Логотип
Архив Материалов

VIII «Театр язы»

Әлеге чара тарихында икенче тапкыр фестивальне республиканың башкаласы Уфа кабул итә. Фестиваль кысаларында Уфа, Салават, Туймазы, Стәрлетамак һәм Сибай шәһәрләреннән 11 театр коллективы 13 спект...

Әлеге чара тарихында икенче тапкыр фестивальне республиканың башкаласы Уфа кабул итә. Фестиваль кысаларында Уфа, Салават, Туймазы, Стәрлетамак һәм Сибай шәһәрләреннән 11 театр коллективы 13 спектакль уйнаячак. дип көтелә. Фестивальне Туфан Миңнуллинның «Нәзер» пьесасы буенча Олег Ханов куелышында «Әллә ялгыш, әллә язмыш» спектакле белән Салават Башкорт дәүләт драма театры ачып җибәрәчәк.

Фестиваль афишасында: А.Кивиряхк «Әлифбадан бер чебеш», Софокл «Әдип патша» (М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры), Б.Бикбай «Кодача» (Стәрлетамак Башкорт дәүләт драма театры), Н.Шмитько«Звёздочка», (Башкорт дәүләт курчак театрының рус труппасы), А.Островский «Гроза», С.Стратиев «Автобус» (М.Кәрим исемендәге Уфа Милли яшьләр театрының рус һәм башкорт труппалары), И.Зәйниев «Бөке» (Туймазы Татар дәүләт драма театры), М.Лермонтов «Маскарад» (Башкортстан Республикасының Рус дәүләт академия драма театры), Ш.Камал «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театры), С.Әбүзәров«Гомерлек газап» (А.Мөбәрәков исемендәге Сибай Башкорт дәүләт драма театры), Н.Гаетбай «Урал батыр» («Чулпан» Сибай Башкорт дәүләт балалар театры), В.Гуркин «Вот такая любовь» (Стәрлетамак Рус дәүләт драма театры).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк