Логотип
Архив Материалов

Үткәнне сагын, бүгенгедә яшә, киләчәкне кайгырт

  Бу урында Фәридә Бәгыйсовна соңгы шиге белән үзе дә бик үк килешеп бетмәвен белгертеп, Пензада узган «Маскерадъ» фестивалендә бер театр белгечен исенә төшерде. Мәскәүдә күреп кайткан бер сп...

 

Бу урында Фәридә Бәгыйсовна соңгы шиге белән үзе дә бик үк килешеп бетмәвен белгертеп, Пензада узган «Маскерадъ» фестивалендә бер театр белгечен исенә төшерде. Мәскәүдә күреп кайткан бер спектакльне шул ханым могҗиза кебек сурәтләгән. Имеш, анда замана технологияләре тулысынча кулланылган, ут, тавыш мөмкинлекләре, лазер, тагын әллә ниләр бар икән. Әмма спектакль үзе юк ди. «Ә сездә… – дип, «Гашыйк Кәриб»не мактаган белгеч. – Чын театр! Ул сценография, костюмнар…»

– Юклыктан уйлап чыгарган күркәмлек дип «акландык». Сәнгать кешесе бераз гына «ач» булырга тиеш дигәннәре хактыр, мөгаен, – ди Фәридә Исмәгыйлева. – Без җәмгыятькә театрны ныграк танытырга телибез. «Театр во имя театра» гына булмасын. Кайчакта үзебез өчен генә тырышкан кебек. Театр – ул сез 3 елга бер килгән зал гына түгел, ул «Театраль җомга», «Дөньяның дүрт кыйтгасы», «Күңел күзе», «Туфан мәктәбе» кебек проектлар, аның әһәмиятле, күңел халәтен яңарту урыны!

– Бүгенге Әлмәт тамашачысының театраль зәвыгы ниндирәк?

–Әлмәтлеләр театрны читкә кага. Рус шәһәрләрендә бер меңлек залны тутырып йөри тамашачы. «Сезнең спектакльләргә билет табып булмыйдыр», – дип авырткан җиргә басучылар да бар. Тамашачы аз. Бу бәлкем шәһәрнең «яшьлегеннән» дә киләдер. Без бит Әлмәтне «театраль шәһәр» итәргә тырыштык. Проект та эшләп карадык. Нәтиҗә күрер өчен күп еллар үтүе кирәктер.

– Әлмәт театрын бүген «тәгәрмәч өстендә» дияргә була. Сезон башлангач кына да ничә җирдә гастрольдә, фестивальдә булдыгыз. Татар театры өчен гастрольләр – ул…

– Гастроль – театр законы. Халык артистларны күрергә тиеш. Гастрольләр ул бүген шулай УК «тамашачы килерме, яшәргә акча җитәрме, шартлар ничек, юллар бармы икән», дип хафалану да. Юбилей узгач, 2015 елда эксперимент ясарга исәп бар. «Кассовый» тамаша чыгарып, күбрәк вакытны читтә уйнарга. Татарстанда гына да 43 район исәпләнә. Аннан соң гастрольләр – актерлар өчен характерлар коесы да ул. Ә фестивальләр – бәйрәм. Имтихан да. Синең иҗатыңа белгечләр, тәнкыйтьчеләр бәя бирә. Фестиваль театрны таныта. Элек без үзебез катнашу теләге белдерә идек. Хәзер театр белгечләре чакыра. «Маскерадъ»ка тәнкыйтьче Григорий Заславский тәкъдим итте. Пензада Павел Руднев «Гашыйк Кәриб»не «Алтын Битлек» фестиваленең «Маска Плюс» программасына кертү ихтималы турында әйтте.

– Тарихчы буларак ничек фаразлыйсыз – киләчәк театрның бүгенгесенә нинди бәя бирер идее икән?

– Театр – массакүләм сәнгать түгел. Аңа элитарлык хас. Бүген дә Әлмәт театры тарихын белүчеләр 200 мең кешелек Әлмәт районында булса бер процент булыр. Киләчәктә дә шуннан артмас. Ләкин «яңалык чоры» дигән бәя бирерләр дип ышанам. «Театрда – миллилек» төшенчәсе турында сорарга дип авыз ачкан идем, күптән түгел күрешүдә фикерләшкән искә төште. Ул вакытта Фәридә ханым: «Һәрхәлдә ул сандык куеп, чәчәкле чаршау корып, чабата киеп гармун тартып йөрү түгел! Төрле буынның бүгенге яшәешен, проблемаларын чагылдырган әсәрне – мили драматургия дип бәяләргә җөрьәт итәм», – дигән иде.

– Идеаль театр нинди ул? Әлмәт театры турында шулай әйтеп буламы?

– «Иң югары дәрәҗә» ул идеалда гына була. Без чынбарлыкта яшибез. Ә реаль театрның «авырулары» күп. Ә авыруны дәвалап булмаса, кайбер гамәлләр белән авыртуны басарга мөмкин. (Театрның бер хастасы – ул да булса сәхнә. Сәхнәне әйләндерә торган механизм 1937 (!) елгы. Штанкетлар 60 нчы елда корылган. «Кулымда авариялелек акты бар. Алла сакласын», – ди директор. 2007 елда сәхнәнең ремонты өчен проект та ясаткан. Ул вакыттагы бәяләр белән яңартуны 30 миллион дип исәпләгәннәр. Хәзер 50 миллионга якынлашкандыр инде. – Л.М.). Ә труппага килгәндә, безнекеләрне «сез идеаль труппага якын, теләсә нинди әсәрне уйнарлык», ди күпләр. Театрга яшьләр килеп тора. Мин аларны бик яратам. Яшьләр сәхнәгә чыкса, энергетикасы белән залны тутыра.

– Кырыгар көн арба өстендә гастрольләрдә йөргән өлкән буынныкы кебек фанатизм аларга да хасмы?

– Фанатизм – начар сыйфат бит ул. Фанатка «чиктән тыш» дигән үзлек хас. «Театрга бирелгәнлек өчен мине күтәреп йөртергә тиешләр» сыман уйлар «котырта» башлый. Гомумән, артист һөнәрен өеп акча түләмәүләрен белеп сайлыйлар. Ләкин без бу хәлне җиңеләйтүнең төрле юлларын эзлибез: өстәмәләр, читтә эшләп алуга каршы төшмибез… Артистларның уртача хезмәт хакы бүген 15-17 мең сум. Өстәмә эшләр белән 20-22 мең сум чыкканнары да бар (нефть тармагында эшләүчеләр дә шуннан әллә ни артык алмый. – Л.М.). Минем борчуым – аларга торак бирә алмыйбыз. Яшьләребез гаиләләр кора, киләчәктә фатир проблемасының хәл ителүе зарур.

– Җитәкче буларак, театрда сезнең өчен нәрсә әһәмиятлерәк?

– Әлбәттә, спектакльләр. Бина да, купшы ремонт та түгел. Әмма татар тамашачысы өчен гадәти булмаган формалар, үзгә эчтәлек кертергә кирәк. Театр – музей түгел. Ул җәмгыятьтәге яңгырашны тотып алырга, шуны күрсәтергә, яки ничек яшәмәскә кирәклеген күрсәтергә тиеш.

– Элеккеге театрал, 10 ел аңа җитәкчелек итүче буларак, тамашачыга нинди спектакльләр тәкъдим итәсегез килә?

– Татарның заман драматургиясе аксый бүген. Ә проза бар. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гаяз Исхакый әсәрләре ничек шәп булыр иде. Бүгенге авторларның прозасын укыганда сәхнәдә күз алдына китерәм. Тик әйбәт инсценировка язучы юк.

– Үзегез Әлмәт театрының кайсы спектакленә билет сатып алыр идегез?

– 90 нчы еллардагы 10 еллап тәнәфестән соң театрга Байрас Ибраһимовның «Тигезсезләр»еннән соң йөри башладым. Ул режиссерның бөтен спектакльләрен карар идем. Сакаевныкыларга киллер идем. Фәрит Бикчәнтәев спектакле турында бөтен труппабыз белән хыялланабыз...

– Әлмәтлеләрнең театрга йөрми торган өлешен «уятыр» өчен ничә премьера кирәк?

– Әлмәткә сезон саен 8 премьера кирәк. 18 булса, гел әйбәт булыр иде. Коломнада менеджмент буенча семинарда булдым. Шунда сөйләделәр: узган гасыр урталарында Мәскәү театрларында да тамашачы кимегән. Ул вакытта театр җитәкчеләре сезонга 78 премьера биреп хәлне төзәтә. Бер елны без дә 7 премьера чыгардык. Ул вакытта җирле хакимият наркотикларга каршы һәм Бөек Җиңүгә багышланган 2 спектакль чыгарырга булышты. Ә быел менә өчне чыгарсак дип торабыз. Бу сезонда Әлмәт тамашачысы Гозәер Хаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен (реж. Ренат Әюпов), «Язылмаган язмышлар» документаль бәянен (вербатимны Нәфисә Исмәгыйлева сәхнәләштерде) күрде инде. Җиңүнең 70 еллыгына Владимир Жеребцовның «Потомок» («Токым») спектаклен куярга ниятлиләр. Замандашның сугышка мөнәсәбәте турындагы бу әсәрне Олег Табаковның Театр-студиясендә куйганнар икән инде. Шулай ук, яшь тамашачы өчен эшләргә кирәк. Һәм театрда шәһәр менталитеты булуы шарт. Шагыйрьләр, язучылар, драматурглар авылдан чыга. Ләкин шәһәр культурасын формалаштыручы татар режиссеры шәһәрләшкән булуы зарури. Шулай булганда театрның киләчәге ышанычлы. Тамашачының театрга мөнәсәбәте булуын телим. Яратсыннар, тәнкыйтьләсеннәр, тик битараф булмасыннар. Театр дигән могҗизадан үзләрен мәхрүм итүчеләр бик күпне югалталар бит….

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк