле җәмәгать эшләренә батканымны, редакторлыктан китеп, берәр җиңелрәк эшкә күчү теләгемне дә әйттем, әдәби мохиткә сусавымны да сөйләдем. (Башлаган хатирәмне бүлеп, Туфан абыйның һәр нәрсәгә бик тә игътибарлы булганлыгын әйтеп китим әле. 1985 нче елда Ризван Хәмид язучыларның Чаллы бүлегеннән Казанга күчкән чорда идарә рәисе Т.Миңнуллин мине аның урынына кодалап шалтыратты, әдәби мохитнең уртасында кайнарсың, диде. Ризваннан калган фатирның әйбәтлеген дә искәртте. «Сороконожка» дип аталган йортлар тезмәсендәге ул фатирда Ризван янында кунып чыкканым бар иде. Чыннан да шәп иде фатир. Шул чакта ике бала туганын, әниемне шәһәргә мәңге алып барып булмаячагын да аңлаткач, Туфан абый артык басым ясамады, тыңлаусызлыгым өчен үпкәләвен дә сиздермәде).

Инде минем гениаль әсәргә күчик. Трагикомедия итеп язылган ул пьесаны Туфан абый тулаем хупласа да, жанр аныклыгы җитми, диде. Бу кимчелекне төзәтү юлларын күрсәтте. Ул арада Ризван Хәмидне, Нәбирә Гыйматдинованы һәм мине Язучылар берлегенә алу эше башланды. Тиешле документлар белән бергә «Кондырлы кодачасы» исемле теге трагикомедиянең кабат төзәтеп эшләгән нөсхәсен идарәгә юлладым. Әдәби иҗат белән шөгыльләнүче күп кенә яшьләрне 1981 нче елда Кукмарага җыйдылар, татар әдәбиятының киләчәге, яшь алмаш әзерләү буенча зур сөйләшү булды. Өчебезне дә Язучылар берлегенә алырга тәкъдим иттеләр. Минем иҗатка анализ ясаганда, Туфан абый «Кондырлы кодачасы»на тукталып болай диде:

– Фоат Садриевның бу пьесасы жанр ягыннан анык түгел. Аны шарф итеп муенга урасаң да була, ыштыр итеп аякка чорнасаң да була.

Зал рәхәтләнеп күтәрелеп көлде. Димәк, мин ул куйган таләпләрне үтәп бетерә алмаганмын. Туфан абый моны минем дәрәҗәмне төшерү өчен әйтмәде, ә бәлки яшьләргә жанр мәсьәләсендә игътибарлы булырга кирәклеген искәртте. Бу минем өчен дә онытылмаслык сабак булды. «Кондырлы кодачасы»н тагын бер мәртәбә эшләп чыктым, һәм ул Әлмәт театрында зур уңыш белән барды. «Иртәгә нидер булачак» дигән пьесамны карагач, Туфан абыйның йөзе ачылмады, производство белән мавыгуың нык сизелә, диде. Мин аны яңадан пьесалар укытып интектермәдем, әмма пьесалар язганда аны янәшәдә басып торган кебек тоя идем. Теге яки бу эпизод, диалоглар ышандырмый башласа, күңелем белән аңа мөрәҗәгать итәм, аның пьесаларын да укыштыргалап, үземне басып торган нәрсәдән котылмакчы булам. Бу очракта Туфан абый күренешне ничегрәк алып китәр иде икән? Яза торган әйберең көрчеккә китереп терәсә, ул шүрәле бармагын кыскан ише генә кысмый. Прозада мине А.Гыйләҗев илһамландырып та, кисәтеп тә торды. Ул үтеңә тиярлек усал итеп тәнкыйтьли иде. Булдыксызлыгым өчен кызарынып-бүртенеп утырсам да, мин аларга мәңге рәхмәтле. Алар кара тир түгеп, кат-кат эшләргә, планканы беркайчан да төшермәскә өйрәттеләр.

Туфан абый бөтен барлыгы белән артист иде. Ул туктаусыз уйнады, туктаусыз үртәште. Аның үртәшүендә балалык, җылылык бар иде. Ул шул үртәшү уенын оештыручы була. Моның өчен, әлбәттә, беренче чиратта аныкы кебек йөгерек зиһен, тапкырлык, көр тавыш кирәк. Туфан абый якын иткән кешеләре белән генә озаклап үртәшә һәм бу уенда ул ныграк кычкырган саен аның җылырак, якынрак мөнәсәбәте сизелеп тора. Әйткән бер җөмләсенә кычкырып көлеп эндәш билгесе дә куя. Үзенә ыргытылган энәле, җор сүзне ул рәхәтләнеп кабул итә, бәяли белә иде. Шуңа күрә аның янына зиһен чарларга, җорланырга курыкмыйча җыелыштык.

Мине бик озак еллар «Авыл каргасы» дип үртәде ул. Казанга килеп төшәм, берәр җыелышта, яисә Язучылар бинасы янында Туфан абыйны шәйлим. Ул да мине күреп ала, елмаеп көр тавышы белән миңа сәлам бирә:

– Нихәл, Авыл каргасы!

Барыбыз да көлешәбез. Әлеге ике сүзне ул әллә нинди эчке бер җылылык, якынлык белән әйтә иде. Барлык каләм әһеле белеп тора: Туфан Миңнуллин яратмаган кешесенә беркайчан да алай дәшми. Бәлкем ул үзен дә күздә тотып юри шулай әйткәндер? Аның язганнарының күпчелеге авылга багышланган, гади авыл кешеләренә мәхәббәт белән сугарылган ич. Казанга барасы булса, минем шул «Авыл каргасы»н ишетәсем килеп, күңелем җылынып китә, юләр кеше сыман, берүзем елмаеп-елмаеп куя идем. Шунысы кызык, мин 60 яшемә җиткән чорларда Туфан абый «Нихәл, Авыл каргасы» диюен ташлады. Шуның белән балалык чорыбызның үтүен искәрткәндер, күрәсең. Аның гөнаһсыз ул үртәвен мин һаман көтеп яшәдем. Бәлкем, берәр җилкенеп куяр да, әйтеп ташлар, дип көттем. Әмма аның авызыннан ул сүзләр чыкмады. Аны ишетү өчен мин хәзер ниләр генә бирмәс идем! Юк шул инде Туфан абый. Үзе дә, аның үртәп кенә әйткән сүзләре дә ничек кадерле, якын булган икән бит! Үткәннәрне сагынып, хәтердә яңартырга гына калды шул.

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк