Логотип
Архив Материалов

«Җәйнең бер көнендә»

Ул 1959 елның 29 сентябрендә Норвегиянең көнбатыш ярында урнашкан Хаугесунд шәһәрендә туган. Берген университетында укыган. Белеме буенча – әдәбият белгече. 1980 елда, әле университетта укыган ча...

Ул 1959 елның 29 сентябрендә Норвегиянең көнбатыш ярында урнашкан Хаугесунд шәһәрендә туган. Берген университетында укыган. Белеме буенча – әдәбият белгече. 1980 елда, әле университетта укыган чагында ук Фоссе студентлар газетасы өчен иң яхшы новелла конкурсында җиңеп чыга. Ә инде 1983-84 елларда аның беренче романнары – «Красное, черное» һәм «Запертая гитара» – дөнья күрә. Шул вакыттан башлап ул романнар, шигырьләр, балалар өчен хикәяләр яза. 1994 елда пьесалар язарга тотына.

Аның беренче драма әсәре – «И мы никогда не расстанемся» – шул ук елда Бергенда куела да. Шул вакыттан башлап Фоссе дистәләгән драма әсәре иҗат итә. Аның пьесалары Норвегиядә дә, Европаның башка илләрендә дә, интернетта язылганча, «зур уңыш белән бара». Язучы – Норвегия, Швеция премияләре лауреаты. Халыкара дәрәҗәдәге бүләкләре арасында Г.Ибсен премиясе дә бар. Фоссены берникадәр дәрәҗәдә Ибсен дәвамчысы дип тә бәялиләр. Ул – Норвегиянең визит карточкасы.

Россиядә Фоссе әсәре тәүге тапкыр 8 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды. Режиссёр – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Булат Ибраһимов, ут буенча рәссам – Евгений Ганзбург.

Драмага сыкрану, курку, үзенчәлекле меланхолия хас. Бу – камера әсәре. Геройлар – гап-гади кешеләр. Алар арасында туган конфликтлар да гадәти сыман. Шул ук мәхәббәт, үзара аңлашу, көнчелек һәм бер-береңне аңламау. Шунысы кызык, геройларның исемнәре юк. Алар универсаль, алар барлык кешеләрне чагылдыра. Хатын, Хатын яшь чагында, Аның дус кызы, Аның дус кызы яшь чагында, Дус кызының ире һәм бердәнбер исемле персонаж – Хатынның ире Асле. Рольләрне Люция Хәмитова, Ләйсән Фәйзуллина, Алсу Каюмова, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Алмаз Гәрәев, Илнур Закиров башкара.

Пьесаның спектакльдә дә сакланган үзенчәлекле, күнегелмәгән теле – сүзләрнең кабатланып торуы бер үк вакытта шигърилек, минимализм, чынбарлыктан читләшү һәм хисләреңне тышка чыгармау мохитен тудыра. Сүзләрнең кабатлануы текстка ритм өсти. Норвегия актёрлары уйнаган чакта аларның үзләренә дә, спектакльгә дә чыннан да салкынлык хастыр. Татар актёрларының тышкы салкынлыгы эчендә ут уйный. Актёрның сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмаслык хис-кичерешләре бары безнең, дөньядагы иң кешелекле актёрлык мәктәбенә генә хастыр. «Нидер алай түгелме?» – «Юк»; «Нидер тәртиптә түгелме?» – «Юк»; «Нидер борчыймы?» – «Юк, юк» һ.б. Бу бер үк сүзләрне кабатлауда нинди тирәнлек булырга мөмкин, дип уйлыйсың. Әмма ир белән хатын арасында бер-берсен аңламау упкыны. Актёрлар моны бик яхшы күрсәтә. (Бу абсурдистлар Бэккет һәм Ионеско әсәрләрендәге ялгызлык проблемасын хәтерләтә.) Шул ук вакытта кыска репликалар белән беррәттән текстта озын монологлар да бар. Аларда да аерым җөмләләр: «Монда яшәдек без икәү», «Яшәдек монда икәү», «Яшәдек монда ул һәм мин, икәү» – бер-бер артлы кабатлана.

Яңа спектакльгә гомуми югары культура хас. Аны тамаша кылып ләззәтләнәсең. Әсәрнең бербөтен мохитен режиссёр, рәссам һәм актерлар эшенең сәнгати бердәмлеге булдыра. Спектакль кече залда бара. Сәхнәдә пәрдә юк. Тамашачы залга килеп керүгә ак төскә буялган якты диварларны, йорт җиһазларын һәм арткы диварда нәкъ уртада идәннән түшәмгә кадәр зур тәрәзәне күрә. Спектакль барышында тәрәзә дә уенга кушыла. Ул ачыла, ябыла, алга, артка күчә, шулай итеп Хатынның хис-кичерешләре үзгәрүен, аның хатирәләрен, куркуларын, каушавын чагылдыра. Бу тәрәзә киң дөньяга чыгу юлы булып та тора. Тәрәзә артында искиткеч матур фьорд, шул фьордтагы дулкыннар күренә. Көчле җилдән чайкалган агач ботаклары тәрәзәгә суга, яңгыр тамчылары пыялага бәрә, төп героиняның күңел халәтенә тәңгәл көзге моңсу яңгыр бертуктамый ява да ява. Спектакльнең бу сәнгати-сурәтле өлеше көтелмәгән дулкынландыргыч тәэсир ясый һәм тамашачыны вакыйгаларның катнашучысы итә. Моңа күренешләр арасында акрын гына яңгыраучы скрипка, виолончель тавышы да ярдәм итә.

Әмма актёрларның искиткеч эше булмаса, спектакль алай ук тәэсир итә алмас иде. Актёрларның барысына да бер әйбер хас. Барлык персонажлар да гадәти тормышта сыман тыныч, салмак кына, әкрен генә, паузалар белән сөйләшәләр, сөйләмнәрендә үзенчәлекле мелодика. Мизансценалар хәрәкәтсез диярлек. Актёрлар йә басып тора, йә урындыкта утыра. Әмма бу хәрәкәтсезлек артында Европа төньягында яшәүче кешеләрнең көндәлек тормышы күренә.

Режиссёрга Фоссе драмасын кую, актёрга – шул спектакльдә уйнау, мөгаен, авырдыр. Пьесада күнегелгән сюжет сызыгы, аның үсеше юк. Бердәнбер вакыйга – Асленың юкка чыгуы. Бөтен вакыйгалар шуның белән бәйле. Чехов пьесаларындагы сыман төп игътибар характерларның эчке халәтенә, психологиясенә бирелергә тиеш. Ә бу искиткеч авыр. Әйтергә кирәк, режиссёр да, актёрлар да бу максатка ирешә алган. Иң беренче чиратта бу Хатын ролен башкарган Люция Хәмитовага кагыла.

...Сәхнәдә ут кабына. Хатын һәм Аның дус кызы йөгереп чыга. Хатын тәрәзә янына, тамашачыга арты белән барып баса. Хатын һәрвакыт диярлек шул тәрәзә янында басып тора, Дус кызы белән кыска фразалар белән генә аралаша. Үткәнен искә төшереп, Асленың ни сәбәпле китүе турында уйланып, күңел ярасын бертуктаусыз яңарткан чакта Хатын үз-үзен яшь итеп күз аллый. Менә бу инде иң катлаулысы. Аның янәшәсендә Хатынның яшь чагы (Ләйсән Фәйзуллина) барлыкка килә һәм шәүлә сыман спектакль дәвамында озатып йөри. Л.Хәмитованың, төгәлрәге, аның героинясының иң зур казанышы – ул вакыйга-күренешләрдән бер генә мизгелгә дә читләшми. Хатын өзгәләнә, аны үткән тормышының шәүләләре, хатирәләре эзәрлекли. «Нигә?» соравы аңа тынгы бирми. Вакыт-вакыт ул әллә нинди сәер тавышлар ишетә һәм колакларын куллары белән каплый. Героиня үзенең Яшь чагы шәүләсе белән бербөтен булып кушыла. Яшь чагы Хатын тормышындагы фаҗигага кадәрге вакыйгалар турында сөйли, үткән тормышын кабатлый. Ул үзенең яшь чагына игътибар белән карый, читкәрәк китеп, басыпмы, утырыпмы торган килеш, үткәндә әйткән сүзләре белән килешеп, сизелер-сизелмәс кенә баш селки, әмма ачы уйларыннан арына алмый. Шул ук вакытта бөтен эчке хис-кичерешләрне ачып сала торган искиткеч күзләргә дә игътибар итми булмый. Хатын иренең гамәлләрен аңламавын күрсәтә. Алар бит бер-берсен яраткан иде. Асле да яратуы турында әйтә.

Актёр Илнур Закиров Аслены сәеррәк, йомшак кеше итеп күрсәтә. Ул нәкъ шушы мизгелдә хатыны янында сыман, шул ук вакытта ул анда юк та. Ул тулысынча үз эченә йомылган. Нигә? Нигә аңа шәһәрдә начар булган һәм алар бирегә, фьорд янына күченгән? Инде монда күченгәч тә аңа нигә һаман да күңелсез? Бу урында Чеховның «Иванов» пьесасының герое искә төшә. Ул да бәргәләнә, аны сагыш йота һәм ул, тормышта үз урынын таба алмыйча, үз-үзенә кул сала. Асле да, мөгаен, тормышта үз урынын таба алмаган, шуңа да бу дөньядан китәргә карар кылган кеше чагылышыдыр. Режиссёр тапкан чишелеш һәм актёр уены шундый нәтиҗәгә этәрә. Һәм нәкъ шул күренеш спектакльнең фәлсәфи эчтәлеген ачып сала.

Әсәрнең башка геройлары сыман ук Хатынның дус кызы да бик гади, ихлас, бик табигый. Алсу Каюмова героинясының бераз корырак, кайгыртучанлыгына, Хатынны ачы уйларыннан арындырып торырга теләвенә, аларның чын дуслар булуына ышанасың. Дус кызының ире дә (Алмаз Гәрәев) хатынының бу гамәлләрен хуплый. Шунысы кызык, спектакльдә шом, курку хисе нәкъ Дус кызының ире беренче тапкыр сәхнәгә чыгу белән аерымачык сизелә башлый. Ул юату сүзләрен әйтми дә сыман. Бары Аслены табарга гына тырыша. Ләкин актёр фаҗига буласын сизенүдән геройларны биләп алган курку хисен бик яхшы чагылдыра.

Ике яшь героиняның – Хатынның һәм Аның дус кызының (Гөлчәчәк Гайфетдинова) яшь чакларын башкарган актрисалар үзләренең өлкән персонажларының үзенчәлекле чагылышы булып тора. Алар шулай ук гади генә сөйләшәләр, әмма алар әлегә җиңелрәк, аларның иңнәрендә үткән еллар авырлыгы юк. Бу халәтне актрисалар сәхнәдә чын мәгънәсендә яшәүләре белән дәлиллиләр. Аларга йомшаклык, тынычлык хас. Яшь хатын бер генә тапкыр хисләренә ирек бирә һәм ире Аслега хисләргә бирелеп шелтә белдерә. Хатынның үзе сыман, Аның яшь чагы да сорауларына җавап эзли, тынычсызлыктан үз-үзенә урын таба алмый. Яшь дусты, дистә еллар узгач та, Хатынга карата ихлас һәм җылы мөнәсәбәттә. Ике актриса да героинялары характерларын тулысынча, көчле хисләр, психологик төгәллек белән ачып бирә.

...Хатынның дус кызының соңгы сүзләре: «Гел тәрәзә янында торма». Дус кызы китә. Хатын тәрәзә янында басып кала. Пауза. Ул тәрәзәне ачып җибәрә. Салмак, сагышлы җыр яңгырый. Ут сүнә. Спектакль тәмам. Нәрсә турында соң ул? Мәхәббәт, тугрылык, дуслык, сагыш турында. Әмма иң мөһиме – тормыш мәгънәсе һәм тормышта үз урыныңны табу турында. Хатын, аны гомере буена эзләсә дә, мөгаен, таба алмагандыр. Әмма гадәти булмаган, гаять үзенчәлекле, сәнгати яктан оешкан сәхнә әсәре тамашачыны уйлануларга һәм җавап эзләүгә этәрде.

Сәхнә әсәренең тагын бер мөһим сыйфаты: театр, заман модасына хас формалар белән мавыкмыйча, сәхнәдә чишенмичә, автор текстын үзгәртмичә, кешенең яшәеше, табигате, язмыш бормалары турында уйлана. Ягъни ул Кеше турында бәян итә. Бу чын театр сәнгатенең иң мөһим мәгънәсе.

 

«Сәхнә», 2013, №4 (апрель)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк