Әлмәт театрының яңа җиңүләре
Театр труппасына күптән түгел кушылуына карамастан, кыска вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән Динар Хөснетдинов Кияүнең дусты роле өчен «Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаруч...
Театр труппасына күптән түгел кушылуына карамастан, кыска вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән Динар Хөснетдинов Кияүнең дусты роле өчен «Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңүче дип билгеләнде. Спектакльне сәхнәләштергән Искәндәр Сакаев исә фестивальнең төп бүләкләренең берсе – «Иң яхшы режиссёр эше» номинациясендә җиңү яулады.
Шулай ук Искәндәр Сакаев куелышында «Гашыйк Кәриб» спектакле белән күп кенә фестивальләрдә Татарстан театрлары данын яклап, төрле номинацияләрдә бүләкләр яулаган Әлмәт театры төрле дәрәҗәдәге театраль форумнарда уңышлы катнашуын дәвам итә. Театр коллективына хезмәтләрендә уңышлар, яңа иҗади казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк