Логотип
Архив Материалов

Зая узмаган гомер

Туймазы Татар дәүләт драма театрына 21 яшь тулды. Театрның әдәби бүлек мөдире Рида Ярулла кызы Гәрәева 21 ел эчендә театрда кайчан, нинди спектакльләр чыккан, аларны кемнәр сәхнәләштергән, кемнәр...

Туймазы Татар дәүләт драма театрына 21 яшь тулды. Театрның әдәби бүлек мөдире Рида Ярулла кызы Гәрәева 21 ел эчендә театрда кайчан, нинди спектакльләр чыккан, аларны кемнәр сәхнәләштергән, кемнәр нинди рольдә һәм ничек уйнаган, театр кайчан, нинди казанышлар яулаган, яки уңышсызлыкларга очраган – һәммәсен белә, бүгенгедәй хәтерли.

Ул театрның беренче көннәреннән алып эшли, алай гынамы, театрның «яшәп», эшләп китүе өчен дә үз өлешен керткән кеше. Шуңа да Туймазы театры тормышы аның үз тормышыдай. Күпләр аны «тере архив» диләр. Нәкъ шуңа, театрдагы һәрнәрсәне ишетеп, өйрәнеп, үзләштереп түгел, ә 21 ел буе биредәге иҗатның бер өлеше булып эшләгәне, һәрнәрсәгә даими шаһит булып яшәгәне белән кадерле ул безгә. Һәм шул җәһәттән караганда (бу сүзләрне әлеге очракта әйтергә курыкмыйм), ул театрда алыштыргысыз да.

Тамашачы Рида ханымны 2007 елга тиклем актриса буларак таный. Уйнаган рольләренә вакыт тузаны кунуга карамастан, аның Т.Миңнуллинның «Илгизәр + Вера»сындагы Наталья, М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясендәге Шәфәкъ, М.Мөсифуллинның «Бер гомергә тиң булган төн»ендәге Фатыйма, А.П.Чеховның «Дядя Ваня»сындагы Софья рольләрен, Н.Гаетбайның «Онытылмый беренче мәхәббәт, яки Иремне үтер!» әсәрендә – Әнисә рольләрен сагынып хәтерләгән тамашачылар бар.

Күп еллар ул тәрҗемә эшләрен дә алып барды, ә 2001 нче   елдан алып әдәби бүлекне җитәкли. Авторның тел төбен тирәнтен төшенеп, аның фикерен түкми-чәчми, тел байлыгын саклап, үзеннән берни өстәми тәрҗемә итәргә омтыла ул. Рус теленнән татарчага аеруча уңышлы тәрҗемәләре арасында – Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясе, Роман Солнцевның «Безнең тузганак» трагикомедиясе, төрек язучысы Назыйм Хикмәтнең «Онытылган адәм» драмасы. Кайбер театрларның әдәби бүлеген язучылар җитәкләгәнен беләм. Рида Ярулла кызы филолог та, махсус белемле театр белгече, тәнкыйтьче дә түгел. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган ул. Бөтенләй башка һөнәр үзләштергән кешенең пьесаларга, спектакльләргә, артистларның уеннарына тулы, дөрес юнәлештә, тапкыр тел белән бәяләмә бирүенә гаҗәпләнеп куясың. Рида Гәрәевага тормыш бернәрсә дә кызганмаган: яшьли авырлыкларны да, ятимлекне дә, шул ук вакытта бәхетне дә. Тормыш аны әче камчысы белән сыйласа – ул аннан чыдамлык, тормышка яраклашу сыйфатлары алган, язмыш киртәләр куйса – үҗәтлеге арткан. Кечкенә Рида белән аның апасы Римманы нәнәләре тәрбияли. Физик яктан да, рухи яктан да көчле, булдыклы хатын­кыз була Риданың нәнәсе. Хөкүмәт эшендә ике вазыйфа башкара Хәтирә апа: ферма мөдире һәм сыер савучы. Өйләрендә – пөхтәлек, гөлләр үстерә, урманга йөри, җиләк-җимеш вакытында – җиләк, чикләвек  вакытында чикләвек җыеп, Бөре пристанендә сата. Кызларын да эшкә өйрәтеп үстерә. Рида апа бу хакта: «Тезелешеп «Түбән базар»да без, хатын­кызлар, үзебез җыйган чикләвекне сата идек. Мин, чатнап торган кыз, чикләвегемне иң беренче сатып бетерәм дә, аннары апам Римманыкын сатышам. Миннән сатып алырга теләүчеләр һәрчак күп булды, «елмаеп, балкып торасың», диләр иде, бәлкем шуңадыр. Римма апа миңа караганда җитдирәк, аз сүзлерәк».

Тау битенә урнашкан авылы яныннан Агыйдел елгасы ага, ләкин кечкенә кызга озак вакыт табигать хозурында кинәнеп яшәргә язмый, язмыш аны туган авылдан китеп, Октябрьский, аннан Уфа шәһәрләрендә белем алырга мәҗбүр итә. Авылдан киткәндә аңа нибары 11 яшь була. Рида апаның Республика художество интернатында укыган елларын искә алып сөйләгәнен ишеткәнем бар. Интернатта укыган вакытларын, балачагын ул гел якты итеп, сагынып искә ала.

Шуларның берсе минем күңелемне аеруча кузгатты. 1979 нчы елның кышы. Ниһаять, балаларның көтеп алган каникулы җитә. Рида да нәнәсе биргәннән янга калдырган акчага кооператив кибеттән алмалар сатып алып, туган ягына кайтырга әзерләнә. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, урамда – 50 градус салкынлык. Тик Лачынтауга, нәнәсе янына ашкынган кызны бу тыеп тора алмый. Рида кайтырга чыга. Очраклы машинага утырып Югары Лачынтауга кайтып төшә, әмма туган авылга кадәр өч чакрым керәсе бар әле. Кыз өшүен дә тоймый, йөгерә­атлый кайтуын белә. Битләре агарып туңып кайтып җитә. Нәнәсе Риданың битенә каз мае сөртә дә, өстәлгә тәм­томнарын тезә, пилмән чыгара. Рида да үзенең күчтәнәчләрен өстәлгә куя. Алмалар шартлап туңган була. Нәнәсе кызын кочаклап тынып кала, сүзсез генә елый.

Мәктәпне тәмамлап, Стәрлетамак мәдәни агарту училищесына укырга кергәндә, Рида мөстәкыйль тормышка әзер, яхшы гына тормыш мәктәбе алган кыз була. Ул анда да сынатмый, уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Сынатырлыкмыни?! Театр бүлеге мөдире – яңа гына Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлап кайткан яшь егет – Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы була.

Училищены тәмамлагач, Рида Бөре шәһәрендәге Бораулау эшләре идарәсендә комсомол комитеты секретаре вазыйфасын башкара. Шул елларда комсомолның Бөре шәһәре комитеты секретаре булып эшләгән Рәсим Рәисович Хөсәенов аңа Мәскәүдәге Югары комсомол мәктәбенә укырга керергә тәкъдим итә. Тик кыз башка юлдан китә: Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын сайлый. Көндезге бүлеккә имтихан тапшырган кыз, читтән торып уку бүлегенә күчә. Чөнки Стәрлетамакта уку­укыту дәверендә Рида белән Ильяс Гәрәев арасында мәхәббәт җепләре үрелә башлый. Бу икәүнең сукмагы гомерлеккә бергә кушыла.

Туймазыда татар театры ачарга, дигән карар чыккач, булачак театр язмышын Рида ханымның тормыш иптәшенә тапшыралар. Шулай итеп, Ильяс Сәхипгәрәй улына баш режиссер вазыйфасы йөкләнелә.

Бу эш күп көч, түземлек таләп итсә дә, театр сәнгатенә, телгә, миллилеккә мәхәббәт белән сугарылган мәшәкатьләр күңел күтәренкелеге бирә. Бу җәһәттән Рида ханымның искә алыр хәтирәләре күп. Бөртекләп җыелган коллективта беркем дә: «Бу минем һөнәрем түгел», – дип тормый, тәүге спектакльнең профессиональ кимәлдә сәхнәгә чыгуы өчен кулыннан килгән һәр эшне башкарырга әзер була.

Шушы театрда 21 ел гомер узган, тамган тир, түккән көч тә җитәрлек. Һәр вакыйга, һәр мизгел кадерле аның өчен. «Үткәннәр белән генә яшәргә ярамый, тормыш алга атлый, җир әйләнә, театрны алга әйдәүче булырга тиеш, бер урында таптану, бертөрлелек үсешне туктата, театрны үтерә», – ди Рида ханым.

Гомумән, тормышыннан канәгать ул. Олы кызы Ләйсән, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр бүлеген кызыл дипломга тәмамлады. Кечесе Миләүшә дә шул ук һөнәрне сайлаган.

Бүген кызлар үз тормышларын корган. Рида ханым онык сөю бәхетен татып яши. Тормыш юлдашы хәзер – Әлмәт театры режиссеры. Әлбәттә, тормыш иптәшеңнең читтә йөреп эшләве гаилә өчен кыенлыклар да тудырадыр, тик сәнгать кешеләренә үзләрен «корбан» итәргә дә туры килә шул.

Вакытны белеп бүлгәндә һәрнәрсәгә өлгереп була икән: укырга, тату гаилә корырга, балалар тәрбияләргә, һөнәреңә тугры калырга.

Менә шундый һәръяктан булдыклы минем язмамның каһарманы. Шаккаттырып яши ул безне.

 

«Сәхнә», 2012, №8 (август)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк