Логотип
Архив Материалов

Өзелгән мәхәббәт

Кайвакыт кеше язмышлары бик сәер рәвештә кисешә. Күптән түгел генә Рабит Батулланың «Зәйтүнәкәй» драмасы буенча куелган спектакльнең (режиссер Ринат Әюпов) премьерасы булды. Анда яшь Зәйтүнә тута...

Кайвакыт кеше язмышлары бик сәер рәвештә кисешә. Күптән түгел генә Рабит Батулланың «Зәйтүнәкәй» драмасы буенча куелган спектакльнең (режиссер Ринат Әюпов) премьерасы булды. Анда яшь Зәйтүнә туташның Габдулла Тукайга булган мәхәббәте турында бәян ителә. Зәйтүнә, аның мәхәббәте, соңрак кияүгә чыгуы турында мин әти-әнием сөйләве буенча да белә идем. Зәйтүнәнең булачак ире Кадыйр Рәсүлев – үз вакытында бик танылган һәм хөрмәтле Зәйнулла ишан улы. Зәйнулла ишан җитәкләгән мәхәллә революциягә кадәр татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булган Троицк шәһәрендә урнашкан. Минем әти белән әни дә Троицкида туып үскән. Зәйнулла ишанның йорты белән мәчет әниемнәрнең каршысында урнашкан булган. Ул миңа еш кына ишан белән бәйле истәлекләрне сөйли иде. Шәһәрдә яшәүче барлык хәлле татарларны үзенә җыйган Зәйтүнә белән Кадыйр туе турында да шул истәлекләрдән беләм. Туй вакытында Троицк халкы кәләшнең чибәрлегенә таң кала. Яшь егетләр Зәйтүнәгә гыйшык тотып та йөриләр әле. Соңгылар рәтендә минем әти дә була. Бездә әле дә 1914 елның 7 гыйнварында ясалган фотосурәт бар. Анда бик чибәр Зәйтүнә белән минем 14 яшьлек әтием төшкән.
Соңрак, 1963 елда безнең гаилә Казанга күченгәч, әти-әни Зәйтүнә белән Кадыйрның уллары, танылган язучы Атилла Расих белән аралашуларын дәвам итте.
Шул сәбәпле, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрындагы «Зәйтүнәкәй» премьерасына мин аерым кызыксыну белән килдем.
Режиссер Ринат Әюпов рәссам Булат Гыйльфанов белән берлектә вакыйгалар урынын аскетларча гади итеп ясаганнар. Буш сәхнәне бар яклатып өстән аска кадәр сузылган ярымдугалар каймалап алган. Бераз соңрак сәхнә уртасында ап-ак пәрдәле ак тәрәзә барлыкка килә. Бу тәрәзә Тукай тормышының соңгы, фаҗигале, үлем алды чорындагы якты өмет нурын символлаштыра. Әлеге бизәлешкәЭльмира Галимова иҗат иткән минор, шул ук вакытта тон ягыннан дәртле музыка да бик туры килә. Әлеге музыкаль фон спектакльне башыннан ахырына кадәр озатып бара.
Төп геройның рухи халәтен яхшырак күрсәтү өчен Рабит Батулла пьесадагы вакыйгаларны 1913 елның язына, берничә айга сыйдырган. Әлеге вакыйгаларның драматизмын әле яңарак кына Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган яшь артистлар ачып бирде. Иң кызыгы шул: актерларның яше төп геройларның яше белән тулысынча диярлек туры килә.
Пьесада да, спектакльдә дә сүз бер әйбер – Зәйтүнәнең Тукайга булган мәхәббәте турында гына бара. Башка өстәмә сюжет сызыклары юк. Вакыйгалар ике яшь йөрәкнең бер-берсенә булган самими, ләкин кайнар, дәртле хисләре турындагы кыска гына тарихтан гыйбарәт. Шуңа күрә, Сираев (Зөлфәт Гәрәев) һәм спектакльне төрләндерү өчен кертеп җибәрелгән җырчы кызлар күренешеннән кала, сәхнәдәге төп персонажлар мәхәббәт турында бәян итәләр.
Тукайны уйнаучы Рафил Галиуллин кыска вакыт эчендә дә герой характерының төрле якларын ачарга өлгерә. Ул оялчан, тыйнак Зәйтүнә белән очрашудан уттан курыккан кебек курка. Инде очрашуга барырга карар кылгач та, туташ янында матуррак күренү өчен, балалар шикелле, кием эзләргә тотына. Ул әле бәхетле, шат күңелле, шул ук мизгелдә аны моңсулык та биләп ала. Борчылып, Тукай Әмирхан дустына мөрәҗәгать итә: «Дустым, әйт әле, чир баскан бәндәнең сау-сәламәт, чибәр туташны сөяргә хакы бармы? Шул фәрештәгә өйләнүем зур гөнаһ булыр иде». Актер шагыйрь күңелендә барган көрәшне бик яхшы күрсәтә. Аның акылы күңелен биләп алган хисләре белән көрәшә. Шул ук вакытта Тукай-Галиуллин әче телле шагыйрь дә булып кала. Әгәр дә кемдер (бу очракта Сираев) аның шәхесенә, тормышка карашына, фикер хөрлегенә кагыла икән, ул аңа җавап бирә.
Дусты Фатыйх Әмирхан белән Тукай бөтенләй башка төрле. Ул аның янында үзен тыныч, дустанә тота. Әмирхан ролен Илнар Низамиев башкара. Аның герое йомшак күңелле, кайгыртучан. Тормыштагыча зыялы, белемле, киң күңелле кеше. Ул Тукайның татар халкы өчен нинди мөһим кеше булуын, аның тоткан урынын бик яхшы аңлый. Тукайның Зәйтүнәгә булган мәхәббәтен кайгырта. Әмирхан аның авыруы мөнәсәбәтле бик борчыла, әмма моны шагыйрьгә күрсәтмәскә тырыша.
Спектакльгә башка темп-ритмны, башка динамиканы Зәйтүнә (Алсу Шәмсетдинова) бирә. Ул яшь, җитез, Тукайга карата дәртле, кайнар хисләр кичерүче туташ. Зәйтүнә – үз-үзен аямыйча ярата ала торган хатын-кыз. Яраткан кешесе өчен ул тормышын бирергә дә әзер. Янып торган күзле, дәртле тавышлы кыз Тукайны хисләренең чынлыгына ышандырырга, аның янында ахырга кадәр булырга тели. Зәйтүнә шагыйрьнең авыр холкына түзәргә, аны авырган чагында карарга да әзер. Тукай янында Зәйтүнә кыю һәм үз-үзенә ышанучан. Ул, курыкмыйча, беренче булып шагыйрьгә үз мәхәббәтен аңлата. Кыз тарафыннан ясалган кыю адым бу. Чөнки ул вакытта кызларга карата кырыс таләпләр яшәгән. Алар карусыз, әтиләре кемгә бирсә, шуңа кияүгә чыга торган йомшак холыклы итеп тәрбияләнгәннәр.
Берүзе генә булган вакытта Зәйтүнә бик моңсу. Актриса спектакльдә романтик героиня образын тудыра. Тормышта Зәйтүнә Тукай белән бер тапкыр гына очрашкан. Әмма драматург, Зәйтүнәнең ирләргә хас нык холкын күрсәтү өчен, аларны тагын бер тапкыр очраштыра. Монысы инде хастаханәдә.
Пьеса «Зәйтүнәкәй» дип аталганга, автор вакыйгаларда кызның булачак хәләле Кадыйрны да катнаштыра. Аны Айназ Нургалиев уйный. Актер яшь, тыйнак, үз-үзен тота белә торган егет образын тудырган. Кадыйрның шундый холыклы булуы гадәти хәл. Ул танылган ишан улы, үзе дә киләчәктә мулла буласы кеше. Шунысын да әйтергә кирәк, Совет власте урнашкач, Кадыйр да, башка муллалар кебек, эзәрлекләүләргә дучар була. Ләкин әлегә ул яшь, Зәйтүнәгә гашыйк булып йөрүче, аңа өйләнергә теләүче егет. Шул ук вакытта Кадыйр Зәйтүнә кебек кайнар, әмма Тукай кебек нечкә хисле түгел. Ул яхшы күңелле, йомшак холыклы, ислам кануннары буенча тәрбияләнгән бик дини егет.
Зәйтүнә янында һәрчак сердәше, иң якын дусты Фатыйма (Гөлназ Якупова) бар. Ул шат күңелле, якты йөзле. Тормышның һәр мизгеленә сөенеп, ахирәтенең мәхәббәтенә сокланып яши торган кыз. Борынгы актерлар амплуасы телендә Фатыйманы субретка дип атарга мөмкин булыр иде.
Спектакльдә барысы да мантыйкка сыешлы, характерлар тулысынча
ачылган. Ләкин спектакльнең романтикага уралган рухында минем өчен актерларның эчке ялкыны җитеп бетмәде.
Пьесада финал ноктасы – Тукайның Зәйтүнәне палатадан озатып, аның киткәнен тәрәзәдән карап калуы. Барысы да хәл ителгән, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Тукай белән хатирәләр генә кала:
Әй мөкатдәс моңлы сазым,
Уйнадың син ник бик аз?
Без китәбез, сез каласыз,
Аерылабыз, ахрысы.
 

«Сәхнә», 2012, №1 (гыйнвар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк