Логотип
Архив Материалов

Югалма

  Югалма Югалма, елларның тузаны Җаныңның аклыгын күммәсен. Йөрәгең, ялгышып, тормышның Мәшәкать-зарыннан сүнмәсен. Елларны су ярып йөзгәндәй, Йөзеп үт курыкмый агымнан....

 

Югалма


Югалма, елларның тузаны
Җаныңның аклыгын күммәсен.
Йөрәгең, ялгышып, тормышның
Мәшәкать-зарыннан сүнмәсен.

Елларны су ярып йөзгәндәй,
Йөзеп үт курыкмый агымнан.
Онытма, кеше бул! – тормышта
Иң көчле дигән дә абынган.

Булганны кабул ал ничек бар,
Шөкер дип олыла һәр көнең.
Уйласаң, көрәштән тора бит
Узылган һәр көне гомернең.

Бәхетең төземә буш җиргә,
Нигезен намустан кор аның.
Үкенеп яшәрлек булмасын,
Әрәмгә үтте дип елларым.

 

Яфрак өздем


Яфрак өздем,
Җил, яңгырдан уңган
Көзге яфрак өздем үрелеп.
Офык сыман
Уттай өрәңгеләр
Бара иде инде сүрелеп.

Үзәннәрдә
Ята иде томан,
Ап-ак кырау төргән үрләрне.
Күзгә күренеп
Сүнеп, уңып бара
Балкып, көлеп торган көз яме.

Тик көзләрдә
Була торган моңсу
Казлар каңгылдавы күкләрдә,
Уйга чумып
Гомер агышында
Сагышланып калган бер мәлдә.

Яфрак өздем,
Шушы көзләр төсе
Сеңеп калсын диеп җаныма.
Күкләр иңләп,
Җанны телә, телә,
Киек казлар киткән чагында.

 

Үзем күрдем


Үзем күрдем, үзем, торналарны,
Җырлы тезмә сыман үттеләр.
Алар минем алтын көзләремнең
Илленчесен алып киттеләр.

Уйчанланып, моңсуланып калдым,
Сез бит иртә, иртә кузгалган.
Әллә мин дә китеп барам микән,
Җәйләремнән көзләргә табан?

Тезелеп үтте еллар, сизелмичә,
Торналарның теземе сыман.
Көзгә керәм, ә мин яшьлегемне,
Язларымның назын юксынам.

Оча алар, оча, тавышлары
Бәгырьләргә үтә, ямансу.
Алып китә, китә елларымны
Торналарның көмеш канаты.

 

Мин югалмам


Көннәр инде башка.
Төне кара,
Йолдызлары аның яктырак.
Август, август,
Биеклеккә дәштең,
Күк гөмбәзең белән ялтырап.

Йолдызларның
Яктысына карап
Җаным очты өскә, биеккә
Илтер сыман
Киек каз юллары
Галәм дигән чиксез киңлеккә.

Мин югалмам,
Йолдыз яктысыннан
Шәм коярмын, сүнми торганын.
Чиксезлектән
Мин күрермен җирнең
«Улым!» диеп кулын сузганын.

Яктылыктан
Тизрәк очармын мин,
Җылылыгын саклап җиремнең.
Йолдызларны
Көнләштереп, җирнең
Мин җырчысы, улы диярмен.

 

«Сәхнә», 2013, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк