Логотип
Архив Материалов

Җәмилә иле

  Уртаклык шактый бит. Икебез дә үзенчәлекле талант иясе һәм популяр актрисалар – Шәхсәнәм Әсфәндиярова һәм Нәҗибә Ихсанова балалары. Артист баласы булу михнәтен һәм бәхетен артист баласы үзе...

 

Уртаклык шактый бит. Икебез дә үзенчәлекле талант иясе һәм популяр актрисалар – Шәхсәнәм Әсфәндиярова һәм Нәҗибә Ихсанова балалары. Артист баласы булу михнәтен һәм бәхетен артист баласы үзе генә белә. Икебез дә Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә: башта мин, аннан соң ул – бала Рәйхан ролендә сәхнәгә чыгып «уйнадык»... Көнкүреш тормышка бик үк ярап бетмәгән әниләребезне кайгырту да икебезгә дә тиде. Җәмилә җилкәсенә бу җаваплылык күбрәк тә төште әле. Әбисе, татар театры тарихында билгеле шәхес Мөкәррәмә апа, кечкенә кызчыкка: «Әниеңне карап йөрт», – дип әйтеп җибәрә торган булган. Җәмилә әбисе вафатыннан соң әнисе белән икәү генә калды. Хәтерлим, Шәхсәнәм апа кыш көннәрендә бияләйләрен балаларныкы кебек бауга тагып йөри иде. «Шулай йөртмәсәм – югалтам, югалткач, Җәмилә ачулана», – дип әйтә иде ул.

Әлбәттә, Җәмилә язмышын театр белән бәйләде, ә мин артист булырга теләмәдем. Һәм... Шулай да икебез дә юлыбызны дөрес сайладыкмы дип уйланабыз икән. «Әни театрга барма дип әйтте, катгыйлыгы җитмәде, аңлатып бетерә алмадымы... Мин – сәхнә артында үскән бала, үземне башка урында күз алдына да китерә алмый идем. Бәлки, язмышымны театр белән бәйлисе булмаган», – дигән көтелмәгән фикерен әйтеп куйды Җәмилә.

Гаҗәпләндем. Нык гаҗәпләндем. Ләкин аңладым. Уңышлы актриса, сәхнә остасы, исеме бар – тик тагын да югарырак үрләр турында хыяллана ул. Реалист, аек акыллы кеше буларак, бу хыяллары чынбарлыкка әверелсен өчен бик күп факторларның туры килүе мәҗбүриятен, күк капусы ачылуы кирәклеген яхшы аңлый. Бу инде бераз пессимистик уйлар тудыра кебек.

Рольләр, спектакльләр... «Яшь кызларны, төп рольләрне, героиняларны күп уйнадым», – ди Җәмилә үзе. Анысы үкенечле түгел. Бүгенге репертуарда актриса сәхнәгә еш чыкмый. Сәбәпләре бардыр, тик ул турыда сөйләшмибез дип килештек. Шулай да соравымны бирдем: «Бәлки, театрның баш режиссёры (Җәмилә Әсфәндиярованың ире – Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрының сәнгать җитәкчесе Рәшит Заһидуллин) хатыны булуы комачаулыйдыр?» Җәмилә сүзсез генә елмая. Мин тагын үҗәтләнәм:

– Өйдә театр турында сөйләшәсезме?

– Юк диярлек. Бөтен тормыш театрда үтә бит. Өйгә кайткач театр турында сөйләшмәскә тырышабыз.

– Ә улыгыз? Ул да театр белән кызыксынамы?

– Юктыр. Ул бит сәхнә арты исен бик сизмәде. Театрга килгәндә күбрәк әтисенең бүлмәсендә вакытын үткәрә иде.

 

Әнисе Шаха апа, әбисе Мөкәррәмә апа, театр училищесындагы укытучылары, бу дөньядан иртә киткән режиссёр Дамир Сираҗиев турында ачылып сөйләп утырган Җәмилә кинәт йомылды. Аңлашыла да. Алар ире белән икесе дә гел кеше күз алдында, аларның гаилә тормышын читләр колак-күзеннән сакларга тырышуы табигый.

 

Сүзебез янә театрга әйләнеп кайта. Очрашуга әзерләнү йөзеннән мин Тинчурин театрында Җәмилә Әсфәндиярова уйнаган ике спектакль карадым. Шулар турында фикер алышабыз.

 

Театр сөючеләр арасында төрле фикерләр һәм бәхәсләр тудырган Шекспирның иң билгеле һәм еш куела торган әсәре нигезендәге «Гамлет. Күренешләр» спектакле. Монда Җәмилә – Гертруда. Җәмилә белән килешәм. Гаять авыр роль. Әсәре дә авыр. Текст шигырь белән сөйләнә, ләкин автор Гертрудага сүзләрен саранланып кына биргән. Ә нинди кичерешләр! Ир югалту, бала өчен борчылу, хакимият мәсьәләсе катгыйлыгы. Һәм ни гаҗәп. Спектакль вакытында артык тәэсир итмәгән иде кебек. Карап кайтканнан соң, уйлана торгач, Гертруда Әсфәндиярованы зур мәче – пантера яки леопардка охшата башладым. Тыныч, ләкин бар нәрсәне игътибар белән күзәтә, барысын күрә, тик ашыкмый, карарга килгәч – җитез һәм тәвәккәл. Уйлап карасаң, барысы да әсәр мантыйгына төгәл ята. Режиссёр спектакльдә тамашачыга да, артистларга да шактый авыр мәсьәлә куя. Тамаша сәхнәдә түгел, театр фойесында бара. Бер яктан – антураж. Биек ишекләр, балкон. Икенче яктан – тамашачы, бигрәк тә беренче рәттә утырганы артистларга шул кадәр якын, аларның сулышын тоеп утырасың.

Икенче, махсус Җәмилә өчен караган спектаклем – Шамил Фәрхетдиновның «Бәйрәм белән, кызлар». Байлыгыннан ничек иркәләнергә белмәгән ханым. Могҗиза диеп әйтимме, монда да охшаш хисләр биләп алды. Югыйсә, жанр бөтенләй икенче, Римма исемле байбичәдә Гертруда белән бернинди уртаклык юк. Барысы да башкача. Тик барыбер Җәмиләнең персонажы ялкау мәчене хәтерләтә. Курка башладым. Шулай дисәм дә, үпкәләтергә һич исәбем юк.

Уйлана башладым. Мондый ассоциация тууы юкка түгелдер. Сәбәбен аңларга тырышам. Мостай Кәримнең данлыклы әсәре буенча куелган «Айгөл иле» спектаклендәге Җәмиләнең роле искә төште. Анда да сүз әллә ни күп түгел. Шулай да эчтә хисләр вулканы менә ташыйм, менә ташыйм дип торганы сизелеп тора... Хәрәкәт төгәл һәм саран. Әйе, бу актрисаның уйнау манерасы, пластика аша күңел хәләтен җиткерү. Шул вакыт мин Шәхсәнәм апаны искә төшердем. Ул да сәхнәдә буш хәрәкәт ясамый иде, атлап китәме, утырып торамы, кулын күтәрәме – барысында мөлаем бер пластика бар иде. Җәмилә бу ягы белән аңа охшаган да, охшамаган да. Аның да хәрәкәтләнүе игътибарны җәлеп итә. Тик ул башка төрле – Җәмиләчә.

Сәхнәдә аның үз урыны бар – Җәмилә иле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк