Логотип
Архив Материалов

Колбай-Морасада Кариев бәйрәме

Ачык һавада корылган сәхнәдә республика театрлары җитәкчеләренең Кариев рухына рәхмәт сүзе актерлар, җырчыларның чыгышлары, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә шулай ук «Җыен» фондының...

Ачык һавада корылган сәхнәдә республика театрлары җитәкчеләренең Кариев рухына рәхмәт сүзе актерлар, җырчыларның чыгышлары, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә шулай ук «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясеннән «Габдулла Кариев» китабын тәкъдим итү дә булды. Мәшһүр артист, режиссер турында истәлекләр, аның шәхси материаллары тупланган әлеге китапның авторы – Гали Арысланов.

Чаралар Нурлат район мәдәният йортында дәвам итте. Нурлатлылар мәшһүр якташларының юбилеена багышлап, республика күләмендә үткәрелүче Г.Тукай елына өстәп, районда Г.Кариев елын игълан иткәннәр. Бәйрәмдә Кариев дәвамчылары – татар театрлары артистлары классикларыбызның әсәрләре – «Банкрот», «Гөлҗамал», «Артист»тан өзекләр уйнады. Шулай ук чарада Г.Камал театрының Фоат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестры, татар җырчылары да катнашты.

Татар дәүләт Яшь тамашачы театры башлангычында оештырылган бу бәйрәм Г.Кариевне олылау белән беррәттән, классик сәхнә әсәрләребезнең бүген дә актуальлеген югалтмавын, сәхнә уенын җыр-бию белән баетып, тамашачы игътибарын үзләренә җәлеп итеп торырлык яшь актерлар барлыгын күрсәтү өчен дә кирәк. Шулай да, ни кызганыч, бу вакыйга киң җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калды шикелле. Мондый вакыйгалар, бәлки, Нурлатта гына түгел, ә Казанда да билгеләнеп үтәргә тиештер. Кариев – исеме Татарстан башкаласының озынлыгы ярты чакрымнан да артмаган урамына гына бирелерлек, 125 еллык юбилей чараларын авыл һәм район дәрәҗәсендә генә үткәрерлек шәхес түгел.

Кариев театрының, бу датага багышлап, иң яхшы спектакльләреннән төзелгән атналык үткәрү уе да юк түгел. Нурлат җитәкчелеге исә Кариевнең туган көнендә ел да татар театрларын Колбай-Морасада җыюга каршы түгел. Сезон ахырында бирегә килү Яшьләр театрының матур традициясе генә түгел, бөтен татар телле театр дөньясының матур бәйрәме булырга мөмкин бит.

 

«Сәхнә», 2011, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк