Логотип
Тарих

Нурихан утарында

«Әнә-ә, теге йортны күрәсезме? Анда Нурихан абыегыз Фәттах яши…» Нагорный бистәсе аша каядыр очрашуларга барганда каләм тибрәтә генә башлаган яшьләргә өлкән язучылар бер агач йортка төртеп күрсәтә...

«Әнә-ә, теге йортны күрәсезме? Анда Нурихан абыегыз Фәттах яши…»
Нагорный бистәсе аша каядыр очрашуларга барганда каләм тибрәтә генә башлаган яшьләргә өлкән язучылар бер агач йортка төртеп күрсәтә иде. Без — наив бала-чага «Сызгыра торган уклар», «Ител суы ака торур», «Бала күңеле далада» романнары, «Кол Гали» трагедиясе, «Фест дисбесенең сере», «Шәҗәрә» кебек фәнни хезмәтләр авторы, дәүләтебезнең иң олы бүләге — Г.Тукай исемендәге премия лауреаты ничек инде ул бөтен шартлары тудырылган шәһәр фатирында көн күрми икән дип гаҗәпләнә идек, билгеле. Чөнки заманында җылы, якты, ышык оя һәр язучының хыялы иде. Шотландиядә сәяхәт иткәндә дөнья күләмендә танылган инглиз язучысы (хәзер аны шотландлылар үзләренең милли герое дип атый, аның белән горурлана) Вальтер Скоттның утарына кергән идек. Вальтер Мелроуз шәһәрчегеннән ерак түгел Твид елгасы ярында искиткеч матур замок төзи. Бүген монда туристлар агылыпмы агыла! Берзаман Нурихан абый да киңәер, өчәр катлы коттедж салыр кебек иде. Скоттан кайсы җире ким! Ә ул байлык мәсьәләсендә тыйнак булган икән, аның каруы, һичкайчан искермәс тарих әсәрләре белән татар әдәбиятына ни хәтле дан китергән. Язучы җаны вакыт-вакыт галәмгә сыймас, ә җыйнак кына бүлмәнең тарлыгын тыймас. Мәшһүр Нурихан утарына аяк баскач мин моңа кабат инандым ахрысы. Яшел капка бикләнмәгән… Язучының хәләл җефете Руфина ханым Фәттахова белән баскычтан менгәндә үк йорт тарихы белән кызыксыну башланды.
 
 
Нәбирә Гыйматдинова
Фото: язучының гаилә архивыннан алынды
Дәвамын «Сәхнә»журналының октябрь саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк