Логотип
Архив Материалов

Заманча Шекспир

Шунлыктан «Яшәүме, үлемме?» халәтенә башка илләргә караганда ешрак дучар булган Россия өчен, әлеге халәттән чыгу юлын белгән инглиз драматургы һәрдаим диярлек актуаль.   Узган ел ике Тата...

Шунлыктан «Яшәүме, үлемме?» халәтенә башка илләргә караганда ешрак дучар булган Россия өчен, әлеге халәттән чыгу юлын белгән инглиз драматургы һәрдаим диярлек актуаль.

 

Узган ел ике Татар театры Шекспирга мөрәҗәгать итте. К.Тинчурин исемендәге театрда Рәшит Заһидуллин «Гамлет»ны сәхнәләштерсә, Әлмәт Татар драма театрында Санкт-Петербург режиссёры Искәндәр Сакаев «Ромео һәм Джульетта»ны куйды.

Ике куелышның табигый аермалары булган кебек үк, кисешү нокталары да юк түгел. Ике спектакль дә заманча куелган. Ә иң мөһиме, спектакль таләп иткән кыскартулар Шекспир текстына зыян салмаган, заманның классиканы интерпретацияләүче кайбер «оста»лары кебек, театрлар әсәрләрне кирәкмәс чүп-чар белән дә тутырмаганнар. Спектакльләрнең тагын бер уртак ягы – икесе дә сәхнәдә түгел, ә тамашачы арасында уйнала.

Тинчуриннар «Гамлет»ны тамаша залы алдындагы фойеда, әлмәтләр артистларның уен яссылыгы булган сәхнәдә урнашкан тамашачылардан кул сузымында гына уйныйлар. Мондый якынлык актёрлар һәм тамашачылар арасында бердәмлек хасил итә һәм соңгыларының спектакльдә барган вакыйгаларның шаһиты гына түгел, катнашучысы да икәнлегенә ишарәли. Ике спектакль дә стандарт кысалардан чыгарылган оригиналь укылышы белән җәлеп итә.

 

 

Рәшит Заһидуллин спектаклендә төп акцент әсәрнең сәяси һәм философик ягына түгел, ә гаилә темасына – Клавдий, Гертруда, Полоний һәм, хәтта, актёрлар труппасы мөнәсәбәтләренә дә ясалган. Шул акцент спектакльне заманча рухта тота да. Спектакль алдыннан геройлар тамашачы арасында. Алар фойеда, баскычларда, фойе тирәли тезелгән утыргычларда... Алар безнең замандашларыбыз. Спектакль башлангач исә – алар тамашачы белән күзгә күз калалар.

Театрның фойесы, әйтерсең, нәкъ бу спектакль өчен махсус корылган: затлы алты ишек, балкон, бәллүр люстралы биек түшәм, бизәкле паркет. Гамлет (Артём Пискунов) һәм аның тирәсендәге кешеләр хакында трагедия шул декорациядә уйнала. Тамашачы тын да алмый принцның яшь һәм уенчак егеттән, әтисенең үлеме, әнисенең бу кайгыдан соң артык ашыгып кияүгә чыгуы белән килешмәгән, хыянәт һәм вакҗанлылык белән очрашу аркасында күңеле каткан иргә әверелүен күзәтә. Егет башына төшкән бәлаләр тора-бара «дөньякүләм фаҗига»га әверелә.

Ни өчен дөньяда икейөзлелек, хыянәтләр күп, ни өчен кешеләр кимсетүләргә түзеп яшиләр? Ни өчен иң якын кешеләр дә бер-берләрен рәнҗетергә батырчылык итә? Шул сорауларга җавап эзли принц Гамлет. «Яшәргәме, яшәмәскәме» монологы – шушы уйланулар нәтиҗәсе. Принцның холкы кискен үзгәрә. Ул бик тиз кызып китә һәм тирә ягындагылардан астыртын көлә, һәр эшкә күз иярмәс тизлектә алына, хәрәкәтләре кискен һәм дорфа. Югыйсә ул ярату, ихласлык, хөрмәт яшәгән гаиләдә үскән егет, ә бусага аша гына аны явызлык һәм мәкер сагалап торган. Тирә-ягындагы ышанычсыз адәмнәр белән алга таба нинди мөнәсәбәтләр корырга? Гамлетны шул сорау борчый. Әнисе Гертруданы (Җәмилә Әсфәндиярова) ул каты бәгырьле булуында гаепли. Режиссёр һәм актриса бу образны шулай кискен холыклы, үзенә күрә бер монстр итеп ачалар да. Ул ире Клавдийдан да гаярьрәк. Гамлет исә бөтенләй икенче: гүзәл, назлы, иркә һәм беркатлы Офелиягә (Резеда Сәләхова) карата йомшак, кайгыртучан; тормыш сөючән дусты Горациога (Зөлфәт Закиров), бераз җилбәзәк һәм һәрнәрсәгә яшьләрчә җиңел караучан дусты Лаэртка (Илфак Хафизов) дустанә мөнәсәбәттә; хәйләкәр, ни теләсә шуны эшләп йөрүче пәшкәү Полоний (Зөфәр Харисов) исә Гамлетны елмайта, ә икейөзле Клавдий (Ринат Шәмсетдинов) белән ул бик сак. Сатлык дуслары Гильденстерн (Харис Хөснетдинов) һәм Розенкранц (Булат Зиннәтуллин) аның нәфрәтенә генә лаек.

Спектакльнең тынгысыз, трагик мохитенә Бах музыкасы тагы да җете төсмер өсти. Уйлан, тамашачы, бу вакыйгалар синең тормышыңда да булырга мөмкин. Спектакль геройлары юкка гына халык арасында, тамашачыдан кул сузымында гына түгел бит...

 

 

Рәшит Заһидуллин куйган «Гамлет»та Константин Станиславский һәм Евгений Вахтангов мәктәбе алымнары кулланылса, Әлмәт драма театрында Искәндәр Сакаев «Ромео һәм Джульетта» спектаклен Всеволод Мейерхольд мәктәбе, төгәлрәк әйткәндә, «Кинжал һөҗүме» биомеханик этюды стилендә чишә. Спектакльнең темпоритмы күз иярмәс тизлеккә, персонажларның шаулы эмоцияләре ташкынына көйләнгән. Сакаев куйган спектакль Ромео белән Джульетта мәхәббәте хакында түгел. Спектакль үзәгендә Монтекки белән Капулетти нәселләре арасындагы озак елларга сузылган нәфрәт һәм сугыш. Яшьләрнең мәхәббәте – тагын бер сугышка сәбәп кенә. Ике гашыйкның сөешү күренешләрен искә алмаганда, спектакль буеннан буена сугышу күренешләреннән тора.

...Сәхнәнең артистлар уйнаган өлешендә эленгән арткы пәрдәдә «Лебедь» театры интерьерының рәсеме. Аның алдында дүртпочмаклы буш күперчек. Спектакльнең беренче пәрдәсе шул күперчектә һәм аның алдында уза. Икенче актта күперчек һәм арткы пәрдә алына һәм буш мәйданда, вакыйга урынын билгеләүче, сүтелә торган кечкенә күперчекләр пәйда була.

Тамашаның үзенчәлекле кереш өлеше – хезмәтчеләрнең падре Лоренцоны күн каешлар белән күпер читенә кысрыклап, аннан Ромео белән Джульетта хакында сорау алулары. Падрены өстерәп алып чыгып киткәч, күперчеккә дошмани гаиләләрнең хезмәтче кызлары чыга һәм бер-берләренә явыз караш ташлый-ташлый, чиләкләрен дөбер-шатыр китереп идән юалар.

Програмкада костюмнарның Гордон Крэг гравюралары мотивында башкарылуы хакында әйтелә. Ромео белән Джульеттаныкыннан кала костюмнар барысы да бер үк килештә һәм бер үк төстә. Ике гаиләнең бер-береннән берничек тә аерылып тормавына ишарә бу. Алай булгач, сугыш ни өчен соң? Бу кадәр нәфрәт нигә? Сәхнәдә ирләр дә, хатыннар да бер-берләренә кинжал тотып ачыргаланып ташлана. Ә бит алар бу сугышның ни хакына икәнлеген аңламыйлар да. Борынгыдан шулай килгән – ике нәсел арасындагы сугыш бары сугыш хакына гына. Спектакльдәге иң чиста, иң ихлас ике гашыйк Ромео (Динар Хөснетдинов) белән Джульетта (Эльмира Яһүдина) шул күмәк юләрләнү, күмәк нәфрәт чолганышында. Режиссёр аларны сәхнәгә бик азга гына чыгара, шунлыктан бу образларның үсешендә эзлеклелек һәм төгәл мантыйк юк. Эчне пошырган тагын бер нәрсә – Джульеттаның сүзләре аңлашылмавы. Монысы инде дикциягә игътибар итәргә кирәклекне искәртә.

Йомшак, ачык күңелле, йөзеннән елмаю китмәгән Сөт анасы (Раушания Фәйзуллина), һәрчак сугышырга атлыгып торган һәм нәфрәтле Тибальт (Раушан Мөхәммәтҗанов), бар кыяфәтеннән яшәү дәрте ташып торган Меркуцио (Илсур Хәйретдинов), Ромеоның дусты Бенволио (Илшат Әминов), ике гашыйкка һәрчак тугрылыклы Лоренцо (Рафик Таһиров), үзен җир тоткасы дип хис итүче, яратуга да, аяусыз нәфрәткә дә сәләтле, каршы сүз күтәрмәүче ата – синьор Капулетти (Рамил Минханов), холкы буенча иреннән һич тә калышмаган синьора Капулетти (Гөлнара Вәлиева) – бу геройлар да сәхнәгә бик аз вакытка чыга.

Режиссёрның спектакльгә Үлем образын кертүе символик мәгънәгә ия. Бу алымны моңа кадәр «Кураж ана...» спектаклендә Рәшит Заһидуллин да кулланган иде. Сакаев спектакленең азагында Монтеки һәм Капулетти гаиләләре бернинди килешүгә дә килми. Үлем бер-бер артлы ике дошмани гаилә әгъзаларын ала тора. Һәр мәгънәсез сугышның азагы шундый булачак – спектакль шул хакта кисәтә.

 

Хакимлекне явызлык кылу өчен кулланганнарны күкләр үлемгә хөкем итәргә хаклы. Ике спектакль дә шул кисәтү аша яхшылык кылып яшәргә, үз-үзең һәм тирә-юнең белән гармониядә булырга чакыра. Ике спектакль дә кызыклы режиссура, югары актёрлык осталыгы белән куелган һәм тамашачы күңелен яуларлык дәрәҗәдә. Икесе дә Шекспирның заманчалыгын тагын бер кат исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк