Логотип
Архив Материалов

Яшь режиссерларга юл ачык!

2011 елның сентябреннән башлап үзен режиссер итеп сынап карарга теләүчеләр Татарстан театр эшлеклеләре берлегенә «Мин яратам сине, Казан» темасына текстлар җибәрде. Инде катнашучылар билгеле булд...

2011 елның сентябреннән башлап үзен режиссер итеп сынап карарга теләүчеләр Татарстан театр эшлеклеләре берлегенә «Мин яратам сине, Казан» темасына текстлар җибәрде. Инде катнашучылар билгеле булды һәм лаборатория эшен башлады.

Әлеге проект кысаларында 5 марттан 10 мартка кадәр яшь режиссерлар лабораториянең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәевтән мастер-класслар ала. 12-18 мартта – текстлар уку. Соңыннан катнашучылар булачак спектакльләренең эскизларын экспертлар хөкеменә тапшырачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 27 мартта «Тантана» фестивалендә билгеле булачак.

Спектакльләрнең премьералары июнь аена билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк