Логотип
Архив Материалов

Үткәннәрдән хәбәр... (2011, ноябрь)

Татар үзəк драм театры үзенең быелгы сезонының беренче баскычы итеп Фатыйх Сəйфи-Казанлының «Зəкуан мулла шəҗəрəсе» дигəн əсəрен куйды. Əсəр турында шуны гына əйтəсе килə: монда сыйнфый дошма...

Татар үзəк драм театры үзенең быелгы сезонының беренче баскычы итеп Фатыйх Сəйфи-Казанлының «Зəкуан мулла шəҗəрəсе» дигəн əсəрен куйды.

Əсəр турында шуны гына əйтəсе килə: монда сыйнфый дошман махинациялəренең байтак моменты дөрес күрсəтелгəн. Сыйнфый дошман совет аппаратына да, партиягə дə кереп алган, мəктəплəргə дə керə, хуҗалык органнарын да имə, төрле махинациялəр кора. Сəйфи бу моментларны яхшы гына бирə алган. Лəкин җитешсез яклар да бар. Чит катлаудан чыгып та пролетариат партиясенə кереп үзлəшкəн, үзенең чыккан средасына – катлавына җирəнеп карый торган Исрафил, никтер, Зəкуан мулла тирəсендə бутала, аның белəн мəҗлестəш була, шахматлар уйный, гəп сата.

Партиядəн үзенең шəхси интереслары юлында файдаланучы, атасы Зəкуан мулла белəн элемтə тотып, аны үз җилкəсендə яткыручы, хатын-кызларны курчак урынына йөртүче, үзенең яшь хатынының аякларына егылучы, таркалган, бозылган, үз сыйнфый катлавының идеологиясеннəн ерак китмəгəн Гасыйм атлаган саен «тəүбə» итə, менə ул яхшы кеше булган да, аны бозганнар, ул кеше артыннан гына барып шулай булган имеш. Бу, əлбəттə, дөрес түгел, Газыйм ул соңыннан гына бозылган. Төзəлмəгəн көйгə, чит элемент булып, партиягə кергəн, чит элемент булып партиядəн үзенең шəхси интереслары юлында файдаланган. Ул тəүбə итə торган, үзенең эшлəрен пычрак дип уйлый торган тип түгел. Шуңар күрə ул тəүбə дə итə белми, үзенең пычраклыкларына пролетариат күзлеге аша да карый алмый. <...>

Инде уйнауга килик. Быел труппа составында яңа кешелəр бар. Болардан бүгенге уенда аерым рəвештə Кəтиевкə тукталып китəргə кирəк.

Кəтиев үзен сəхнəдə бик иркен тота. Шуңар күрə аның уены шома бара. Бик вак моментларны алмаганда, без Кəтиевнең Мəскəү сəхнəсендəге бу беренче уйнавында кытыршылык күрмəдек. Ул Гасыйм – бозык, эчкече, хатын-кызлар белəн шаяручы, спекулянт «коммунист» ролен башыннан ахырына кадəр шома, матур бирде.

Яңалардан Сара ролендəге Ихсанова да шома уйнады. Лəкин аңар тагы да үткенрəк, кискенрəк (решительныйрак) булырга кирəк иде. Зəкуан мулланың кияве – спекулянтны Дирбишев гомумəн матур, яхшы бирде. Лəкин аерым моментларда спектакльнең характерындагы «ваклыклар» ачыла алмый калдылар.

Узган елгы составтан Фəйзигə аерым тукталабыз. Фəйзи гомумəн яхшы уйнаучы. Аңарда мимика, хəрəкəт яхшы. Ул бер урында тукталып тормый, көннəн-көн үсə бара. Бу спектакль моны бик ачык күрсəтте. Төрле афералар атаманы Игнат ролен Фəйзи оста бирде. Игнат тибына җыелган бөтен хəйлəкəрлек, аферистлык, интригантлыкның вак моментларын да гəүдəлəндерə алды. Шулай итеп, бу сезонның беренче баскычында без Фəйзине узган елдагы кебек беренче сафта күрəбез.

Мəйсəрə ролендəге Айвазова квалификацияле мещанканы шома уйнады. Аның зəһəрлеклəрен, «ирле фəхишəлеген» ачык, матур бирде. Аерым моментларда бераз «тозлабрак» җибəргəлəү булса да, бу нəрсə аның уенының гомуми барышын бозмады.

Исрафил ролен Морской канəгатьлəнерлек уйнады. Камскаяның карчыклар ролен яхшы башкаруын без күп сөйлəдек инде. Ул бу сүзлəрнең дөрес булуын бүген тагын бер тапкыр раслады.

Маһирə ролен Агишева шома алып барды. Бу яңа күтəрелеп килə торган яшь көч тə үзенең үсə баруын күрсəтə. Лəкин аңа үз өстендə тагы да ныграк, тирəнрəк эшлəргə кирəк.

Зəкуан мулла ролендəге Донской картлар ролендə үзəк урынга кереп бара. Узган сезонда без аның байтак кына уңышларын күргəн идек. Ул бүген шул уңышлы позициясеннəн чигенмəде.

Мəзин бер генə пəрдəдə күренə, лəкин шулай булса да бу рольне башкаручы Зəки Баязидскийның осталыгын, үзенең квалификацияле артистлыгын күрсəтə алуын əйтми китə алмыйбыз. Бөлгəн спекулянт ролендəге Лаишев, бөлгəн бай ролендəге иптəш, Фəрхəнə ролендəге Рəхмəтуллина үзлəренең рольлəрен канəгатьлəнерлек үтəделəр.

Монда тагын бер фактка тукталып китəргə кирəк. Труппа составында эшчелəр арасыннан чыккан иптəшлəр бар. Болар арасыннан күзгə ачык бəрелгəне Бəшəровлар. Яшь Бəшəр узган сезонда да күп кенə уңышлар бирде. Аның «Организатор»дагы Кыштыр ролен уйнавы əле күплəрнең исендə. Ул тырышып, үз бурычын аңлап эшли. Бу юлы да ул кəҗə билетлы Гайнүш ролен яхшы итеп, аның бөтен нечкəлеклəрен бирə алды. Үз өстендə тагы да яхшырак эшлəгəндə, ул килəчəктə тагы да үсəчəк, күтəрелəчəк.

«Карт Бəшəр» (хəзерге вакытта типография эшчесе) бөкре кабакчы ролендə, үзенең любитель генə булуына карамастан, яхшы ук җаваплы рольлəрне башкара алуын күрсəтте. Аңардан яхшы гына көч өмет итəргə була.

Сукыр гармунчы ролендəге Шамуновта да (сезонниклар арасыннан чыккан) артистлык таланты бар. Аңар бу юлда тагы да эшлəргə, өйрəнергə кирəк.

Театр юлбашчылыгына бу яңа, түбəннəн күтəрелүче көчлəргə игътибар итəргə, алар арасында тəрбия эшлəрен тагы да көчəйтергə кирəк.

Гомумəн алганда, «Зəкуан мулла шəҗəрəсе» уңышлы булды. Хəзерлекнең яхшы булуы, рольлəрне җентеклəп эшлəү, рольлəрне бүлə белү күзгə күренеп торды. <...>

«Сәхнә», 2011, №11 (ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк