Логотип
Архив Материалов

Уйланулар...

Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь Киресенчә булырга тиеш ләбаса... Әмма, телисеңме-­юкмы, барлык кануннарга каршы килеп, яшәеш дисбесе иң нечкә, иң нәзек түгел, ә иң нык, иң ышанычлы тоелган уры...

Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь

Киресенчә булырга тиеш ләбаса...

Әмма, телисеңме-­юкмы, барлык кануннарга каршы килеп, яшәеш дисбесе иң нечкә, иң нәзек түгел, ә иң нык, иң ышанычлы тоелган урыннан өзелә... Гәрәбәләр чәчелеп китә... Бер тирәгә җыйналганнар да алар, әмма – ни кызганыч! – берләштереп торучы җеп юк инде...

Барысы да шул ук та кебек, шул ук түгел дә. Әйе, хәзер Туфан абый эшкә йөрми башлады. Коридорда тавышының да күптән ишетелгәне юк. Әмма театрда һаман аның спектакль­ләрен уйныйлар, китап киштәләрендә – аның әсәрләре, интернетта, газета-­журналларда, телләрдә – ул элеккечә һәммә җиргә өлгерә ләбаса! Шуңа күрә, бәлки, китмәгәндер дә ул? Бәлки, без алданабыз гынадыр? Чөнки яшәү – аяк­кулларны селкеп, сикереп йөрү дигән сүз генә түгел әле! Алай икән, димәк, Туфан абый һаман исән, мәңге исән!

Моңа чын күңелдән ышанырга гына кирәк...

Мин ышанам.

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк