Үзебезнең кино
Тамашачылар фильмны 1 майда күрә алачак. Аны Казан кинотеатрларында гына түгел, Россиядә, элекке Союз республикаларында, Балтыйк илләрендә дә күрсәтәчәкләр. Дөнья премьерасы 17 майга тәгаенләнгә...
Тамашачылар фильмны 1 майда күрә алачак. Аны Казан кинотеатрларында гына түгел, Россиядә, элекке Союз республикаларында, Балтыйк илләрендә дә күрсәтәчәкләр. Дөнья премьерасы 17 майга тәгаенләнгән.
Казаннар әлеге фильмны ике ел көтте (беренче съемка көнен билгеләүче тәлинкәне Кабан күле ярында 2011 елның 10 сентябрендә ваталар). Шул көннән алып шәһәр гөр килде. Баш рольләрдә танылган җырчы Алексей Воробьев белән «Эфир» телеканалының алып баручысы, үзебезнең татар гүзәле Эльвира Ибрагимова уйнаячак дигән мәгълүмат кызыксынуны тагын да куәтләде. Фильмның якынча сюжеты да билгеле иде. Явыз Иван Казанны яулап алгач, Сөембикә ханлыкның барлык алтын-көмешләрен Кабан күле төбендә яшерергә дип әмер бирә. Һәм менә инде 500 ел хәзинәне берәү дә эзләп таба алмый. Бу риваять турында кызларның башын әйләндереп йөрүче көяз Мәскәү егете Кирилл ишетә, һәм, һичшиксез, алтыннарны эзләп табарга була. Башын югалтып хәзинә эзләгәндә Кирилл, билгеле булганча, горур һәм бик чибәр Казан кызы Гөлнара белән таныша. Әлбәттә, Гөлнара егетнең күз карашыннан эреп китүчеләрдән түгел, тик хәзинә, маҗаралар, бертуктамый сагалап торган куркынычлар яшьләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтне үзгәртеп куя.
Фильм «Сокровища озера Кабан» дип аталса, бик аңлаешлы булыр иде кебек, ләкин Кабан күле – Татарстан өчен генә бренд булып санала. Шуңа күрә продюсер Вадим Быркин, дөньяда иң танылган «о’кей» сүзенә ишарә ясап, фильмга «Сокровища О.К.» дигән исем сайлый. Нишләтәсең, маркетинг.
Журналистлар фильмны сулыш та алмыйча карады. Явыз Иван, Сөембикәләр чорын сурәтләүче тарихи күренешләр грандиоз иде. Әмма Казан панорамалары да матурлыкта, хозурлыкта оттырмады.
Фильмда Россиянең танылган актерлары Сергей Шакуров, Мария Кожевникова, Виктор Вержбицки, әлбәттә, Гоша Куценко (ансыз Россия кино сәнгатен күзаллап буламыни), Ольга Волкова һ.б. уйнады. Үзебезнең актерлардан – Байбулат Батулла, Рамил Төхвәтуллин, шулай ук Зөфәр Харисов, Хәлимә Искәндәрова, Әнвәр Хәлилулаев.
Актерларның кайберләре белән журналистлар фильмнан соң булган матбугат конфенренциясендә сөйләште. Казанда ник көн бозылды дип баш ватасы юк, бактың исә Байбулат Батулла шаманнар кебек яңгыр чакырган икән, май ялларында Казан халкы авылга, бакчага таралмасын, ә кино карарга килсен дип, имеш.
Кызганыч, бу очрашуда Алексей Воробьев үзе юк иде. Сүз уңаеннан, Воробьев төп геройны уйнаган актер гына түгел, ул фильмның өч композиторыннан берсе дә. Үзе килә алмаса да, Воробьев видео аша казаннарга сәламен җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк