Логотип
Архив Материалов

[Copy of] Юбилей

Философиядән, әйтик, фәннәр докторы, латин илләрендә илче булып эшләгән Илья Михайлович Бычков укытты, чит ил әдәбиятыннан шулай ук фәннәр докторы Татьяна Александровна Дынник лекцияләр укыды. Белем...

Философиядән, әйтик, фәннәр докторы, латин илләрендә илче булып эшләгән Илья Михайлович Бычков укытты, чит ил әдәбиятыннан шулай ук фәннәр докторы Татьяна Александровна Дынник лекцияләр укыды. Белем бирү белән бергә бездән шәхес ясарга тырыштылар. Безнең егетләр барысы да диярлек авылдан иде. Өркетелгән, куркытылып мокыт дәрәҗәсенә төшерелгән хокуксыз авыл кешеләренең балалары. Мәскәүдә, ни дисәң дә, үз сүзен курыкмыйча әйтергә кыючылар күбрәк. Безне дә алар шул рухта тәрбияләделәр. Иң әһәмиятлесе һәм иң кирәклесе – театрның кемнәр өчендер кәмит карау урыны түгеллеген канга сеңдерделәр. Театр – җир йөзендә иң демократик оешма, артист һөнәре үтә җаваплы һәм мактаулы профессия икәнен аңлаттылар. Мин әле ул вакытта Тукаебызның «Театр» дигән шигыре белән таныш түгел идем. Шуны укыгач, Тукайның даһи икәнлегенә чын-чынлап ышандым. Чөнки театрның җәмгыятьтәге урыны турындагы педагогларыбыз 5 ел сөйләгән сүзләр Тукайның 24 юллы шигыренә сыеп беткән икән.

Шунысы да игътибарга лаек – без бер оя булып укыдык, бер төркем булып кайттык һәм бер гаилә булып олыгайдык. Һәрберебез үз йөзебезне югалтмаган хәлдә «Щепкинчылар» исемен йөртеп, бердәмлекне саклый алдык, бер-беребезнең хәл-әхвәлен белеп торырга тырышабыз. Арадан киткәннәребезне (Дамир Хәйруллин, Мәсгудә Хәйруллина, Иркә Сакаева, Хәмбәл Закиров, Миргалим Харисов, Клара Газизова) сагынып искә алабыз. Һәр гаиләдәге кебек арабызда төрле хәлләр булып ала, үпкәләшеп тә куйгалыйбыз, ләкин бер-беребезгә авыр сүз әйтүдән тыелып кала беләбез. Беребез ялгышкалады, хәерле булсын, Ходай кичерсен.

Үзебезне һәрдаим «Щепкинчылар» дип атау кайберәүләргә ошап бетми, безне сепаратизмда да гаепләп алалар. Әмма безнең беркайчан да үзебезне бүтәннәрдән өстен итеп куйганыбыз юк. Театр белән бәйле һәркем безгә якын. Арабызда талантсызлар, сәләтсезләр юк дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай. Барыбыз да сәләтле. Әгәр кемдер тормышта үз урынын таба алмаган икән, сәләтсез булганга түгел. Мактана башладым шикелле. Ә нигә юбилей көннәрендә яхшы аттай бераз гына башны чөеп алмаска? Бүген театрда эшләүләрен дәвам иткән Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Николай Дунаев, Әзһәр Шакиров кебек осталар кайда бар? Театрда эшләмәсәләр дә, халык телендә макталып торган Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Рабит Батулла,Флера Хәмитова, Әхтәм Зариповка ничек тел тидерәсең.

Тормышның аяусыз законы безне дә читләтеп үтми, әлбәттә – олыгайдык. Картайдык дип әйтәсе килми, шайтан алгырысы. Ләкин исәннәребез иҗат итүдән туктарга җыенмый. Безне иҗат яшәтә. Мин бүгенге көндә «Сәхнә» журналының баш мөхәррире буларак, сыйныфташларымны юбилей белән котлыйм. Исән-сау булыйк, «Щепкинчылар»!

«Сәхнә», 2011, №8 (август)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк