Вакыт хәле...

 

«Аллаһ сезне чакырып алган көнне сез аңа тәкбир әйтә-әйтә үлем белән терелү арасында бик аз вакыт (җирдә) үткәнен үзегез дә тоярсыз». (17:52)

Ни хәл итмәк: Вакыт узмый да, акмый да... Ул һаман шул килеш тора. Вакыт узу» ул безнең телдәге гап-гади бер метафора. Без үзебез Вакыт аша узабыз... Вакыт хәле җөмләнең иярчен кисәге булган кебек без дә Вакытның «иярчен кисәкләре». Фәлсәфә фәне тарафыннан күптән ачылган төшенчә бу. Тик Вакыт аша һәркемнең бәхетле булып, матур узасы килә. Моның өчен сөеп-сөелеп, хәятнең һәр мизгеленнән тәм таба-таба, кайнап, ургып яшәргә генә кирәк. Вакыт хәле безнең хәлгә турыдан туры бәйләнгән дип тәкрарь итә тормышның фәлсәфә фәне.

Димәк, Вакыт хәле...

– Фәрит әфәнде, Сезгә Ходай Сәнгать дөньясында кешеләргә Матурлык нурлары җиткерү миссиясен йөкләгән. Талантсыз кеше булмый. Сезнең сәләт, театр сәнгатендә бөреләнеп, Матурлык барын исбатлап яшисездер? Матурлык төшенчәсе, әлбәттә, гаҗәеп киң, зур төшенчә. Ямьсез күренешләр  булмаса, кеше Матурлыкны аңлый, төшенә алмас иде. Болар һәммәсе Тормыш дигән казанда кайный. Театр нигездә Матурлыктан тора...

– Балачакта әй матур булган да соң дөнья, дим. Олыгая барган саен аның күңелсез, начар, урыны белән хәтта пычрак якларын күбрәк күрәсең шикелле. Ул әллә ни матур түгел, бу матурлыкны үзеңә эзләп табарга, һичьюгы шуңа омтылырга һәм чагылдырырга тырышырга кирәк. Кешелек дөньясы бигрәк чуар инде безнең… Спектакльләремдә тормышның ямьле, күңелле мизгелләрен генә күрсәтим дигән максат та куймыйм. Һәрбер фәлсәфи төшенчә булсынмы ул, күренешме – ике яклы дип саныйм. Әгәр бер якны гына сайлыйсың икән, ул инде позиция дигән сүз. Әгәр сәнгать кешесе бераз философ та икән, ул бернинди позициягә басарга тиеш түгел, минемчә.

– Гомернең «өч көнлек» икәнлеген исәпкә алганда, Сез бүгенге көндә ничә көнлек Матурлык тудыра алдым дип уйлыйсыз?

– Әйткәнемчә, матурлык кына тудырып эшлибез дип әйтә алмыйм. Минем өчен эш – эш инде ул. Ничек кенә югары дәрәҗәдә эшләп, профессиональ яктан шактый ныгыган булсак та, без фикер җиткерергә тиеш. Тамашачы бер мизгелгә туктап калсын... Күптән онытылган кебек тоелган әйберләрне кинәт хәтерендә яңартып, тормышының ниндидер мизгелендә тукталып, уйлансын... Вакыт хәле турында, мәсәлән... Вакыт хәле безнең хәлгә бәйләнгән дисез бит...

– Күп театрларда спектакльләр куйдыгыз. Бу режиссер өчен зур бәхет! Ул аның талантын төрле аспектта ачарга ярдәм итә торгандыр? Сәхнә, шартлар, актерлар төрле-төрле...

– Тәҗрибә ул, зур тәҗрибә. Башка театрларда эшләгәндә актерлар белән уртак тел тапканчы шактый вакыт уза. Ә бит вакыт төшенчәсе чикләнгән. Мәсәлән, ай ярым эчендә спектакль эшләп чыгарга кирәк, ди. Бу очракта режиссердан да, артистлардан да шулкадәр зур әзерлек сорала. Икенче сүз белән әйткәндә – мобилизация... Ничек эшлиячәкбез, нинди ысуллар кулланачакбыз – барысы шул төшенчәгә туплана. Билгеле, үз театрыңда эшләү күпкә җиңелрәк, чөнки шәкертләрем белән бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Мин бит үз театрымның патриоты. Монда тудым, монда үстем. Биредә минем абый-апаларым, алар тәрбиясендә, алар күзалдында үстем дисәм дә буладыр. Эшчәнлек кыры да киңрәк бит. Бер-беребезне шунда ук чамалыйбыз, болай эшләү, әлбәттә, күпкә уңайлы. Әмма моны тыныч суда гына йөзәләр болар дип кабул итәргә кирәкми. Рәхәтләнеп йөзә торган бассейн түгел бу.   Бөтен нәрсә әзер дип уйлаучылар да ялгыша. Төрле чаклар булгалый, монда да проблемалар җитәрлек. Иң мөһиме – ашыкмаска, каударланмаска кирәк. Иҗат ашыгуны хупламый бит ул. Башкортостанда туып, хәзер Оренбург шәһәрендә иҗат итүче бик танылган сәхнә рәссамы Таң Миңнекәевнең яратып әйтә торган сүзе бар: «Ашыкма. Ашыкканда үз-үзеңне тикшерергә вакыт калмый ул».

– Димәк, тагын Вакыт хәле... Илле яшьтән соң гомер башка яссылыкта ага башлый кебек. Аңа кадәр «таң ата да, таң ата», илледән соң «таң ата да, кич була» фәлсәфи мәгънәсе кысасына керә кебек. Эшләү җиңеләя чөнки осталык тупланган була?

– Никтер минем бу хакта уйланганым юк. Элегрәк булды ул, менә Тукай яшенә җиттем, нигә ирештем, ни кылдым дигәндәй. Хәзер алай түгел. Дөрес, шомартылган алымнар җитәрлек, әмма аннан качарга тырышам. Режиссер яңалык тудырырга тиеш. Аның эше бит «син тегеләй бас, син болай эшлә», дип артистларны өйрәтү генә түгел. Үз тирәңдә җылы атмосфера булдыру кирәк. Әгәр шуңа ирешәсең икән, сиңа башкалар да кушыла. Ә бу инде бик кадерле әйбер...

– Безнең татар сәнгатендә «майа» төбе бик көчле. Мәсәлән, Празат Исәнбәт бар иде. Бик «нечкә» режиссер. Фәрит Бикчәнтәев мәктәбендә андый егет-кызлар тәрбияләнәме?

– Минзәлә театрында Дамир Сәмирханов уңышлы эшләп килә. Мин аны Сез искә алган төшенчәгә туры килә дияр идем. Ул кешенең психологиясенә игътибар итә. Оренбург театрына баш режиссер булып билгеләнгән Альберт Гафаров гаять үзенчәлекле шәхес. Лилия Әхмәтованың бездә берничә спектакле куела. Режиссураны Мәскәүдә тәмамласа да, мин аны үз шәкертем дип саныйм – Рамил Фазлыев хәзер Әтнә театрын күтәрү белән мәшгуль. Бу һөнәрдә Илгиз Зәйниев та үзен сынап карый. Бик талантлы егет, әмма ул әле эзләнүдә.

– Әдәбият белән сәнгатьне Рәсәйдәге спорт хәле белән чагыштырып авыз суларын корытабыз. Сезнең фикер ничек?

– Бу ике өлкәне юкка гына чагыштырмыйлар. Уртаклык бар, димәк. Мин үзем спорт дөньясындагы вакыйгалардан читтә калмаска тырышам. Җаваплы матчларны, олимпия уеннарын карыйм. Спорт бит ул – сәнгать, ләкин үзенә күрә башка төрле – җиңүләргә омтылдыручы, исәпләр белән бәяләнүче сәнгать. Юкка бәйләнәләр.

– Бүген Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» сын куярга куркасызмы? «Банкрот» спектакленә караганда сез кыю егет!

– Мин «Зөләйха»ны төгәл пьеса дип әйтә алмыйм. Ул тема буларак актуаль, әһәмиятле, ләкин пьеса итеп караганда ул миңа кызык түгел. Берьяклы әсәр дияр идем. Исхакый драматургиясе хакында шундый фикердә. Ә Г.Камал – ул драматург. «Банкрот»ның язмышы гел уңышлардан гына торды, мин ана үзем дә аптырый идем, ник ярата соң, ник көлә соң халык дип уйлый идем. Ә менә хәзер «Банкрот» заманы җитте дип саныйм. Бүген ул актуаль.

– Элгәре Сезнең турында күп сүзләр йөрде: имеш, Бикчәнтәевтә милли рух юк. Мин бу бәяләмә белән килешми идем, хәзер дә дөрес түгел дип уйлыйм. Хәер, Сез моны үзегез расладыгыз. Сезнең спектакльләрне караганнан соң туды миндә мондый ныклы фикер.

– «Милләт!» дип кычкырып йөрүчеләрне аңламыйм. Үземне борчый торган проблемаларны мин дә чыгып кычкырыйммы хәзер? Милләтчелектә зәгыйфьлек бар, минемчә, дөньяны берьяклы гына күрү...

– Егерме ел эчендә иллеләп спектакль куйгансыз. Барысы да төрле жанрда, төрле труппалар белән. Буталып бетмисезме?

– Буталу бер караганда яхшы да бит ул. Алайса иҗатның кызыгы бетә. «Штамп» дигән сүз бар. Артистларны амплуага бүлү. Мин болай итүгә каршы. Комедия рольләрен генә башкара торган артистларны икенче юнәлешкә борырга тырышам. Кешенең бит ресурслары җитәрлек. Ринат Таҗины Муса Җәлил, Кол Гали кебек образларны гәүдәләндерүче итеп күрергә өйрәнгәнбез. Хәзер без аның белән «Хуҗа Насретдин»ны эшлибез. Шундый кызыклы эзләнүләр, фикерләр белән якын килә ул аңа. Минем тәкъдимнәрне дә тиз кабул итә. Алсу Гайнуллина хакында да шуны әйтергә мөмкин. Мин артистларны бертөрле куллануга каршы.

– Алтмышынчы елгы яшьләрнең күбесе кинәт югалып калып тормышта үз урынын таба алмады. Шул еллардагы коммунистик тәрбия «итәгеңнән тартып» тормыймы?

– Ул чорларны сүгәргә алынасым килми. Анда бернигә алыштыргысыз хыял, романтика бар иде. Аннары мине тулысынча шул заман гына тәрбияләде дип әйтә алмыйм. Партиягә кертмәкчеләр иде, әмма күңелдә ниндидер сизгерлек булганмы, әллә аңлапмы – кермәдем. Минем әти оппозиционер иде. Ул тормышын үзенчә корган, мөстәкыйль кеше иде. Әтинең шул сыйфатлары миңа да күчкән, күрәсең.

– Брежнев заманындагы «караңгылык» чорының кайбер тенденцияләре сагындырмыймы? Мәсәлән, ул вакытта һәр Республикада (өлкәдә) бер бөек режиссер, бер бөек актер, бер бөек прозаик һәм бер бөек шагыйрь бар иде. Бердәнбер бөек режиссер булып яшисең килә торгандыр синең дә?Тик күзгә туры карап сөйләшик!..

– Минем тәрбия үзгәртеп кору елларына туры килде бит. Ул беләсезме нинди гаҗәеп чор иде! Булгаковның «Мастер и Маргарита» сын яшеренеп укыганнан соң, бер ел эчендә ул китап киштәсендә урын алды! Чит ил әдәбиятлары үтеп керде. Бер сүз белән әйткәндә, шлюзлар ачылды һәм мин шул агымга ияреп, яңа чорга аяк бастым. Ә үзгәртеп кору еллары белән күпме кешенең хыяллары җимерелде бит. Мине бу хәлләр читләтеп үтте. Урамда үстем, гап-гади «Һади Такташ» малае идем мин. Пионер, комсомол галстукларыннан йөрергә ояла идем. Әни тагып чыгара, ә мин урамга чыгу белән салып атам. Урыным – арткы парталарда, дәресләргә бер дә җитди караганым булмады. Бөтен класс бертөрле эшли, ә без икенче төрле. Система белән килешмәү, эчке каршылык шул вакытта ук булган, димәк. Бер дә яшермим – мин урамда үстем. Менә шул вакытта әни якама ябышмаса, минем язмышым бәлки башка якка борылыш алыр иде. Вакытында театр училищесына кертте. Татарстан урамына күчендек. Эчке дөньям формалашу да шул вакытта булгандыр. Хәзер дә «Фәрит кире бит ул, үзенчә эшли. Үзегезнең сүзне өстә калдырасагыз килсә, аныңча итеп әйтегез», – диләр икән.

– Базар мөнәсәбәтләре театрларның аякларын бәйләп тора, «кассага» эшләүчеләр күбәйде. Ләкин бу, сәнгатькә игьтибар кимегән заманда, гаеп эш түгел. Мәсәлән, театр бер шәп спектакльне дөньяга чыгару өчен берничә «кассовый» куеп, актерларын, театрны яшәтеп алып барырга уйлый икән, моның нинди гаебе булсын инде?

– Чит илне мактарга яратабыз инде. Алар инде күптән базар мөнәсәбәтләрендә! «Сәнгать акчага корылмаска тиеш!» дип кычкырып йөрүчеләрне тыңлау көлке. Франциядә ике-өч театр хөкүмәт җилкәсендә, Америкада, Британиядә андый театрлар бөтенләй юк. Театр үз-үзен ашата алмый икән, хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш диюләре белән килешәм. Әмма замананы читләтеп үтеп булмый. Сәнгать акча китерә торган тармак түгел. Ә менә спорт дөньясында миллионнар «уйный». Шулай булгач, аңа ничек игътибар булмасын?! Бүгенге көндә Камал театрының тамашачылар залы 800 кешене сыйдыра. Без шуннан да күбрәк билет сата алмыйбыз һәм бәяләрен дә кул җитмәслек югары күтәрә алмыйбыз. Хәзер күңел ачам дигән кешегә сайлау мөмкинлеге җитәрлек. Иң авыр заманнарда – 90 нчы елларда – халык иртәгә ничек яшәрбез дип баш ватканда театрны саклап калу башка сыймаслык авыр эш иде. Марсель абый Сәлимҗанов белән Шамил абый Закировлар иҗади корбаннар хакы белән коткарды театрны! Сезонга сигез спектакль чыга иде! Әйбәтме ул, начармы – премьера гына булсын. Эстрада җырчылары сәхнәдән төшмәде – акча гына килсен. Бүгенге көндә хәл бөтенләй башкача. Кассага эшләүдән бигрәк, сыйфат турында сүз бара. Мәсәлән, «Мәхәббәт FM». Кассалымы – әйе. Халык бит ярата.

– Актерларның хезмәт хакы ташка үлчәрлек дип сөйлиләр. Сез театр әһелләре берлеге җитәкчесе дә бит әле?

– Бу авыр мәсьәлә. Монда гаепнең кечкенә генә өлеше театрларның үзләренә дә туры килә дип саныйм, әмма әйтсәң, үпкәлиләр. Менеджмент заманы бит. Халыкны театрга китерү өчен башка юллар эзләргә кирәк. Алдыңа китереп биргәннәрен көтеп яту – көлке. Театр реформасы юк, театр законнары юк, сәнгатькә караш башкача. Гомумән, рухи азыкның язмышы шундый булачак. Тотып карарлык әйбере булмагач, нәрсәгә акча түләргә дип саный җитәкчеләр. Безнең профессияне аңлаучы юк. Аны әле һаман ятлаган текстны сәхнәгә чыгып сөйләү дип кенә кабул итәләр....

– Бар һөнәр, бар җан. Сезнең өчен болар аерым төшенчәләрме яки икесе бергәме?

– Алар аерылмый. Яшәеш формасы бит ул. Аларның бары тик тигезлеген – балансын сакларга кирәк. Җан белән генә яшәсәң, берзаман буш куык кебек шартлавыңны көт тә тор. Ә һөнәр белән генә яшәү – җансызлыкка китерә. Форма һәм эчтәлек. Төп фәлсәфә – менә шулар.

– Талантлы кешеләр, гадәттә, эшмәкәрлек өлкәсенә кереп китеп, матур гына яшәп яталар. Сәнгать бер караганда җан газабы бит ул. Үкенмисезме?

– Мин ышанмыйм аларның рәхәт яшәвенә. Ә икесен бергә алып бару – мөмкин эш түгел.

– Син ике олуг актер малае – Рәфкать Бикчәнтәев һәм Наилә Гәрәева. Улыгыз Йосыфны да театр дөньясына өндисездер инде?

– Йосыф театрда үсте. Элек Марсель Хәкимович белән күршеләр булып яшәдек. Ул безнең эшчәнлекне күреп, белеп, аралашып үсте. Кинода төшү, спектакльдә уйнау тәҗрибәсе бар. Ул хәзер Кытайда кытай телен өйрәнә, музыка, бию белән шөгыльләнә. Иң матур, рәхәт чагы. Үзе сайласын, үзе уйласын, без киңәшләр белән ярдәм итәргә әзер.

– Хатын белән бер коллективта эшләргә язмасын дигән фикерләргә килгәлисезме?

– «Юк» дисәм, алдау булыр иде, шулай бит? Авыр вакытларда килә инде андый фикерләр дә. «Эх!» дисең...

– Быел «Мәдәният елы» дип игълан ителде. Бу «галка» өчен генәме, әллә чынлап та милли театрларга берәр файдасы булырмы?

– Нефтьчеләр бар, нефть бар. Менә бу «Нефть» елы. Аны Театр, Музыка елы дип атауларын теләр идем. Болай итеп искә алгач та рәхмәт инде, әмма мәдәният елы дип, халыкның мәдәниятлырак була башлавы икеле... «Тукай елы» булды бит, никадәр чаралар узды, китаплар чыкты. Менә монысы башкачарак. Аннан әдәбият өлкәсендә алга китеш сизелдеме – белмим, әмма халык Тукайның кем икәнен белде.

Өч көнгә дип кенә җиргә

килгән идек...

Бу дөньядан тиз китәрбез

иде кебек.

Көннәр озын, гомер бакый...

Ләкин тормыш

Күпме яшәсәң дә барыбер

өч көнлек...

– Шушы өч көнлек дөньяда матур булып яшисе иде. Ул Матурлыкны бар кешегә дә күрсәтәсе иде. Әлбәттә, минем очракта сәнгать аша, театр сәнгате...

– Амин, шулай булса иде!..

 

 

Минем яраткан саным унөч. Шуңа күрә, шул исәптәге соңгы сорауларны бирәм:

1. Режиссер буларак, бүген Сезнең кулны бәйләп торган сәбәпләр? Алар объектив сәбәпләрме, субъективмы?

Бары тик субъектив.

2. Шәхес буларак, Сез үзегезнең кайсы сыйфатларыгыздан канәгать түгел? (Әгәр кеше үз-үзеннән 100 процент канәгать икән – димәк, ул камилләшүдән, үсүдән тукталган дигән сүз). Һәм режиссер буларак?

Андый сыйфатларым юк.

3. Кайсы илдә яшәргә теләр идегез? Балаларыгызның нинди илдә яшәүләрен теләр идегез?

Мөстәкыйль татар илендә.

4. Сез сокланган шәхес?

Алар күп бит.

5. Дөнья әдәбиятында яраткан геройларыгыз? Татар әдәбиятында?

Санчо Панса, Панург, Әлмәндәр.

6. Татар мәктәбендә укымаганыгызга үкенмисезме?

Үкенүдән ни файда?..

7. Нинди күренеш-гамәлләр Сездә нәфрәт уята?

Расистлык, шовинизм.

8. Сезнең өчен дин нәрсә ул? Аллага ышанасызмы? Берәр дога беләсезме?

Бу минем шәхси эшем.

9. Сез татар халык фольклорын, гореф-гадәтләрен яхшы беләсез. Мәсәлән, Бичура образын Сез инде яшь чакта ук сәхнәгә алып менгән идегез, шәһәр малаена кайдан килгән мондый мәгълүмат?

Яхшы беләм дип санамыйм. Мәгълүматларны бүгенге көнгә кадәр туплыйм.

10. Сезнең яраткан төсегез? Яраткан ризык?

Бөтен төсләрне яратам. Үзем үстергән бәрәңге.

11. Еш гашыйк буласызмы? Гашыйк булу хәлләре иҗат кешесенә хас сыйфат диләр бит?

Әйе шул.

12. Мәдәният министры буласыгыз килер идеме?

Юк!

13. Сезнең фикерегез һәм шәхси кичерешләрегез буенча нәрсә ул Бәхет?

На свете счастья нет, но есть покой и воля.”

А.С.Пушкин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
902
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы