Логотип
Архив Материалов

Әлмәт театры Россия фестивалендә

Татарстанның Әлмәт Татар драма театры фестивальдә «Болан-Патша» (К.Гоцци) спектакле белән чыгыш ясады. Әлмәтләрнең бу фестивальгә инде икенче тапкыр килүе. Былтыр алар тамашачылар хөкеменә «Г...

Татарстанның Әлмәт Татар драма театры фестивальдә «Болан-Патша» (К.Гоцци) спектакле белән чыгыш ясады.

Әлмәтләрнең бу фестивальгә инде икенче тапкыр килүе. Былтыр алар тамашачылар хөкеменә «Гашыйк Кериб» (М.Лермонтов) спектаклен тәкъдим иткәннәр иде. Фестивальдә катнашу тәҗрибәсе булуга карамастан, артистлар да, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева да, режиссер Ильяс Гәрәев тә шактый дулкынландылар, чөнки быел аларның эшен фестиваль публикасы гына түгел, ә мәртәбәле жюри да бәяли: фестивальнең арт-директоры Олег Лоевский, театр тәнкыйтьчеләре Татьяна Тихоновец, Виктор Борзенко, Елена Груева, Наталья Каминская, Алла Михалева. Жюри рәисе – Россиянең халык артисты Лидия Федосеева-Шукшина.

Традиция буенча фестивальдә җиңеп чыккан спектакль Россиянең кече театрлары исеменнән Мәскәүдә чыгыш ясаячак.

«Болан-Патша»ны 2 июнь көнне көндезге икедә уйнадылар. Тамаша залы тулы иде.

Македония режиссеры Звездана Ангеловска Гоцци әкиятен трагикомедия жанрында хәзерге Европа театрында киң таралган авангардизм алымнарын кулланып сәхнәләштергән. Әлеге жанр актерлардан буффонададан алып трагедиягә кадәр диапазонда уйнау сәләтен таләп итте. Актерлар моны булдыра алды. Комик моментларны фестиваль тамашачысы Әлмәт тамашачысына караганда яхшырак һәм җанлырак кабул итте. Актерлар бердәм ансамбль тудырдылар. «Болан-Патша» А.Савин исемен йөрткән Лысьва драма театрында күрсәтелгән башка спектакльләрдән аерылып торды.

Фестивальгә барлыгы 18 коллектив чакырылган иде. Арада Комсомольск-на-Амуре, Советск, Шарыпов, Глазово шәһәрләре театрлары бар. Алар Н.Гоголь, У.Шекспир, И.Вилквист, А.Яблонская пьесалары буенча куелган спектакльләрне күрсәттеләр.

Шул ук кичне «Болан-Патша» трагикомедиясенә тәнкыйтьчеләр тарафыннан бәяләр дә бирелде. Тамашачылар арасында Лысьва татарлары да шактый иде, спектакль тәмамланганнан соң бик күпләр килеп артистларга рәхмәтләр әйтте, соклануларын белдерде. Димитрий Хильченко сценографиясе, татар актрисаларының матурлыгы, актерларның пластикасы аеруча көчле тәэсир калдырган. Чиголотти ролен башкарган Эльмира Яһудинаның уйнавын бик ошаттылар. Тәнкыйтьчеләр Эльмираның кечкенә буе белән контрастта бик үзенчәлекле эффект тудырган гаять көчле энергетикасын ассызыклады. Дерамо патшаны уйнаган Рамил Минхановны да билгеләп үттеләр. Аның персонажы бик үзенчәлекле килеп чыккан: көйсез һәм шул ук вакытта үз-үзенә ирония белән караган Дерамоны тәнкыйтьчеләр моңарчы күрмәгән.

Татьяна Тихоновец спектакльне болай дип мактады: «Әлеге спктакльдә без шәрыкъ һәм Европа театр стильләренең берләшүен күрдек. Бу берләшү «Гашыйк Кәриб» спектаклендәге кебек искиткеч гүзәллек тудыра. Спектакльне куйганда зур акчалар тотылмаса да, фәкыйрьлек сизелми, чөнки сәхнәдә барлыкка килгән гаҗәеп дөнья тамашачыны тулаем үзенә җәлеп итә. Әлмәтләрнең дель арте линиясе буенча китмәүләре яхшы, чөнки, дөресен генә әйткәндә, узган чор Италия театрын белүчеләр хәзер бик сирәк. Спектакль текст аша түгел, ә хис-кичерешләр аша тәэсир итә». Тихоновец шулай ук боланнар ролен башкарган Эльвира Һадиева һәм Раушан Мөхәммәтҗановны билгеләп үтте. Аларның пластикасы берничә хәрәкәттән генә торса да, шактый тәэсирле килеп чыккан. Бу балетмейстер Наталья Соколованың тырышлыгы нәтиҗәсе.

Башка тәнкыйтьчеләр спектакльгә мәгънәви тулылык җитеп бетми дигән фикердә калдылар. Звездана Ангеловсканың Гоцци әкиятен үзгәртеп сәхнәләштерүе режиссерның анык фикерен белдерә алмады. Шуңа да карамастан, Әлмәт театры куйган спектакль фестивальдә тәкъдим ителгән иң яшы эшләрнең берсе булып истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк