Логотип
Архив Материалов

Йолдыз буласың килсә

Кастинг 22 апрельдә 10.00 Халыклар дуслыгы йортында (Островский ур. 23) узачак. Бирегә җырчылар, алып баручылар, юмор осталары чакырыла.  Кастингта катнашу бушка. Конкурсантлар белән элемтәгә к...

Кастинг 22 апрельдә 10.00 Халыклар дуслыгы йортында (Островский ур. 23) узачак. Бирегә җырчылар, алып баручылар, юмор осталары чакырыла. 
Кастингта катнашу бушка. Конкурсантлар белән элемтәгә керү өчен анкетада үз координаталарыңны төгәл итеп күрсәтү кирәк.

Мондый кастинг аша Гөлназ Сәфәрова, Әбри Хәбриев, Иркә, Салават Миннеханов, Диләрә Иләлтдинова, Ландыш, Мөнир, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев, Алинә Сафиуллина, Ленар Сәйфиев, Лилиана Ирназарова, Раяз Фасыйхов, Эльмира Соләйманова, Илназ Баһ, Ильвина кебек яшь җырчы һәм алып баручылар танылды.

Кастингтан узган иң-иңнәрне “Барс-Медиа” компаниясе үз канаты астына алып, зур сәхнәгә менәргә ярдәм итәчәк. Бу инде яңа җырлар, яңа клиплар, сәхнә костюмнары, альбомнар өчен компания түли дигән сүз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк